Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА – “ШӘЙ-БҮ!”

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры быелгы сезонда шактый премьера белән шаккаттырды. Чираттагысы – 28, 29 мартта булачак “Шәй-бү” комедиясе. Камил Кәримов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куя. Постановка нәкъ менә аның 55 яшьлек юбилее уңаеннан куела да инде.

- 55 саны – ике “5”ле алу. Минем иҗат юнәлешемә ике “5”ле куясым килде. Исән чакта үзеңнең туган көнеңә шундый бүләк ясау – яхшы әйбер. Сыйфатлы пьеса булса, бу – зур бәйрәм. Ел саен андый әсәр килеп тормый, – дип башлады сүзен Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.



Әлеге спектакльнең премьерасын театрда түземсезлек белән көтәләр. Г. Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова фикеренчә, бер яктан ниндидер билгесезлек булса, икенче яктан зур җаваплылык, Ходайга тапшыру да бар икән.

Г. Тукай премиясе лауреаты, прозаик Камил Кәримов өчен бу пьеса – зур театрга беренче адым. Ренат Әюпов белән бер авылда бер чишмә суын эчеп үссәләр дә, моңа кадәр бер пьеса буенча эшләгәннәре булмаган. Режиссер мондый тәкъдим белән чыкмаса, бәлки, бу пьеса тумаган да булыр иде әле. Ә инициатива булгач, җиң сызганып эшкә тотынган Камил абый. Пьеса өчен төзәтмәләрне төнлә WhatsApp аша да җибәрә торган булган ул хәтта! Драматургия аның хыялы булган. Ә хыяллар чынга аша. “Спектакльнең прогонын күзәттем. Үзем язган әсәрнең финалын караганда, рәхәт булып китте. Пьесаның тәэсир итүе көчле”, – ди Камил Кәримов.

«Шәй-бү!» спектакленең жанры – спорт комедиясе. Тик шулай булса да, биредә спорт төп урынны алмый, һәм сүз профессиональ спорт турында бармый. Әлеге спектакльдә егетләр дә, әби-карчыклар да хоккей уйный. Бу постановка әби-карчыкларның рухи байлыгы, спорт аркылы рухи берләшүе турында. Спектакльнең исеме дә тик торганда гына “Шәй-бү!” дип аталмый. Бу – сүз уйнату, ирония. Башта спектакль “Минем иркәм умартачы” яки “Егет сүзе чын алка” дип аталырга тиеш булган. Соңыннан шушы яңгыраешлы исемгә тукталганнар.

Спектакльдә хоккей уйналгач, билгеле, белгечләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә кариевлыларга. Әсәрне сәхнәгә чыгарганчы, “Ак Барс” хоккей академиясендә кече яшьтәге мәктәп балаларын тәрбияләүче тренер Олег Тарасов белән киңәшләшә алар. Хоккей кәшәкәсен дөрес тоту, экипировкаларны дөрес кию – боларның барысына да шушы белгеч өйрәткән. Спектакльне “Ак Барс” хоккей клубына күрсәтү турындагы сорауга режиссер да, директор да әле анык кына җавап бирмәде. “Премьера узсын, аннары карарбыз”, ди алар.

“Шәй-бү”дәге вакыйгалар Гөлестан авылында бара. Шуңа әбиләрнең исемнәре дә чәчәк атамалары белән тәңгәл: Сиринә, Ландыш, Миләүшә, Резедә, Сөмбелә, Гөлчәчәк.

-“Шәй-бү!” өчен әбиләр костюмнары махсус тегелде. Бу – минем икенче әби ролем. Мин шулай ук “Нигез ташлары”нда Гөлҗиһан ролен башкарам. Рольгә кереп китү авыр булмады. Үзеңнең әби булуыңа үзең ышансаң, тамашачыны да ышандырып була. Кайвакыт тормышта да билләр авыртып куя, ул вакытта үзеңне әби итеп хис итәсең. Егетләр роликларда йөри. Без, әби ролен башкаручы актрисалар, хоккейны итекләр белән шуып уйныйбыз. Үземнең хоккей уйнаганым булмаса да, улым белән бергә хоккей карарга йөрибез, – дип елмая спектакльдә Сөмбелә әби ролен уйнаучы  актриса Гөлнара Фазылҗанова.

Спектакльгә көйне Зөлфәт Вәлиуллин язган. “Калеб” яңа буын җыены аша танылган сәләтле композиторның бу – профессиональ театрда беренче иҗади эше. Биюләрне “Алтын маска” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла куйган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар Г. Кариев театры сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев