Логотип Идель
Бу – тема!

СЕЛФИ, БЕЛФИ, ХЕЛФИ, ВЕЛФИ...

Бүгенге инстаграм дөньясында үзең үк модель дә, фотограф та буларак таныла аласың. Селфи уйлап табылганнан бирле кешеләр шушы уникаль мөмкинлеккә ия булды.
Бөек ханбикә Анастасия Николаевна 1914 елда, аңа 13 яшь булганда, дустына фотосын җибәрер өчен үзен-үзе көзгедән төшереп алган ди.

Селфи сүзенең мәгънәсен бүген әби-бабайларга хәтле белә, аны барысы да төшә. Бүгенге көндә аның дистәдән артык (!) төре бар.

Менә алар:

  1. ХЕЛФИ — салонда яңа гына әзер булган прическаның фотосы. Стилист үзенең эшен тәмамлауга хелфи ясап алуны хуп күрә.

  2. ВЕЛФИ — эш яки тренировка барышында төшерелгән фото шулай атала.

  3. ДРЕЛФИ — аек булмаган халәттәге автопортретлар.

  4. ШЕЛФИ яки БУКШЕЛФИ — интерьер, өй җиһазлары, китап киштәләре фотолары.

  5. ЛИФТОЛУК — монда инде барысы да аңлашыла. Лифтта төшкән лифтолугы белән Рәсәйнең премьер-министры Дмитрий Медведев да дан казанган иде.

  6. БӘДРӘФТӘГЕ ЛУК — монда да барысы да җиңел. Ванна, бәдрәф бүлмәсендә фотога төшү 20-25 яшьлек кызлар арасында аеруча да популяр икән. Селфиның бу төре бәдрәф эпидемиясе дип тә атала башлаган, ди.

  7. ДАКФЕЙС — "үрдәк ирен" — кыз кешеләрнең фотода да аеруча да нәфис, матур булырга тырышуы. Моның өчен иреннәрне күпертергә кирәк.

  8. БЕЛФИ — арт ягыңа аеруча да зур басым ясап төшерелгән фото.

  9. РЕЛФИ — яраткан кешең белән төшкән селфи. Социологлар фикеренчә, җәмгыятьне барыннан да бигрәк фотоларның нәкъ менә шушы төре теңкәсенә тия икән.

  10. БЕДФИ. Күзләр ярым яки тулысынча йомылган, чәчләр тузган, башың мендәрдә... Йокыдан уянганда тотып алынган кадр шулай атала.

  11. БЬЮТЕЛФИ. Элек хатын-кызлар ирләре алдында да кыярлы маска, бигуди белән йөрергә оялсалар, хәзер фотога төшәр өчен дә кыенсынып тормыйлар.

  12. ШУФИС — диңгез, таулар, чәчәкләр һәм башка төр табигать матурлыгы фонындагы аяклар фотосы.

  13. ГРУФИ — зур компания белән бергәләшеп төшкән фото.

  14. Тагын бер юнәлеш популярлаша - Bathleisure.










Инстаграмга фото куеп, аннары лайк көтеп утыручылар түбән үзбәя, аралашу җитмәү белән интегә. Психологлар бүгенге көндә селфи төшүне авыру буларак та бәяли башлады. Алар аның дәрәҗәләрен билгели, кичекмәстән дәваларга киңәш итә.

  1. Чиккә җиткән селфит — зур теләк булмаса да, көненә үзеңне 2-3 тапкыр фотога төшерү.

  2. Кискен селфит — көненә үзеңне 3 тапкырдан артыграк фотога төшерү, аларның күбесен социаль челтәрләргә кую.

  3. Хроник селфит — теләсә кайсы мизгелдә үзеңне фотага төшереп социаль челтәрләрдән чыкмау.


Үзегезгә бәя бирегез: сезнең халәтегез нормадамы? Фото төшергә яратуыгыз артыкка китмәдеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев