Логотип Идель
Бу – тема!

САЛКЫНГА АЛЛЕРГИЯ: НИЧЕК БУЛДЫРМЫЙ КАЛЫРГА?

Декабрьнең ахыргы атналары – гыйнвар башы зәмһәрир суыклар алып киләчәк, дип фаразлыйлар. Димәк, урамда тиз туңа торган кешеләр өчен “ах-вах” килә торган чор җитә. Кызганыч, күп кенә кешеләрнең куллары кубалаклана (шелушится). Баксаң, бу салкыннан аллергия икән бит!

Бүген безнең сорауларыбызга Медицина профилактикасы республика үзәге гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Гомәр кызы Алимова җавап бирә.

– Салкыннар җитү белән кайбер кешеләрнең салкынга аллергия башланырга мөмкин. Моның сәбәбе – салкын һаваның дымлы һава белән бергә кушылуы. Әлеге авыру балаларда да, олыларда очрый, – ди табиб.

Сүзлек:

Салкынга аллергия, яки салкынлык кычыткан бизгәге – тәннең ачык өлешләрендә, кычыткан бизгәге булган вакыттагы сыман, тимгелләр яки кызыл тамгалар чыгу. Алар салкыннар аркасында барлыкка килә, кычыта яки авыртырга да мөмкин.

Табиб әйтүенчә, беренче аллергия салкын һава температурасы аркасында (яңгыр, җил, кар, температураның даими үзгәреп торуы), табигый сулыкларда коену, салкын эчемлек, ризык белән туклану аркасында барлыкка килергә мөмкин. Тәндә барлыкка килгән тимгелләрдән тыш, тын кысылу, йөрәкнең еш тибүе, күңел болгану, эч китү, кан тамырларында гидростатик басым түбәнәю барлыкка килергә мөмкин.

Салкынга аллергиянең беренче симптомнары пәйда булу белән, табиб-аллергологка мөрәҗәгать итү кирәк. Чөнки нәкъ менә ул авыруның төрен ачыклый, дөрес дәвалану билгели ала.

Салкынга аллергияне булдырмас өчен:

– салкын эчемлекләр эчмәскә, салкын ризыклар ашамаска;

– җылы киенеп йөрергә, салкын предметларны тотмаска;

– мөстәкыйль рәвештә тәнне чыныктырудан баш тартырга;

– җылы су белән юынырга;

– бассейн яки диңгез-елгаларда коенганда, билгеле бер кагыйдәләрне сакларга, аннан алдагы көнне антигистамин чараларны куланырга кирәк.

Салкынга аллергияне табиблар антигистамин дарулар белән дәваларга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев