Логотип Идель
Бу – тема!

САЛКЫН ТИЮНЕ БЕР КӨНДӘ ДӘВАЛАП БУЛА

Кыш көнннәрендә салкын тидерү – гадәти күренеш. Моның өчен әллә ни тырышырга кирәк түгел, ә менә савыгу - күпкә катлаулырак эш. Кардифф университеты профессоры Рон Экклз бер көн эчендә авыруны җиңү серләрен ача. Сиңа да ярдәме тими калмас! Укы.

7.00 – җылы душ кер.


Температуралы килеш берәүнең дә душ керәсе килмәс, тик душ – савыгуга илтә торган мөһим баскычларның берсе. Җылы су калтырауны киметә, ә пар тын юлларын чистарта.

8.00 – җиләк-җимеш белән ботка аша.


Дөрес туклану шулай ук – мөһим этап. С витаминына бай әфлисун согы эч һәм ботка аша.

10:00 – ингаляция яса.


Тын юллары томаланган очракта, сулыш алу авырлашу сәбәпле, баш авыртуы да көчәя. Йөткерүдән булыша торган конфетлар суыр, алар тамактагы ялкынсынуны киметер. Сулыш алуны җиңеләйтер өчен кайнар судан күтәрелгән пар өстендә башыңны тотып торырга мөмкин.

12:00 – урамга чыгып һава сулап кер.


Төшке аш алдыннан йөреп керү кәефне дә күтәрер, иммунитетны да ныгытыр. Авыру артык көчле булмаса, берничә физик күнегү дә ясый аласың.

13:00 – ит ризыгы аша.


Аксым иммун системасы күзәнәкләре составына керә. Салкын тидергән вакытта ит ашамаучылар озаграк авырый.

15.00 – төрле сыеклыклар эч.


Үлән төнәтмәләре һәм башка җылы сыеклыклар организмга инфекцияләрдән котылырга ярдәм итәр.

18:00 – карри аша.


Кичке ашыңа карри яки чили өстә. Имбирь, сарымсак һәм борыч – вирус һәм бактерияләргә каршы иң яхшы “көрәшчеләр”.

20:00 – ванна кер.


Кайнар пар тагын бер кат сулыш юлларын ачсын.

22:00 – 8 сәгатьтән дә азрак йоклама.


Савыгу өчен организмга ял итү кирәк, ә йокы – ял итүнең менә дигән чарасы. Йоклар алдыннан кофе эчмә, телевизор карамаска тырыш.

Авырсаң, тизрәк савыгуыңны, ә авырмасаң, алга таба да авыруларга бирешмәвеңне теләп калабыз ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев