Логотип Идель
Бу – тема!

САЛКЫН ТИДЕ! НИШЛӘРГӘ?

Көз җитте. Яңгырлар башланды. Йөткергән, төчкергән кешеләр саны да арта башлады. Ә кайберәүләр инде хәзердән үк башларын да күтәрә алмый... Бүген без бергәләп тизрәк савыгу  серләренә төшенербез.

Иң беренче чиратта, моның өчен туклыклы матдәләргә бай ризык ашарга, күп итеп су һәм витаминнар эчәргә кирәк. Болардан тыш, кәефне күтәрү өчен берәр шөгыль дә булса яхшы.

1.  Күп итеп су эчәбез. Әгәр авырыйсыз икән, шуны истә тотыгыз: авырганда сыеклык күп кирәк. Суны күп эчеп булмаса сок яки кайнар чәй дә эчәргә мөмкин.

– Беренчедән, суны күп эчкәч, лайла тизрәк куера һәм борын кушлыгы тизрәк чистара.

– Кайнар эчемлекләр тамак авыртуын киметә. Йөткерү, төчкерүләрне баса. Тамак авыртуын яхшырак басар өчен чәйгә бал да кушарга мөмкин.

– Ә менә каһвә һәм газлы эчемлекләрдән баш тартып торыгыз.

2. Пар терапиясен кулланабыз. Пар сулау тамак авыртуларын киметергә ярдәм итә, борын тыгылганнан ярәм итә. Парны һава дымландыргычтан да, душ керәндә дә сулап була. Пар ингаляциясе дә ясарга була. Моның өчен берәр савытка кайнар су агызыгыз, башыгызга сөлге ябыгыз һәм савыт өстенә иелеп, парны сулагыз.

3. Тамакны диңгез тозы белән чайкагыз. Ул шулай ук тамак авыртуыннан бик яхшы булыша. Ярты чәй кашыгы тозны бер стакан суга салыгыз һәм тамагыгызны чайкагыз.

4.  Борын куышлыкларын яхшылап юыгыз. Болай эшләгәндә андагы зарарлы инфекцияләр, тузан һ.б. чыга.

–  Борынны юу борын тыгылганнан, төчкерүләрдән ярдәм итә.

– Борынны юу өчен стерильләштерелгән яки дистиллирланган су кулланыгыз. Стерильләштерелгән суны аптекадан алырга була. Сүз уңаеннан, суны өй шартларында да стерильләштереп була. Суны 5 минут дәвамында кайнатабыз, аннан суынырга алып куябыз. Булды!

–  Югарыда санап үтелгән чараларны температура югары булганда, борын канаганда яки баш бик нык авыртканда кулланырга ярамый.

–  Әгәр борынның эчен юу сезгә авыр бирелсә,  тозлы суны спрей кебек итеп борын эченә сиптерергә була.

5. Табибка мөрәҗәгать итәргә онытмыйбыз. Күп очракта салкын тию үзе дә үтеп китә. Әмма кайбер очракларда табибка мөрәҗәгать итү зарур: бронхит (йөткергәндә яшел, сары лайла чыга, күкрәк турысы авырта, суларга авырлаша), пневмония (бик каты йөткертә, суларга авырлаша, күкрәк турысы авырта) кебек авыруларның билгеләрен үзегездә сизсәгез, кичекмәстән табибка юл тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев