Логотип Идель
Бу – тема!

САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ: «СӘЛӘТЕ БУЛМАГАН ЯШЬЛӘР НИЧЕК ЧЫГА, ШУЛАЙ КЕРЕП КИТӘ»

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион фестивале башка бәйгеләрдән нәрсә белән аерылып тора? Бу сорауга анда катнашкан һәркем авыз тутырып җавап бирә ала. Шулай булмый ни: 10 ел эчендә биредә Россиянең кайсы өлкәсеннән генә катнашмаганнар. Әле «Татар моңы»ның хәер-фатыйхасы белән 8 пар гаилә корып та куйган!

 

Җитмәсә, «Татар моңы» башка җыр фестивальләре кебек бизнес-проект та түгел, аның бюджеты да, рекламасы да аз. Тик шуңа да карамастан, ел саен биредә катнашырга ашкыналар, инде җәйдән бирле оештыручыларга шалтыратырга тотыналар икән. «Татар моңы» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова исә сәләтле яшьләрне барлау белән, биредә туган гаиләләргә аеруча сөенә. «Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафиль Җәләлиев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гүзәл Җиһаншина һәм Муса Камалов гаиләләре бездә туган», – ди ул. Ә фестивальнең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов исә: «Син шулай сөйлисең, әйтерсең лә безнең «Давай поженимся!» тапшыруы», – дип елмая.

20 августта Г. Камал театрында узачак «Татар моңы» гала-концертының төп идеясе дә шушы фестивальдә туган җырлы-моңлы парларны күрсәтү икән. Җитмәсә, Казахстаннан «Туран» этно-төркемен дә чакырганнар. Шулай итеп, Казахстанда милли моңнарның нинди урын алып торуын күрсәтергә телиләр. Гомумән, Татарстан белән чагыштырганда, Казахстанда миллилеккә финанс яктан зур игътибар бирелә икән. Гала-концертта «Татар моңы»ның җырлы парлары белән беррәттән, аның беренче премияләрен алучылар – Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхвәтуллин, Марсель Вагыйзов, Рөстәм Насыйбуллин, «Казан егетләре», Марат Яруллин, Базарбай Бикчәнтәев, Ринат Яруллинны да күреп булачак.

«Без слез не взглянешь»


Фестивальдә катнашучылардан артист ясау түгел, ә нәкъ менә сәләтлеләрне барлау –  бәйгенең төп максаты шушы. Җитмәсә, игътибар җитеп бетмәгән юнәлешләргә (мисал өчен, уен кораллары оркестры) игътибарны арттыру бурычы да куелган. Конкурсның телевизион форматта булуы да «Татар моңы»н бер баскычка күтәрә.  Россия төбәкләреннән катнашучылар күп булса да, алар Татарстан һәм Башкортстан яшьләре белән аерым ярыша икән. Моның сәбәбе дә юк түгел.

– Теләсә нишләтсәгез дә, иң шәп җырчылар – Татарстанда һәм Башкортстанда. Шуңа конкурста да без бу ике республиканы, аерым төбәк итеп, аерып карыйбыз. Иң матур һәм иң шәп җырлаучылар – Татарстан һәм Башкортостанда, һәм шулай булырга тиеш тә. Курган өлкәсеннән килгән катнашучының киеменә дә, җырына да «без слез не взглянешь». Һәр кеше үз дәрәҗәсендә җиңүче булып кайтсын, кайткач, мактанырлык булсын. Шуңа күрә алар аерым бәяләнә. Без чит төбәкләргә игътибар бирәбез. Монда беркем беркемне якламый. Мисал өчен, фестивальгә килгән 15 яшьлек Алинә Прокофьеваның (хәзер Кәримова – авт.) тавышын ишеткәч, «Менә бу тавыш!» дип шаккаттым. Ул сәхнәдә беренче тавыш була алыр иде, тик ул уңышлы кияүгә чыгуны сайлады. Мин һәрвакыт студент кызларга әйтәм: «Сезнең төп максатыгыз – уңышлы кияүгә чыгу. Чөнки 1500 артист булган сәхнәдә үзеңне табу бик авыр», – ди Салават Фәтхетдинов.

«Кайберсенә хәтта «2»ле куеп та булмый!»


“Татар моңы” фестивале яшьләрне шулкадәр дуслаштыра: алар хәтта сәхнәгә чыгар алдыннан, распевка урынына бөтенесе бергә җыелып, Салават, Хәния Фәрхинең җырларын суза икән. Моңа оештыручылар да сөенә. Шулай булмый ни: беркем шундый әйбер кушмаган килеш, яшьләрнең шулай берләшүе сокландырырлык та, сөендерерлек тә бит!

Сер түгел, бүген эстрадага акчасы булган, күп очракта сәләте белән әллә ни мактана алмаган яшьләр дә менеп «кунаклый». Кызганыч, кайвакыт сәләте булганнар күләгәдә кала. Без нишләргә тиеш соң: сәләте булмыйча, акчасы булган кешене сәхнәгә чыгарып, аннары үстерергәме, әллә сәләте булганнарга гына юл ачыргамы? Бу сорауны «Ялкын» журналы «Татар моңы»ның жюри рәисе Салават Фәтхетдиновка да бирмичә кала алмады.

– Алар ничек чыга, шулай кереп китә: гомерләре бик кыска. «Моң» ул тәрҗемә ителми торган бердәнбер сүз. Акчага сатып алынган әйбер озак булмый. Сәләтне сатып алу мөмкин түгел. Минем сыйныфка укырга керергә теләгән студентларның бер атна алдан тавышын тыңлыйм. Әгәр сәләте юк икән, турыдан-туры тавышы юклыгы һәм башка җитешсезлекләре турында әйтәм. Бер елны бушка әрәм итмичә, башка уку йортына керергә тәкъдим итәм. Араларында хәтта «2»ле куеп булмый торган яшьләр дә очрый. Бездә законнар башка бит: әгәр ул БДИны «5»кә тапшырган икән, син «2»ле куйсаң да, ул конкурсны барыбер уза. Шуңа күрә сәләте булмаганнарга алдан ук әйтәм. Кемдер моның белән килешә, кемдер – юк. «Мин акча түлим, укытыгыз мине», диючеләр дә бар. Тик акча белән ерак китеп булмый. Укытучы кешенең тавышын 20 процентка гына үзгәртә ала, әгәр тавыш юк икән, башка җир белән җырлап булмый, – ди ул.




Азат Кәримов, «Татар моңы» фестивале лауреаты:

– Конкурсның иң мөһим әһәмияте – сәнгатькә җәлеп итү. Профессионалмы син, үзешчәнме – тырышырга кирәк. Әлеге бәйгедә катнашучы җырлый белмәсә, телен булса да саклап калыр, без шуның өчен сөенәбез. Телен бөтенләй белмәгән җырчылар әкренләп җырларга, телен өйрәнә. Татар моңы, милли аһәңебез сакланып калсын өчен нишләргә кирәк? Әлеге профессияне сайлаганбыз икән, без аның белән гаилә дә туендырырга тиешбез. Ә аның өчен тамашачы кирәк. Ул булсын өчен артист ни генә кыланмый, нәрсәгә генә бармый. Салават абый кебек җырчылар булганда, бу юл җиңел булыр. Без дә, шул чорда үскән балалар, моның белән бик бәхетлебез. Әлеге милли мелизмнар безгә ана сөте белән кергән. Ә балаларыбыз нәрсәдә тәрбияләнер? Безнең яшьтәшләр түрә урыннарына менеп бара. Алар нинди моңда тәрбияләнгән кешеләр булачак? Алар нинди булса, безнең республикада да шундый моң яшәячәк. Татар моңын телевидение дәрәҗәсенә күтәрергә иде. Татар моңы яшәсен дисәк, классик әсәрләребезне радио-телевидениедән дә яңгыратырга кирәк. Кабып карамаган ризыкның тәмен әйтә алмыйсыз бит. Татар моңы белән дә шулай. Сез бит аны татып карамаган. Кызганыч, хәзер халык күрә генә, ул тыңлый белми башлады.






«Татар моңы» фестиваленең 10 еллыгы: белмәсәң – бел!

  • Шушы вакыт дәвамында фестивальнең оештыру комитетында 18 халык артисты эшләгән;

  • Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 5450 кеше катнашкан;

  • Күп кенә конкурсантлар әле дә үзләренең сәнгать юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә;

  • 8 пар барлыкка килгән;

  • Татарстан Республикасы, Россия төбәкләреннән кала Бөекбритания, Польша, Чехия, Черногория илләреннән катнашучы татарлар да булган.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев