Логотип Идель
Бу – тема!

«САКЛА»ДА ТЕРКӘЛ ДӘ, ГЕНЕРАЛ БУЛ!

Кайсы солдат кына генерал булырга теләми икән?! «Юк», дип әйтүчеләр табылмас. Ә «Сакла» интернет-порталында теркәлсәң, солдат булмый торып та, генерал була аласың!

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнүнең иң нәтиҗәле ысулы нинди? Кагыйдәләр ятлап утырып кына эш чыкмый, практика кирәк. Тик моның өчен әле шунда ук юлга чыгып чабарга димәгән. «Сакла» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы интернет-порталы шул максаттан ясалган да.

Баксаң, аның эшләвенә 7 ел тулган. Бүген аны 13 000 кеше куллана икән. Тик шулай да әле күп кеше юл кагыйдәләренә өйрәтә торган шундый сайт булуын белми диярлек. Порталда теркәлү, аны куллану – тулысынча бушлай. Аның ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак төгәл үти торган буын барлыкка килер, дип өметләнәләр.
«Сакла» – уникаль белем бирү, тәрбияви, инновацион проект. 

– Безнең инспекциянең төп максаты – балаларның юл травматизмын киметү. Иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып махсус рәвештә ясалган портал тора. Бу – Россиядә аналогы булмаган, ике телдә эшли торган проект. Ул юл йөрү кагыйдәләре буенча беренче балалар социаль челтәре дә. Соңгысы, үз чиратында балаларга бөтен Россиядәге яшьтәшләре белән аралашырга, бер-берләре белән юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярышырга, үз блогларын алып барырга мөмкинлек бирә, – ди Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

«Сакла» ни ул?


«Сакла» интернет-порталы (sakla.ru) юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәркем өчен дә кулай, уен форматында, кызыклы булсын итеп эшләнелгән. Боларны ясауда «Татармультфильм» оешмасы күп көч куйган.

Портал үз эченә берничә юнәлешне ала. Алар арасында түбәндәгеләр бар:

⇒ татар һәм рус телләрендәге «Дозорные дорог» мультфильмнар сериясе
биредә 4 минутлык 10 мультфильм бар. Мультфильмның төп героинясы Алсу юлда төрле ситуацияләргә эләгә. Аңа ярдәмгә супергеройлар ярдәмгә килә. Алар кызга кайсы җирдә хата җибәргәнен аңлатып, ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәтәләр. Мультфильмнарның сурдтәрҗемәсе дә бар.

⇒ электрон китапханә
бу – татар һәм рус телләрендәге заманча диафильмнар. Хәзерге вакытта биредә 21 мультимедиалы уку-укыту модуле бар. Алар буенча укучылар «Дозорные дорог» мультфильмы геройлары белән юл кагыйдәләрен өйрәнәләр. Диафильмнар өч яшь категориясе өчен бүленгән: 1-4, 5-8, 9-10 сыйныфлар. Бу модульләрне укучылар үзләре дә, укытучылар да кулана ала.

⇒ «Имин балачак шәһәре» уены
бу уен юлларда имин йөрү мотивациясен арттыра

⇒ видеодәресләр
алар – барлыгы бишәү. Биредә җәйге каникуллар вакытында, кыш көне үзеңне юлда ничек тотарга, велдосипедта ничек дөрес йөрергә кирәклеген, яктылыкны кире кайтара торган элементларның куллану мөһимлеген аңлатыла. Видеодәресләр арасында машина йөртергә өйрәнүчеләр, әти-әниләр, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен булганнары да бар.

⇒ караоке-җырлар
барлыгы 25 җыр бар, аларда текстны карап та була. Җырларның текстлары җиңел, аңлаешлы. Алар ЮХИДИ инспекторларының уңай образын булдыра.

⇒ видеокомикслар
монысы – яшүсмерләрне юл йөрү кагйдәләренә өйрәтүнең яңа ысулы

⇒ «Сакла» балалар социаль челтәре
бу – порталның төп элементы. Биредә шәхси блогны булдырып, башкалар белән аралашып, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белү белән бүлешеп була.


Порталга кер, балл җыйна!


– «Сакла»ның иң мөһим факторы – ярышып катнашу. Нәкъ менә ул юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә этәргеч булып тора да инде. Порталның һәр кулланучысына кагыйдәләрне дөрес белү өчен баллар бирелә. Уку елы дәвамында рядовойдан башлап, генералга кадәр виртуаль дәрәҗә бирелдә. Әлегә татарстанлылар арасында генераллар булмаса да, полковниклар бар. Ә иң актив кулланучылар – майор, подполковник, полковникларга ЮХИДИ идарәсеннән кыйммәтле бүләкләр бирелә. Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, «Сакла» порталында теркәлегез, аның конкурсларында катнашып, җиңегез, бүләкләр отыгыз. Һәм бергә без юлларны иминрәк итәрбез, – ди «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев.



Бүген күп кенә яшьләр генә түгел, укучы малайлар-кызлар да мобиль кушымтага өстенлек бирәләр. Ягъни күп хезмәтләрне смартфондагы кушымта аша башкаралар. «Сакла» интернет-проекты да калышырга җыенмый. Инде аның да шушындый кушымтасы барлыкка килә икән. Хәзер ул түрәләр тарафыннан раслау уза. Быел ук «Сакла»ның Android платформасы өчен кушымтасы пәйда булачак, ә киләсе елга – iOS платформасы өчен. Уеннарны, дәресләрне сайтта да, кушымтада да узып булачак. Аның өчен мобиль кушымтада аерым, сайтта аерым теркәлү узарга кирәк булмый.

«Сакла»ның 13 мең кулланучысы барлыгын инде әйтеп киттек. Ә Татарстанда 190 000 малай һәм кыз 1-4 сыйныфларда белем ала. Бу саннарны чагыштырып карасак, аерма шактый зур. Шунысы да бар: порталда белем алган, уеннар уйнаган, аны социаль челтәрәк буларак кулланган – боларның берсе өчен дә акча алынмый. Үзебезнең шундый проектлар була торып, аларны белергә һәм кулланырга гына кирәк, югыйсә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев