Логотип Идель
Бу – тема!

САК БУЛ: АДЫМ САЕН ИНФЕКЦИЯ

Транспорт һәм кием киеп карау бүлмәләрендә (примерочная) нинди йогышлы авырулар эләктерергә мөмкин? Ә кайда авыру эләктерү ихтималы 1% кына?

Транспорттагы тоткычлар

Гепатит, сифилис һәм башка куркыныч авырулар эләктерергә мөмкин, дигән фикер яшәсә дә, җәмәгать транспортында мондый авруларны эләктерү ихтималы нибары 1 %ны тәшкил итә икән.

Бәдрәфләр

Ә менә бәдрәфләрдә эчәклек инфекцияләре эләктерү ихтималы 50%ка җитә. Ул инфекция анда чыннан да булган очракта, әлбәттә. Профлактика максатында бәдрәфтән соң кулларны әйбәтләп сабынлап юу мәҗбүри!

Кәгазь акча

Кем генә тотмый да, кайда гына булмый акча. Тик шулай да аның аша берәр авыру эләктерү ихтималы зур түгел, нибары 1 %.

Аш бүлмәсе

Биредәге куркыныч урыннар булып раковина һәм пычак-такталар тора. Сәбәбе - аларның һәрчак чи продуктлар белән контактта булуы. Мисал өчен тавык йомыркаларында сальмонеллез авыруы булырга мөмкин. Такталар начар юылган очракта инфекцияләр башка азык-төлеккә дә иярә ала. Бу очракта авыру эләктерү ихтималы – 30-40 %. Профилактика максатында савыт саба, раковина, такталарны “тишеп чыгарганчы” яхшылап юабыз. ;-) Йомырканы ватканнан соң кулларны, пычакны юу зарур. Чи ит өчен аерым, яшелчә өчен аерым һәм икмәк өчен аерым такталар тотарга киңәш ителә.

Банкага консервланган азык-төлек, сөт

Ничек кенә моңсу булмасын, тик яңа сауган сөтне кайнатып эчәргә туры киләчәк. Алайса бруцеллез эләктерү ихтималы арта (50 %ка җитә). Тозланган яшелчә, гөмбә, компотлар ботулизмга (агулану) китерергә мөмкин. “Кара исемлек”кә кайнатмалар керми. Инфекция таякчыклары баллы җирлектә яшәми икән. Профилактика макстатында консервланган азык-төлек 1 елдан да артык сакланырга тиеш түгел.

Чит кеше әйберләре

Өс киеме, аяк киеме, тарак... Кеше әйберләрен кияргә дә, кулланырга да туры килергә мөмкин. Тик бу без уйлаганча зарарсыз микән? Мәсәлән, перчатка аша корчаңгы (чесотка) эләктерергә, аяк киеме аша гөмбәчек һәм тарак аша бет һәм себорея (кавык) эләктерү ихтималы бар.  Тушь, иннек, карандашлар герпес авыруын йөртергә мөмкин. Инфекция эләктерү ихтималы 50-100 % (авыру чыннан да булса).

Ә менә кибетләрдәге кием аша авыру эләктрү ихтималы бик аз, ди белгечләр.

Профилактика: шәхси әйберләрегезне генә кулланыгыз һәм үз әйберләрегезне дә башкаларга бирмәскә тырышыгыз.

Дәвалау оешмалары

Иң куркынычы – мондагы инструментлар. Ни кызганыч, гади пациент аларның стерильлеген тикшерә алмый. Бер тапкыр гына кулланыла торган комплектлар барлыкка килгәч, бу куркыныч бераз кимеде, билгеле.

Стоматология кабинетлары һәм лабораторияләрдә берәр авыру эләктерү ихтималы зур. Перчатка, инструментлар аша В, С һәм хәтта ВИЧ-инфекция күчә ала. Авыру булган очракта аны эләкетрү ихтималы 100 %ка җитә.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух! Сәламәт һәм бәхетле булыйк, дуслар!??

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев