СӘЙДӘ МӨХӘММӘТҖАНОВАНЫҢ БЕРЕНЧЕ КОНЦЕРТЫННАН НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
Сәйдә Мөхәммәтҗанованың 6нчы декабрьдә «Пирамида» концертлар залында кичке сәгать 7дә «Ярату» дип исемләнгән тәүге шәхси зур концерты булачак. Тамашачыны ниләр көтә? Болар турында матбугат пресс-конференциясендә сөйләделәр.
Концертның режиссеры Гөлназ Сәфәрова бу кичәнең нигә «Ярату» исеме белән тәкъдим ителүен аңлатты:
«Безнең бар тормышыбыз яратуга корылган. Руслардагы «любовь» дип кенә карарга кирәкми, «ярату» – искиткеч матур яңгырашлы, бик тирән эчтәлекле сүз. Концертның беренче бүлегендә ярату ул – туган тел, туган ил. Сәйдәбез Татарстанны танытуга зур өлеш керткән кыз, шуңа да бу бүлек үз-үзен аклый. Икенче бүлектә ярату – нәсел һәм туганнар. Өченче бүлек: ярату ул – егет белән кыз арасында була торган хисләр. Бераз гына спойлер: монда без Сәйдәнең шәхси тормышына кагылышлы моментларны да бераз ачачакбыз, нәкъ тә менә мөнәсәбәтләр темасы яктыртылачак. Дүртенче бүлек – музыкага ярату, «Эсперанто» альбомын тәкъдим итү. Сәйдәнең аудиториясе – акыллы, затлы интеллигенция. Безнең теләгебез – бу концерттан тамашачының күңеле ярату белән тулып китсен иде».
Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзе концертка ныклы әзерлек барганын әйтте. Җырлар татар, рус, кытай, үзбәк, кырым татар телләрендә булачак. «Let it be» җырының дүрт телле версиясе, кытай һәм татар халык җырын кушып җырлау, уникаль аранжировкалар көтә халыкны.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев