Логотип Идель
Бу – тема!

«Safe Train» ПОЕЗДДАН САКЛЫЙ!

Тимер юллар, поездда йөрү романтикага корылган булса да, аның тирәсендә сак булырга кирәк. Тимер юл аша чыкканда күпме бала, яшүсмер бәла-казага очрый. 2019 ел башыннан гына да Татарстан, Мари Иле, Чувашия республикалары территориясендә поезд хәрәкәт иткән җирдә 21 кеше җәрәхәт алган. Шуларның 11е һәлак булган. Бу очракларның 90 проценты диярлек Татарстанга туры килә. 

Статистикага күз салсак, 2019 елның шушы периоды белән чагыштырганда, 2018 елда тимер юлларда 19 кеше җәрәхәт ала, шуларның 12се җан бирә. 2019 елда тимер юлларда җәрәхәт алучылар арасында балигъ булмаганнар юк, 2018 елның аналогик периодында 1 очрак теркәлә, 2017 елда андыйлар саны бишәү була. 

Балалар һәм яшүсмерләрне поезд юлларында һәлакәтләрдән саклап калу максатыннан, “Поезддан саклан – SafeTrain” махсус мобиль кушымтасы ясалган. Ул рәсми рәвештә 2018 елның 8 апрелендә чыккан, “Россия тимер юллары”ның бөтен филиалында тикшерелгән. Шулай ук Берлин шәһәрендә Innotrans-2018 халыкара тимер юл күргәзмәсендә тәкъдим ителгән булган.


Кушымтаны Казанда тимер юл системасында эшләүче яшь белгечләр Тимур Кадыйров һәм Андрей Алмазов эшләп чыгарган. Бу уңайдан “Ялкын” Казан төбәкара элемтә үзәге – “Россия тимер юллары” филиалы – Үзәк элемтә станциясе структуралы бүлекчә башлыгының беренче урынбасары Андрей Алмазов белән сөйләште. 

– Татарстанда тимер юл яннарында яшүсмерләрнең җәрәхәт алу, үлем сәбәбе нидә? 

– Төп сәбәп булып, әлеге дә баягы тимер юлда йөрү, тиешсез урында юл аркылы чыгу, каршыга килүче поездга таба бару. Шулай ук капюшон кию, колакчын аша музыка тыңлау да якынлашкан поездның тавышын ишетергә комачаулый. Колакчыннар аша музыка тыңлаганда, тирә-яктагы тавышлар бөтенләй ишетелми. Ә капюшон киеп йөргәндә, кеше күрү почмагының бары тик 50 градусын (угол обзора зрения)  гына күрә ала. 

– Мондый мобиль кушымта булдыру ихтыяҗы кайчан барлыкка килде? 

– Аны булдыруга балалар травматизмының сәбәбен ачыклау этәрде. Җәрәхәт алуының төп сәбәбе – игътибарсызлык һәм баланың үзенең куркыныч объектта булуын аңламау. Моңа өстәп, куркынычсызлык кагйдәләренә колак салмау, аерым алганда, тимер юлда, аның аркылы чыкканда, музыка тыңлау. 

Әйе, без уку йортларында укучылар белән очрашабыз. Әмма бу эш, беренче чиратта, баланың әти-әнисе белән аралашуына бәйле. Бала урамга чыккач, яшьтәшләре янында кагыйдәгә игътибар бирми. Олылар да, балалары белән бергә булганда, тимер юлында аеруча игътибарлы булырга кирәклеген тоймый. 

Шуңа да “Әлеге ситуациягә ничек игътибарны юнәлтергә?” дигән сорау туа. Проблеманы хәл итү ягын үзебездән башларга булдык. “SafeTrain” кушымтасы балага куркыныч зонада булганын аңларга, тимер юлы янында булганда, колакчындагы музыканы блокировкага куярга булыша. 

– Әлеге кушымта ничек эшли? 

– “SafeTrain” мобиль кушымтасының дөньяда аналогы юк. Ул кулланучыны тимер юл янына якын килгәнлеге турында кисәтә. Поезд юлына 70 метр ара калганда, телефондагы аудио, видео туктый. Һәм бары тик әлеге куркыныч зонадан киткәч кенә, кабаттан музыка тыңлап, видео карап була. Ә 50 метр ераклыктагы поезд турында, вибрацияле һәм тавышлы сигнал килә. 

– “SafeTrain”ның тагын нинди функциясе бар? 

– Анда GPS-трекер да урнаштырылган. Әти-әни үз смартфоны аша реаль вакыт режимында баласының маршрутын да күзәтә ала. Моннан тыш, кушымтада тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләре, видеороликлар да бар. “SafeTrain” телефонда интернет булмаса да эшли ала. Иң мөһиме – геолокация системасы актив булсын. 

– Проект кайсы яшь категориясенә юнәлтелгән? 

– Аның яшь чикләве юк. Ул балаларга да, олыларга да файдалы булачак. 

– Әлеге кушымта кемнәргә аеруча әһәмиятле? 

– Тимер юл янында яшәп, аның аша еш чыккан кешеләргә. Кеше гомереннән дә мөһимрәк  нәрсә юк. Бала тормышы аеруча кадерле. Шуңа да яшүсмерләргә мөрәҗәгать итәсем килә: үзең турында кайгырт, игътибарлы һәм сак бул. Тимер юл уен өчен түгел. Тимер юл платформасында велосипед, скейтборд, роликларда йөрү тормыш өчен куркыныч.




Тимер юлга якынлашканда, колакчыннарны сал. Берничә тимер юл тоташкан җирләрне кисеп чыкма. Анда таеп китеп, кысылып калу ихтималы да бар. Платформа кырыйларында, куркыныч линияне аңлаткан җирләрдә йөрмә. Егылып китеп, каршыга килә торган поезд астында калырга мөмкин. Үзеңне сакла! 
Әлегә кушымтаны Android платформасындагы смартфоннарга йөкләп була. Сылтамасы: https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.safetrain.safetrain 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев