Логотип Идель
Бу – тема!

СӘПИТТӘ ҖИЛДЕРҮ УЕН ЭШ ТҮГЕЛ!

Җир кардан арына башладымы, күңелдә бер генә теләк уяна: «Сәпитне алып, урамга чыгарга!» Кемнең – гаражга, кемнең – подвалга, кемнең балконга кышкы йокыга «качкан» ике тәгәрмәчле дусларының да уяныр вакыты. Җил белән узышырга, рәхәтләнеп йөрергә генә түгел ул сәпит! Профессиональ дәрәҗәдә, бөтен кагыйдәләрен белеп йөртүчеләр өчен дә. Бөтен кеше дә моны бертөрле оста булдыра алмый!


Юлда куркынычсыз йөрү серләрен юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары яхшы белә. Алар Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе канаты астында оештырыла.



Кагыйдәләрне белүдә әтисе – кызның уң кулы


Казанның 177нче мәктәбе укучысы Алия Гомәрова беренче сыйныфтан ук инде - юл хәрәкәтенең яшь инспекторы. Башта әти-әнисе моның нәрсә икәнлегенә тулысынча төшенмәгән. Кыз мәктәптән соң атнасына берничә тапкыр өстәмә түгәрәккә йөри башлагач, аңлаганнар. Ә 2нче сыйныфта Яңа ел вакытында әти-әнисе кызларына велосипед алып биргән. Шул вакыттан бирле үзеннән-үзе шушы хәрәкәткә кереп киткән ул. Былтыр Алия башта – район, аннары – шәһәр, соңыннан, республика күләмендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында җиңеп кайткан.


– Кызыма бу шөгыль ошамаса, йөрмәс иде. Узган ел алар көн саен диярлек шөгыльләнделәр. Мәктәптә икенче сменада укыса да, дәресләргә кадәр атнасына 3-4 тапкыр күнекмәләргә барды. Шуның өстенә биюгә дә йөрде. «Биюгә бармассың инде, кызым, җитешмәссең, дигәч, дәресләрен әзерли иде дә, биюгә дә, ЮИДка («Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары»ның русча варианты) да җитешә иде. Практик дәресләрдә фигураларны дөрес урап узарга, йөри белергә кирәк. Бу җиһазларны күргәч, шаккаттым. Әгәр аз гына булса да йөрми торсаң, велосипед йөртү күнекмәләре югала. Шулай ук аларга гамәли медицина дәресе дә керә. Анда укучылар беренче ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәнә. Алар белән юл йөрү хәрәкәтенең яшь инспекторы юнәлешендә Европа чемпионы булган Алинә исемле кыз шөгыльләнә. Ул аларга өй эшләрен бирә. Алия әтисенә беренче ярдәм күрсәтә, мин видеога төшерәм. Аннары укытучыга җибәрәбез. Хәтта ярышлар вакытында да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре безнең балаларның белеменә шаккатып карап торды, – ди әнисе Гөлназ.


Юл йөрү кагыйдәләрен дә шәп белә Алия. Монда инде аңа әтисе ярдәмгә килә. Бергәләшеп фикер алышалар, мәсьәләләр чишәләр. Хәзер практик дәресләр сишәмбе, якшәмбедән кала һәр көнне була икән. Шуның өстенә укуга да, бию түгәрәгенә дә җитешергә кирәк.


Юл йөрү хәрәкәтенең яшь инспекторы булу Алияне тагын да активландырып җибәргән. Кечкенә дә төш кенә булса да бар нәрсәгә өлгерергә тырыша. Әнисе дә моңа шаккаткан. Хәтта: «Кызым, син дәресләреңне ясарга өлгерәсеңме соң?» дип сораган. Алия планлаштыра белә, иртәгә-берсекөнгә булган эшләрен дә алданрак эшләргә тырыша икән. Укуында да «бик яхшы»га укый. Хәтта укытучысы да кызны «хәзер уку буенча яхшырды», дип билгеләгән.


Әнисе кызны машина йөртү хокукын да проблемаларсыз алыр, дип уйлый. «Аның кадәр кагыйдә белүгә инде!» – дип елмая әни кеше. Иң беренче чиратта Алия велосипедчыларга кагылган кагыйдәләрне өйрәнгән. Әтисе белән төрле ситуацияләрдә кемгә (велосипедчы, автомобильче) беренче чыгарга ярый, кемгә – юк икәнлеген чишеп, баш ватканнар икән.


Алиянең практик күнекмәләре хәзер Казанның Оренбург трактында уза икән. ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларны күнекмәләргә үзләре йөртә икән. Ә алдагы елларда әти-әниләрнең үзләренә йөртергә туры килгән. Укытучылары да һәрчак аларны үсендереп тора. Мондый ярдәмнән соң кем генә җиңмәс икән?! Быел Яр Чаллы шәһәрендәге ярышларда алар зачеттан тыш катнаша. Май аенда алар Россия ярышларында катнашачаклар. Анда җиңеп чыксалар, сентярьгә Европа ярышларына барырга өметләнәләр. Әле күптән түгел генә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы иле» ярышында да беренче урын алып кайтканнар.



Абыйсы «гаепле»


Даниил Бересетеневны исә Юл хәрәкәтенең яшь инспекторы юнәлеше белән абыйсы Руслан "җенләндергән". Ул Россия күләмендә – призлы урын, 2015 елда Европада беренче урын ала. Шулай итеп, энесе дә нәкъ менә абыйсы эзләре буенча киткән. Даниил абыйсының контроль эшләренә дә килгәләгән. «Үскәч, мин дә шундый булам», дип хыялланган ул. Максатлары чынга ашкан аның.


Даниил 2нче сыйныфта «Куркынычсыз тәгәрмәч» район ярышларында шәхси исәптә медицина буенча 3 урын ала. Ә 3 сыйныфта республикада беренче урын яулый. Хәзер инде дүртенче сыйныф укучысы Туапседа узачак Россия ярышларына әзерләнә.



Юл йөрү хәрәкәте юнәлеше кызык булса да, киләчәктә бу сферада эшләрме, юкмы икәнлеген төгәл әйтә алмый ул. Даниилга төрле кагыйдәләр буенча мәсьәләләр чишү, медицина биремнәрен үтәү бик ошый. Ә велосипедта фигуралы йөртү – аның иң яраткан шөгыле. Сәпиттә йөрергә ул бишектән үк өйрәнгән, дип әйтсәк тә була. Чөнки 1 яшендә Даниил өч тәгәрмәчле транспортта йөри. 4 яшендә инде ике тәгәрмәчлегә утыра. Башта абыйсының велосипедында җилдерсә, хәзер шәхси сәпите бар аның. Хәер, Берестеневлар гаиләсен чын сәпитчеләр, дип авыз тутырып әйтергә мөмкин. Җирләр корылану белән, алар дүртәүләшеп шәһәр буйлап велосипедта йөрергә чыгып китәләр.


Абыйсы Руслан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә дә, Даниил да башына сеңдереп утырган. Иң беренче булып юл кичүен чыкканда велосипедчы велосипедын кулына тотып, бәяүләп чыгарга тиешлеген өйрәнгән.


– Баштан ук аның фигуралы йөртү шәп килеп чыга иде. Һәркемгә башта бу бик ансат тоелса да, чынлыкта алай түгел. Беренче тапкырдан ук берничек тә дөрес итеп фигураларны узып йөри алмыйсың. Сигезле фигурасы, түмгәкләр аша дөрес уза белергә кирәк. Болар тизлеккә түгел, нәкъ менә дөрес итеп велосипед белән идарә итүгә юнәлтелгән, – ди әнисе Гүзәлия ханым.


Аның фикеренчә, физик яктан сәламәт, төз фигуралы булу, баш белән эш итү белү, траекторияне алдан уйлап эш итү дә бу эштә ярдәм итми калмый икән. Даниилның ушу белән шөгыльләнүе дә велосипедта йөрергә булыша. Быел ушу буенча Россия ярышларында ике алтын, бер бронза яулый бу егет. Тиздән яшь инспекторларның автошәһәрчектә дә күнекмәләре башланачак. Анда гадәти шәһәрдәге юллар шушы бер автошәһәрчеккә кереп урнашкан, светофорлар да, юл билгеләре дә бар. Боларның да исәпкә алып, велосипедта йөрергә кирәк икән.




Белешмә:


Моннан 45 ел элек мәктәпләрдә Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары агитбригадаларын оештыралар. Аның төп максаты – укучыларны юлда куркынычсыз йөртүгә өйрәтү. Бу хәрәкәткә 1976 елда нигез салына. Татарстанда Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары актив рәвештә 1986 елдан бирле эшли башлый. Нәкъ шул вакытта безнең республика командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч» Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга Ә 2017 елда «Дзержинец» лагеренда яшь инспекторлар өчен махсус смена оештырыла.




Татарстанның баш дәүләт автоиспекторы Ленар Габдрахманов:


– 1986 елдан соң, Татарстанның Юл хәрәкәте яшь иснпекторлары пьедестал баскычына, Бцтенроссия ярышлары җиңүчесе буларак, тагын 9 тапкыр менде. Ә 2002 елдан бирле Россиянең яшь инспекторлары халыкара ярышларда катнаша. Безнең илне Европада тәкъдир итү хокукын Татарстан республикасының Юл хәрәкәте яшь иснпекторлары командасы 11 тапкыр алды, шуның 7сендә – призер, ә 2010 елда Македониядә, 2011 елда Франциядә, 2015 елда Австриядә Европа конкурслары чемпионаы булды.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев