Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘМРУХ-2018»: «СӘЛӘТ» «ОСКАР»ЫН КЕМ АЛДЫ? /ФОТО/

“Сәләт”леләр арасында бу премияне “Оскар”га тиңлиләр. Шулай булмаса, әлеге тантанага егетләр – смокингтан, кызлар кичке күлмәкләрдән килер идемени?! “Оскар”га җитәргә кызыл келәм генә җитми. Дулкынлану, бизәнү-ясану, сәхнәгә чыгып шәхесләр кулыннан статуэткалар алу – болары чып-чын шул тантанадагыча!

Быелгы “Сәмрух” республика премиясен тапшыру тантанасы “Сәләт” яшьләр оешмасының 25-еллыгы белән туры килде. 1994 елда нигез салынган “Сәләт” үзенең чирек гасырлык юбилеен гөрләтеп бәйрәм итте.

– Элегрәк Муса Җәлил балаларны оештыру белән шөгыльләнсә, аннары бөтен СССРда пионерлар оешмасы оеша. Тик аннан соңгы оешмалар озын гомерле булмады. Әйтик, Казанның Актерлар йортындагы “Ядкәр” оешмасы каршындагы Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе 17 ел хезмәт иткәннән соң таралды. Ниһаять, бер шәхес үлмәс “Сәләт”не барлыкка китерде. “Сәләт” озын гомерле. “Ядкәр” таралды, чөнки аның җитәкчесе (мин) лирик идем, ә “Сәләт”нең оештыручысы – Җәүдәт Сөләйманов лирик та, математик та. Мин хис белән эш итә идем, шуңа күрә таркалды, ә монда Җәүдәткә хәйлә дә, акыл да кирәк иде. Ул – кануни рәвештә “Сәләт”не оештырган кеше. “Сәләт” – ул җөмһүрият, аның президенты, киңәшчеләре, гимны, байрагы, күкрәк билгесе бар. “Сәләт”нең гомере озын булырга тиеш. Мең яшә, “Сәләт”! – диде күренекле татар язучысы, драматург, публицист Рабит Батулла.



Аның улы, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш хореографы, “Алтын битлек” премиясе лауреаты Нурбәк Батулла – нәкъ менә “Сәләт”тән чыккан шәхес.

– Үсмер чакта әти-әнинең абруе кимегән кебек тоела. Өйдән ничек чыгып таярга икән, дип уйлый башлыйсың. Аллага шөкер, шул мизгелдә минем тормышымда “Сәләт” барлыкка килде. “Сәләт” мине коткарды. “Мин Тимур Сөләйманов, сәлкешләр белән”, дип әйтсәм, әти белән әни мине һәр җиргә җибәрә иде. Бу минем өчен үзенә күрә бер пропуск булды. “Сәләт”кә иркенлек өчен зур рәхмәт! – ди ул премиядәге җиңүчеләрне бүләкләгәндә.

Республика күләмендә уздырыла торган “Сәмрух” ел премиясенә килсәк, ул – сәләтле балалар һәм яшьләрнең “Сәләт”тәге эшчәнлегенә йомгак ясау, хезмәтенә бәя бирү әйтү. Тик бу премияне алам, дисәң, бик актив була белергә кирәк. Үзеңнең эшеңне күрсәтер өчен портфолио туплыйсы, жюри алдында чыгыш ясыйсы, интеллектуаль сынауны узасы бар. Тик мондый “имтихан” “сәләт”леләрне куркытмаган. Әнә, быел да Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Аксубай, Тукай, Саба, Азнакай районнары, Самара өлкәсе, Казан шәһәре яшьләре үзләрен сынаган. 2015 елда тапшырыла башлаган бу премияне алу өчен быел 700 кеше катнашкан.

Премиянең бүләк фондын “сәләт”леләр үзләре краудфандинг платформасы ярдәмендә җыя. Тантана башында әлеге сумма 130 410 мең сум булса, кичә ахырына таба 160 410 сум булды. Әйдә, хәзер “Сәмрух” премиясен алучылар белән дә танышып үтик!


1. “Ел әйдаманы” номинациясе – Зәринә Хәлилова


“Сәләт”тә өченче һәм икенче дәрәҗә иясе. “Весенняя капель” иҗади фестивалендә беренче урын яулаган. “Әйдаманнар мәктәбе-2018” җиңүчесе.



2. “Ел өлкән әйдаманы” – Гүзәл Әхмәтҗанова


Рус теленнән республика олимпиадасы җиңүчесе, призеры, «Татарстан эрудиты» конкурсы лауреаты. «Минем гаиләм шәҗәрәсе» фәнни эше белән «Бердәм Россия» оешмасы тарафыннан уздырылган конференция җиңүчесе



3. “Ел директоры” – Булат Гайнетдинов


“Сәләт”тә өченче, икенче дәрәҗә иясе. “Сәмрух 2017” конкурсының “Ел кулдашлары” номинациясе җиңүчесе. Тормыш девизы: “Һәрвакыт үзең булып кал!”



Махсус бүләк – Булат Вәлиуллин


4. “Сәләт җырлый” – “Сәләт-Азнакай 2018” җыры


5. “Ел сәлкеше” – Энҗе Әхмәтҗанова


“Татар моңы” Халыкара конкурсында 15-21 яшьлекләр арасында “Вокал” номинациясендә җиңүче. “Созвездие-Йолдызлык-2018” конкурсында “Җырга иң яхшы текст” номинациясе җиңүчесе. Тормыш девизы: “Хыяллар чынга аша, иң мөһиме – аларга ышанырга һәм тугъры калырга кирәк!”



6. “Ел кулдашлары” – “Сәләт-Эшмәкәр” аланыннан Азат Булатов һәм Алинә Нәбиуллина


Иң зур уңышлары – бер-берсен сүзсез дә аңлаулары, тоюлары, беркайчан да вакытны бушка уздырмаулары, сәлкешләрнең шәмчекләрне “күңелгә үтеп керерлек” дип әйтүләре.



7. “Ел клубы” – “Сәләт-Аксубай” клубы


Бүләкне аның рәисе Ләйлә Моратшина алды.



8. “Ел аланы” – “Сәләт-Самара”




















Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев