Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: БӘХЕТ БЕЛӘН ТУЛЫ 3 КӨН

29 июнь, 2018

Хәерле иртә, "Сәләт" аланы, хәерле иртә, хәерле иртәә!

Иртә елмаюдан башланды! Кояш якты балкый, сәлкешләр туры таякта басып тора... Рәхәт!
Бүгенге көн планнары белән танышкач, без иртәнге ашка киттек.

Ә аннан соң "Тренд буларак милли сәнгать" темасына багышланган дискуссия узды. Без татар җырларын популярлаштыру турында сөйләштек. Әңгәмәдә танылган хореограф Егор Дружинин, "Голос" проекты финалистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Ксения Коробкова, ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, композитор Эльмир Низамов катнашты. Ә модераторыбыз - шаян сүзле һәм позизитив Айваз абый Садыров иде. Бу кызыклы очрашу өчен рәхмәт, "Сәләт"ем.

Төшке аштан соң без остаханәләргә таралыштык. Сәлкешләр, сер итеп кенә әйтәм: джазфанк остаханәсендә бик таләпчән хореограф абый, авыр күнегүләргә һәм бераз усаллыкка әзер булыгыз. Ә болай, остаханә миңа бик ошады. Рәхәтләнеп биедем.

Сез уйлар материаль булуга ышанасызмы? Мин, әйе! Чөнки бу, чыннан да, шулай! Күптән түгел, ТНВ каналыннан "Тапшырылмаган хатлар" киносын карадым. Шундый ошады. Артистлары да шәп, әсәре дә мәгънәле, сюжеты да кызык! Шул фильмның режисёрын күрәсем килә иде... Һәм бүген минем хыялым чынга ашты! Рөстәм Рәшитовны остазлар исемлегендә күргәч, тизрәк бишенче шатерга йөгердем. Үземә үрнәк булган, эшләре белән сокландыра торган кеше белән сөйләшү - үзенә бер бәхет! Рәхмәт, "Сәләт"ем, хыялларымны чынга ашырган өчен!❤️

Кичке чара вакыты да килеп җитте. Бүген бездә - гала-концерт. ? Кастинг узган сәлкешләр чыгыш ясадылар. "Сәләт"челәргә булачак артистларны, җырчыларны, биючеләрне күрергә насыйп булды. Һәрбер бала үз сәләтен күрсәтте. Аларга карап сокланасы, илһамланасы килә!

Ә гала-концерттан соң безнең кызу дискәтүк булды! Эх, шәп тә инде соңгы көн. Елап әйдаманнарны кочаклау ни генә тора! Ә "Сәләт" биюләре? Их, рәхәт тә бит!

Менә форумның соңгы көне дә ахырга якынлаша. Хыялымны чынга ашырган, бераз моңсулык һәм зур бәхет бүләк иткән 3 көн иде бу!

Тыныч йокы, "Сәләт"ем! Сау бул, көндәлек!

#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев