Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛӘТ ФОРУМЫ - БЫЕЛ 6 ТАПКЫР!

Быел Биләрдәге Сәләт Форумында катнашу теләге белән янучыларның мөмкинлекләре 6 тапкыр күбрәк! Чөнки Сәләт форумнары быел — 6! Әйе-әйе, быел Изге Биләр каласы җәй буе сәлкешләр авазыннан яңгырап торачак.

Инде менә ничә ел дәвамында Сәләтнең иң масштаблы проекты булып Биләр каласында узучы "Сәләт-Биләр" форумы кала бирә. Масштаблы булмыйча, халыкара статусын йөртә бит ул. Үткән җәй бу Форум 2 сменада узган иде, хәтерләсәгез (бәлки әле үзегез дә булгансыздыр). Быелгы үзгәрешләр беренче мәлне оештыру комитетын да таң калдырган булса, хәзер инде сәләтле яшьләр килешенә әзерлекнең соңгы штрихлары сугыла. Һәрберсенең үз темасы булачак дип вәгъдә иткәннәр иде, шулар белән танышыйк.


1 смена — SOFT SKILLS BILER FORUM
(21-25нче июнь)


Тематикасы: SOFT SKILLS — һөнәри нәтиҗәлек һәм иҗади формалашуны тәэмин итүче күнекмәләр. Бу күнекмәләр конкрет бер өлкә белән турыдан-туры бәйле түгел, әмма уңышка ирешер өчен төп нигез булып торалар.

Катнашучылар саны — 1200 кеше.

Катнашучы булыр өчен Сәләтнең «Тел», «Осталар бистәсе», «Болгар-Туган тел», «Изге Чишмә» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.

2 смена — ARTS BILER FORUM
(27-30нчы июнь)


ARTS BILER FORUM ул – катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем, экспертлардан тәкъдимнәр алу, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программасында күрсәтә алу, башка катнашучылар белән һөнәри, мәдәни элемтә булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре, яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсеш өчен этәргеч алу мохите.

Әлеге форумның төп максаты — сәләтле балалар, яшьләр, остазларның җыр, бию һәм театр сәнгате өлкәсендәге иҗади потенциалын ачу, гамәлгә ашыру платформасын булдыру.

Форумның катнашучылары – 12 яшьтән 22 яшькә кадәр булган сәләтле балалар һәм яшьләр.


3 смена — SELET BILER FORUM
(4-9нчы июль)


SELET BILER FORUM – Сәләтнең традицион фестиваль-форумы.

SELET BILER FORUM – ел нәтиҗәләре буенча Сәләт оешмасы эшенең кульминацион өлеше, 1994-нче елдан башлап тәрбияләнүчеләрнең очрашу урыны.

Төп катнашучылары — Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр. Катнашучылар саны — 3500 кеше.

Катнашучы булыр өчен Сәләтнең «Байлар Сабасы», «Гайрәт», «Бөгелмә», «Азнакай», «Биләр каласы», «Самара», «Болгар», «Кандракүл», «Раушан», «Яр Чаллы», «Рухият», «Батыр» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.

4 смена — IT BILER FORUM
(16-21нче июль)


IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштерәчәк.

Катанашучылар саны: 1200 кеше.

Катнашучы булыр өчен «Сәләт-Эшмәкәр», «Сәләт-Санак» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.


5 смена — LEADERS BILER FORUM
(26-30нчы июль)


LEADERS BILER FORUM – лидерлык сыйфатларны, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган.

Форумда катнашучылар – Татарстан Республикасында Рәсәй укучылар хәрәкәтенең база мәктәпләренең мәктәп үзидарә лидерлары. Аларның саны — 1200 кеше.

6 смена — MEDIA BILER FORUM
(3-7нче август)


MEDIA BILER FORUM – социаль медиа-ресурслар белән эшләүче актуаль инструментларга, радио һәм телевидение үзенчәлекләренә багышланган.

Сменада Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары – яшь журналистлар, блогерлар, практик һәм теоретик профильле белемне үстерүдә кызыксынган яшьләр катнашачак.

Форумда катнашучылар – 1200 кеше – Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары.






Сәләт форумы хакында ишетеп белмәүчеләр игътибарына:

Беренче тапкыр Форум Биләрдә 1997 елда, Бөек Биләр шәһәрен рухи торгызуын башлап, интеллектуаль сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале рәвешендә оештырылды. 2012 елда фестиваль Халыкара форум дәрәҗәсенә ия булды. 2017 елда ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча Форум 2 сменалык форматта уздырылды. Бу җәйне Форум 6 смена кысаларында үткәреләчәк дип вәгъдә ителә. Биредә, Татарстан Республикасының, Рәсәй регионнарының, якын һәм ерак чит илләрдән 15 мең сәләтле балалар һәм яшьләр катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев