Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ-2019»: АЛДА НИЛӘР КӨТӘ?

Бүген “Сәләт” оешмасы, аның алга таба корган планнары, җәен узачак форумнарына багышланган матбугат конференциясе узды. “Сәләт”леләр белән очрашудан “Ялкын” да читтә калмады.

“Сәләт” турында ишетмәгән  татар баласы калмагандыр. 1994 елда үз эшен башлап җибәргән әлеге хәрәкәт үскәннән-үсә, киңәя бара. ТРның яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов “Сәләт” гел үзгәреп тора һәм без моңа куанабыз”, ди:

- Идарә итү мәсьәләләренең дә үзгәрми хәле юк, чөнки команда зурая. 1-2 алан уздыру, 10-15 проект оештыру бер, ә инде бүгенге “Сәләт” тарафыннан үткәрелгән 250 чараны уздырып җибәрү икенче нәрсә. Максатлар гына һаман да үзгәрешсез: һәр бала сәләтле, максатыбыз – аларның сәләтләрен табу һәм үстерү. Иң куандырганы -шушы ук сәлкешләр киләчәктә әйдаман булып килә. Аларның 80-90% - кичәге сәлкешләр.

“Сәләт” тарафыннан тормышка ашырылган иң зур проектлар – ул аның җәй айларында үтә торган форумнары. Беренче форум 1997 елда уздырыла, 2012 елда фестиваль халыкара форум дәҗәсенә күтәрелә. 2017 елда форум беренче кат 2 сменада үткәрелә, 2018 елда исә шундый 6 смена уза. 2019 елның җәендә дә Халыкара яшьләр уку-укыту форумы 6 сменада булачак:

  • SOFT SKILLS BILER FORUM (21-25-нче июнь);

  • ARTS BILER FORUM (27-30-нчы июнь);

  • SELET BILER FORUM (4-9-нчы июль);

  • IT BILER FORUM (16-21-нче июль);

  • LEADERS BILER FORUM (25-29-нчы июль);

  • МШТ BILER FORUM (1-5-нче август).




Форумнардан тыш, быел 23 алан эшләячәк. “Сәләт”нең күп кенә сменалары уза торган Лаеш районында урнашкан “Йолдызлы” лагерендә сәлкешләр күптәннән көткән төзекләндерү эшләре башланырга тора икән. Кайбер үзгәрешләрне быел ук күрергә мөмкин булса, киләсе елга аның тулаем яңартылуы көтелә. Бу турыда “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова:

- Иң беренче чиратта, балалар яши торган йортлар зур үзгәреш кичерәчәк. Җылы су, бәдрәфләр дә шунда булачак. Йортлар җылытылыр, дип көтелә һәм киләчәктә аларны ел дәвамында кулланып булыр, дип уйлыйбыз. Ашханә дә яңарачак. Уку-укыту бүлмәләре, спорт кырларында төзекләндерү эшләре булачак, - диде.

“Сәләт-2019” саннарда:

  • быел “Сәләт” үзенең 25 еллыгын билгели;

  • 2019 елда 23 алан эшләячәк;

  • 55 зур проект тормышка ашырылачак;

  • аларга РФның 40 өлкәсеннән һәм чит иллрәдән дә катнашучылар киләчәк;

  • быел әйдаманнар саны 550 генә җитәчәк;

  • 2019 елның җәендә Халыкара яшьләр уку-укыту форумы 6 сменада узачак;

  • форумнарда 15 000нән артык кеше катнашачак.


P.S.: “Сәләт”нең ишекләре һәркемгә ачык. Бу дөньяга эләгү теләге белән янсаң, http://selet.biz/ сайтына кереп, электрон потфолио тутырырга һәм үзең теләгән аланга үтү-үтмәвең турында хәбәр көтәргә генә кала! Уңышлар, дустым!

Зилә САБИТОВА

Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев