Логотип Идель
Бу – тема!

РУС ТЕЛЕННӘН БДИга ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ (ЛАЙФХАКЛАР)

БДИ җитә, дип паникага бирелергә әле иртәрәк, ә менә имтиханга әзерләнә башларга инде вакыт! Шуңа күрә без сезгә бүген рус теленнән БДИга яхшы итеп әзерләнү өчен лайфхаклар тәкъдим итәбез.

1. Бар нәрсәне дә кабатлап чыгу

Узган еллардагы дәреслек һәм дәфтәрләрне карап, күзәтеп, анализлап, үткәннәрне искә төшереп китү бик яхшы булыр. Бу кайсы темаларны начаррак белүеңне ачыкларга, кайсы темаларны кабатлап чыгарга кирәклеген аңларга ярдәм итәр. Иң мөһим темалар:

– чыгарылмалар (исключения) һәм фигыльләрнең төрләнүе (спряжение).

– кисәкчәләрнең (частицы) төрле җөмлә кисәкләре белән кушылып һәм аерым язылышы;

– кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

2. Аңлап уку

Иң беренче эш итеп, биремнәрнең төзелешен, кайсы биремдә нинди темалар очравын, аларга нинди кагыйдәләр туры килүен аңлау мөһим. Биремне һәрчак яхшылап уку һәм бары тик нәрсә сорала, шуңа гына җавап бирү сорала. Гади сорауларны катлауландырмагыз.

3. Язуны рәткә кертү

Белүебезчә, БДИда укучылар инша яза. Аны сезне бөтенләй белмәгән кешеләр тишерәчәк. Алар текстны аңласын, дөрес сүзне дә хаталы итеп төзәтеп куймасын өчен, аңлаешлы һәм матур итеп язу мөһим.

4. Теорияне практика белән ныгытып бару.

Берәр теманы кабатлаганнан соң шул темага күп итеп тестлар чишегез.

5. Үз фикереңне ачык итеп аңлату

Бер фикер – бер кызыл юл, дигән кагыйдәдән тайпылмаска тырышыгыз. Бу инша бәйләнешле, аңлаешлы һәм артык сусыз итеп язылсын өчен кирәк.

6. Нейтралитетны саклау

Аргумент китергәндә, әсәрнең эчтәлеген язмагыз, шулай ук геройларны бәяләргә дә бик тырышмагыз. Тәкъдим ителгән сорауларга гына җавап бирегез.

7. Нәрсәне төгәл беләсең, шуны гына язу

 Мәсәлән, геройның фамилиясен онытып җибәрсәгез, исемен генә язарга була. Укылган, сез яхшы белгән әсәрләргә таянырга тырышыгыз. Имтиханга бер ай кала әсәрләрнең кыскача эчтәлеге белән танышу кирәкмәс. Башта ботка хасил булмасын.

8. Ятлау.

Бу бигрәк тә басым (ударение)гә кагыла. Катлаулы очракларны чыгартып алып, көн дә кабатлап чыгарга була.

9. Шәхси үзенчәлекләр

Без мәгълүматны төрлечә кабул итәбез. Визуаллар карап, укып,аудиаллар тыңлап истә калдыра, ә кинестетикларга мәгълүматны язып барырга кирәк. Әзерләнү барышында моны да истә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев