Логотип Идель
Бу – тема!

РУС ТЕЛЕННӘН БДИ: ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ХАТАЛАР

Син 11 сыйныф укучысымы? Ә, бәлки, киләсе елда 11гә барасыңдыр? Алайса бу язма синең өчен. Бүген без рус теленнән имтиханда иң еш очрый торган хаталарны барларга булдык. Бу фәннән БДИны һәр 11 сыйныф укучысы тапшыра, шуңа күрә бу бик файдалы мәгълүмат булыр дип уйлыйбыз.

Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ФИПИ) 2019елдагы БДИ нәтиҗәләреннән чыгып, рус теле фәненнән иң еш очрый торган хаталарны барлаган. Алар:

1. Статистика күрсәткәнчә, 2019 елда иң катлаулы орфограмма булып сыйфат фигыль (причастие) кушымчалары һәм “суффикс”лар торган. Мәсәлән, “тащАщий” сүзе. БДИ тапшыручылар аны “таскать” түгел, ә “тащить” сүзеннән чыгып төрләндерә. Ягъни фигыль төрләрен бутый.

2. Катлаулыгы буенча икенче урында “суффикс”, “приставка”ларның дөрес язылышы тора. Аны нибары 58% чыгарылыш сыйныф укучысы гына дөрес эшли алган. Ни өчен монда хаталар күп соң? Укучылар 11 сыйныфка җитеп тә, сүз төркемнәрен (части речи) аера алмый. Шуңа күрә “суффикс”ларны да дөрес язмый.

3. -Н- һәм -НН- ны язганда укучыларның хаталары азрак чыга. Аларның 65%ы бу орфограмманы яза белә.

4. БДИ тапшыручыларның грамматикалары шулай ук аксый. Иң күп хата сыйфат дәрәҗәләрендә ( бигрәк тә “сравнительная” һәм “превосходная”да: “более лучший, самый красивейший”). Шулай ук исемне килеш белән төрләндергәндә дә хаталар  очрый (много время).

5. Укучылар мәгънәләре якын яки бер тамырлы сүзләргә “предлог” ялгаганда бутала (преимущество над ним, превосходство перед другими).

6. Пунктуация дә иң авырткан урыннарның берсе. 2019 елда пунтуция буенча белемнәрне тикшерү өчен яңа бирем кертелде. Аны бары тик 32% укучы гына дөрес эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев