Логотип Идель
Бу – тема!

РУС ТЕЛЕ БУЕНЧА ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА: ҖИҢҮЧЕ КЕМ?

6 июнь – Рус теле көне уңаеннан рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен билгеләделәр. Әлеге бәйге рус телендә укыту алып барылмый торган мәктәп укучылары арасында уздырыла.

Интеллектуаль ярыш 2014 елдан бирле үткәрелә. Аның читтән торып уздырыла торган турында Россиянең 31 тәбәгеннән, БДБ илләреннән 3 меңнән артык укучы катнаша. Алар арасында Казахстан, Үзбәкстан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза өлкәләре, Башкортостан, Мари Иле, Саха (Якутия), Татарстан республикалары бар.

Энгель Фәттахов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:

– Рус теле буенча Халыкара олимпиада дүртенче ел уздырыла. Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре. Безнең төп бурычыбыз – аларны үстерү. Мин сезгә олимпиадада актив катнашканыгыз щчен рәхмәтемне белдерәм. Финалга илебезнең 18 төбәге вәкилләре килде. Конкурс җиңүчеләрен котлап, аларга алга таба да рәхмәтемне җиткерәм.



Олимпиада җиңүчеләре


8 сыйныфлар:

Әсхәдуллина Ильнара (Арча районы Казанбаш урта мәктәбе)

Насыйбуллина Диана (Башкортостанның Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе)

Закирова Аделя (Казанның 171нче урта мәктәп)

10 сыйныфлар:

Миннибаева Азалия (КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе)

Ләйсән Мөхәммәтова (Оренбург өлкәсе)

Хуҗиева Динара (Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар лицей-интернаты)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев