Логотип Идель
Бу – тема!

РУС ӘДӘБИЯТЫННАН БДИ: БИРЕМНӘРНЕ НИЧЕК ЭШЛӘП ҖИТЕШЕРГӘ?

Рус әдәбиятыннан БДИ иң авыр имтиханнарның берсе булып санала. Бу биремнәрнең саны күп булу һәм аларны эшләргә вакыт җитмәү белән бәйле. Борын-борын заманда мин үзем дә рус әдәбиятыннан БДИ тапшырган идем. Язмада чыгарылыш сыйныф укучыларына кечкенә киңәшләр бирәсем килә.

Рус әдәбиятыннан имтихан 3 сәгать 55 минут бара. Бу вакыт эчендә укучыга драматик яки эпик әсәрдән өзек һәм шигырь үзләштерергә, тест өлешен эшләргә, дүрт  кечкенә һәм бер зур инша язарга кирәк. Күз алдыңа китердеңме хәзер? Шуңа күрә берничә файдалы киңәш тот:

1.Черновиклар кулланма. Чөнки черновикка язып утырсаң, кире аны чиста биткә күчерергә вакытың калмаячак. Әйе, иншаны черновиксыз язу авыр, шуңа күрә анда кыскача гына үз идея, туры килгән цитата һәм тезисларны язгалап куярга мөмкин. Әмма тулысынча иншаны түгел!

2. Вакытны күзәт. Тестка 10-15, кечкенә иншаларга 25 минут, зурысына – 1 сәгать яисә 1 сәгать 15 минут тирәсе вакытны бүлеп куй.

3.  Язганыңны тикшерергә онытма. Моның өчен ярты сәгать чамасы калдыр. Тест өлешен тагын бер кабат карап, иншаларыңны укып чык.

4. Имтиханга чыныгып кил, ягъни өйдә күп итеп аерым биремнәр, вариантларны тулаем чиш. Бу сине вакытны дөрес итеп бүләргә дә өйрәтәчәк. Тренировкалар БДИны югары баллга бирүне күп тапкырга арттыра.

5. Цитаталар куллан. Әйе, аларны ятлау авыр икәнен беләм. Ләкин син аларны җиңел итеп ятлый аласың. Моның өчен таблицалар ясарга кирәк.  Мәсәлән, проза буенча таблицаны болай тутырып була: беренче баганага әсәрнең авторы һәм исеме языла, икенчесенә – мөһим өзек (эпизод), өченчесенә – шул өзектән цитаталар. Язып алган цитаталарны ятла, көн саен кабатлап, аларны камилләштер. Кайсы әсәр һәм нинди өзектән икәнен белсәң, син аларны бик тиз исеңдә калдырачаксың. Әлбәттә, ярты битлек цитаталардан баш тартырга кирәк инде. Ә лирик әсәрләргә килгәндә, алар белән бераз гына башкачарак. Таблицаның беренче баганасында шулай ук әсәрнең авторы һәм исеме языла, икенчесендә – төп тема һәм детальләр, өченчесендә – цитата. Кыскача гына икенче баганада шигырьнең төп темасын ачасың, аны әсәрдәге детальләр белән тулыландырасың. Бу таблицалар ярдәмендә рус әдәбиятыннан БДИда җиңел генә берничә биремне эшләп чыгып була. Шулай итеп, син әсәрне һәм андагы мөһим цитаталарны да башыңда калдырасың, темаларга, детальләргә дә игътибар итәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев