Логотип Идель
Бу – тема!

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ЮЛЛАМАСЫ: ЯШЬЛӘР, ТӘРБИЯ ҺӘМ УКЫТУЧЫЛАР ТУРЫНДА...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Президентның яшьләр, балалар, уку-укыту процессына кагылышлы кызыклы цитаталарын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Яшьләр белән эшләү турында

“Яшьләр – һәрбер ил һәм милләтнең киләчәге. Безнең максат – яшьләрнең һәр категориясе белән нәтиҗәле диалог булдыру. Әлеге эштә инде үз-үзен акларга өлгергән эш формалары белән беррәттән новацияләр, заманча технологияләр һәм трендларга да өстенлек бирергә кирәк”.

Укытучылар өчен компетенция паспорты турында

“Укытучыны мәктәп түгел, ә мәктәпне укытучы ясый. Бу тезисның дөреслеге беркемдә дә шик уятмыйдыр дип ышанам. Шуңа күрә заманча мөгаллимнәр әзерләү һәм аларны һөнәри яктан үстерү – иң мөһим бурычларның берсе. Укытучылар өчен компетенция паспортлары системасын төзү һәм гамәлгә кую кирәк. Ул аттестация һәм эшнең нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә төп документка әверелергә, шул рәвешле укытучыларны үсешкә этәрергә тиеш.

Тәрбия турында...

Белем бирүнең аерылгысыз өлеше – тәрбия. Кызганыч, бу өлкәдә без тиешенчә эшләмибез. Социаль яктан куркыныч янаган һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны ачыклауда бу бигрәк тә сизелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы алдына укытучылар советлары һәм ата-ана комитетлары белән берлектә тәрбия эшчәнлеген камилләштерү бурычы куям.

Физкультура дәресләре турында...

Актив яшәү рәвешенә мәхәббәтне балачактан ук тәрбияли башларга кирәк. Республикада, шул исәптән мәктәпләрдә булдырылган спорт инфраструктурасы массакүләм спортны камилләштерүдә зур роль уйнарга тиеш. Гомумбелем бирү һәм спорт мәктәпләренең төрле федерацияләр белән хезмәттәшлеген көйләү мөһим. Әгәр дә мәктәпләрдә физкультура дәрселәрен танылган спортчылар – яшьләрнең кумирлары уздыра башласа, бик яхшы тәҗрибә булыр иде. Ә бездә андый спортчылар күп.

Балалар бакчалары турында...

Бала тәрбияләүне һөнәри эшчәнлек белән параллель рәвештә алып баручы хатын-кызларга бик зур җаваплылык йөкләнгән. Аларга һөнәри яктан уңышка ирешү өчен шартлар тудыру мөһим. Шуңа күрә 3 яше тулмаган балаларны бакчалар белән тәэмин итү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта 4 мең урынлык 22 өр-яңа бакча куллануга тапшырылды инде. Чиратта – 2 мең урынга исәпләнгән 8 бакчаны гамәлгә кую бурычы тора. Алдагы ике елда тагын 49 бакча төзү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X