Логотип Идель
Бу – тема!

РӨСТӘМ ФӘТХЕТДИНОВ: «ҺӘР СТАРТ – ТАРИХКА ТИҢ»

Тизлек. Юл. Җиңү! Рөстәм Фәтхетдинов өчен бу сүзләр бик таныш. Ул бит ралли-кросс буенча Бөтенроссия абсолют чемпионы! “Ялкын” хәбәрчесе милли узышчының автоспортка ничек килеп эләккәнлеге, җиңүдән соң нинди хисләр кичерүе турында аның үзеннән сорашты.

19-20 нче октябрь көннәрендә Грозный шәһәрендә узган россиякүләм чемпионатта узышларның ралли-кросс төрендә иң яхшы узышчыны билгеләделәр. Татарстаннан Рөстәм Фәтхетдиновның җиңүе көтелгән иде: ул биш этапның бишесендә дә чемпион булып танылды! 17 яшьлек Рөстәмнең баггидан башлап раллига кадәр юлы турында сөйләштек бүген.

– Рөстәм, беренче тапкыр автомобильгә кайчан утырдың? Гомумән, автоспортка ничек килеп эләктең?

– Автоспорт белән шөгыльләнүемә әтием этәргеч булды. Әтием, тренерым һәм тормыш укытучым – сез җырчы дип белгән Салават Фәтхетдинов ул. Әти беренче тапкыр тезләренә утыртып йөрткәнен яхшы хәтерлим. Әлбәттә, миңа ошады! Аннары басуда бергә «рулить» иттек. Әти белән Россия һәм Европа чемпионатларына барып, ярышларны карадык, узышчыларга сокланып, җан аттык. Алты яшьтә мин багги машинасына утырып йөри идем. Шул чакта аңладым: бу – минем киләчәк һөнәрем, бу – минеке!

– Дус-туганнарың бу шөгылеңә нинди карашта? Әниең хуплыймы?

– Чыннан да, башта әнием бик каршы иде. Ә әтием исә, бу шөгыль аңардан күчкәч, мине аңлый. Боҗралы узышлар белән туганнарым да кызыксынгач,  алар да таяныч булып торалар. «АG Team» командасы да бик ярдәм итә. Уңышларым командага да бәйле.

– Син боҗралы узышлар турында әйттең. Нәрсә ул? Ә ралли-кросс башка төрләрдән нәрсәсе белән аерыла?

– Ралли трассаларында бер круг эчендә пилотлар ике өслектә – асфальтта да, гравийда да узышалар. Ә менә боҗралы узышлар асфальтта гына үтә. Мисал - “Формула 1”. Ралли өчен махсус трасса төземиләр, гадәти юлларны кулланалар. Узышка кадәр юлның нинди икәнлеген дә белмисең. Шуңа күрә ул аеруча кызык та инде.

– Син быел 11 нче класста. Спортка уку, яки укуга спорт комачаулыймы?

– Шөгыль укуга комачауламый. “Уку беренче урында”, ди әнием. Ярышларның төгәл даталарын белгәч, материалны алдан өйрәнергә туры килә.

– Ярышлар алдыннан курку хисләре кичерәсеңме? Ул хис беренче старт вакытындагы кебек үк куркынычмы, әллә инде бу хисләр күптән онытылдымы?

– Йөзләп старт аша узган булсам да, аларның һәрберсе авыр бирелә. Син Татарстаннан берүзең булганда - аеруча. Шундый зур җаваплылык ул! Һәр кузгалу кечкенә тарихка тиң, ул – синең биографиянең бер өлеше.

– Ралли-кросста катнашырга теләүчеләр нәрсәдән башларга тиеш?

– Беренче чиратта, картингка язылырга киңәш итәм. Мин дә шулай башладым. Соңрак баггига күчтем, аннары боҗралы узышларга. Шулай да һәр спортчының теләкләрен һәм мөмкинлекләрен күздә тотып, үзеңә якын спорт төрен сайларга кирәк.

– Синең өчен мотивация кайдан килә? Нәрсәдән илһам аласың?

– Яраткан эш белән шөгыльләнсәң, мотивация үзенән-үзе барлыкка килә. Мин дә үземне бары тик яраткан эштә генә күрсәтәм. Әгәр дә  инде үзеңне күрсәтә аласың икән, берникадәр дәрәҗәгә менәсең. Тагын да зуррак уңышларга ирешәсе килә!

Киләчәктә Рөстәм Фәтхетдинов исеме һичшиксез бөтен дөньяга танылыр.  Зур автоспортка ныклы адымнар ясучы татар егетенә бары тик уңышлар гына теләп калабыз.

Резидә Әлмиева, КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев