РОССИЯНЕҢ ИҢ КЫЙММӘТЛЕ 10 УКУ ЙОРТЫ

Оксфордта уку өчен елына 2-3 миллион түләсәләр, Стэнфордда бер миллионнан артык акча чыгарып бирергә туры килә. Мондый шаккаткыч саннарны куып җитәргә безгә дә ерак калмады. Казан федераль университетында гына да бәяләр көннән көн арта.

Россиянең иң кыймәт югары уку йортлары исемлегенә кайсылары керә? Аларда укыр өчен күпме акча кирәк?

Иң кыйммәтле уку йортлары кайсы өлкәләрдә  урнашкан?

Алар Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Томск һәм Мәскәү өлкәләрендә урнашкан. Икътисад югары мәктәбендәге (ВШЭ) кайбер студентларга (яки аларның әти-әниләренә) уку елына 770меңгә төшсә, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университетында (МГИМО) уку 600-700 меңгә чыга. “ВШЭ”да уку бары тик инглиз телендә генә бара. Аны  тәмамлаганда студентлар 2 диплом алып чыга: берсе – “ВШЭ”ныкы, икенчесе – Лондонның икътисад һәм сәясәт фәннәре югары мәктәбенеке.

Россиядә күпме студент түләп укый?

Россиянең түләүле бүлекләрендә укучылар саны бюджетта укучыларныкы белән тигез диярлек. Мәсәлән, 2018 елда бюджетка 291 мең студент кабул ителсә, түләүлегә 200 мең кеше алынган.

Түләп укучылар саны педагогик, гуманитар һәм информатика белән бәйле юнәлешләрдә күп. 2018 елда 130 мең беренче курс студентының нибары дүрттән бер өлеше генә гуманитар белгечлекләргә бюжетка укырга кергән.

Техник һәм иҗтимагый-икътисади юнәлешләрдә түләп укучылар саны күпкә азрак. Шул ук вакытта техникларга гуманитарларга караганда күбрәк бюджет урыны бирелүен дә истә тотарга кирәк.

Уку бәясе артканнан арта...

Уртача алганда, 2018 елда Россиядәге югары уку йортында түләп уку 139 меңне тәшкил иткән. Шул ук вакытта шәхси уку йорты белән дәүләтнекендә уку бәясе аерылмый диярлек.

Россиянең иң кыйммәтле 10 уку йорты:

1. Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ)

Икътисад юнәлеше:

2017 ел – 715 000, 2019 ел – 770 000 мең.

2. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университеты (МГИМО

Менеджмент

2017 ел – 561 000, 2019 ел – 588 000.

Дипломатия һәм чит илләр сәясәте

2018 ел – 615 000, 2019 ел – 648 000.

3. Россия дәүләт халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС)

Менеджмент

2017 ел: 578 000, 2018 ел – 578 000.

4. П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе

Музыка белеме һәм музыкаль сәнгать

2017 ел – 396 000, 2019 ел – 574 000.

5. Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбГУ)

Менеджмент

2017 ел: 485 100, 2018 ел – 485 100.

6. РФ хөкүмәте каршындагы финанс универстеты

Экономика

2017 ел – 423 000, 2019 – 440 000.

7. И.М.Сеченев исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университеты

2017 ел – 431 000, 2018 – 431 000.

8. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты

Экономика

2017 ел – 420 000, 2018 ел – 420 000.

9. Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты

Стоматология

2017 ел – 380 000, 2018 ел – 385 000.

10. Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе (ВАВТ)

Юриспруденция

2017 ел – 360 000, 2019 ел – 370 000.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 18 ноябрь 2019 - 17:20
    КӘЛӘПҮШЛЕ КЫЗ Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты.
    3819
    5
    35
  • 12 ноябрь 2019 - 15:42
    СИН ЕЛАМА, АБЫЙ! Җил Казанның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы, әллә шулай тиеш булгангамы – бары чүп-чар өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда җил шулкадәр тыныч, гүя ул шәһәрнең һәр баганасын, диварын үзенчә сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә...
    3143
    1
    33
  • 16 ноябрь 2019 - 16:42
    ӘНИЛЕ ЙОРТТА Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Хәтерлим әле, бала чакта үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була...
    2678
    0
    28

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    117
    0
    0
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019