Логотип Идель
Бу – тема!

РОССИЯНЕҢ ИҢ ГҮЗӘЛ СТУДЕНТКАСЫ КЕМ?

Студент кызлар матурлыкларын кайда сыный? Төнге клубта да, параларда да түгел! “Россия студентлары күрке” (“Краса студенчества России”) бәйгесендә! 2014 елда Казанда башланып киткән бу бәйге кабаттан 4 елдан соң Татарстан башкаласына әйләнеп кайтты.

Бишенче тапкыр оештырылган конкурсның финалы 18-23 ноябрьдә Казанда узды. Йомгаклау этабына килеп эләккәнче, шактый тир түгәргә кирәк булган аларга: кызлар үз вузларында сайлап алынган. Иң беренче этапка илнең 46 төбәгеннән 140 университет, көллиятләрдән студент кызлар гариза биргән булган. Финалда катнашыр өчен Россиянең 40 төбәгендәге 70 уку йортыннан катнашучылар сайланган. Үзеңнең иң гүзәл булуын дәлилләр өчен, студент кызлар мәдәни-масса, иҗади, иҗтимагый эшчәнлектә катнашуны дәлилләгән портфолионы тәкъдим иткән.

Катнашучыларның географиясенә килгәндә, бәйге финалында үзен сынаучы кызлар – Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург, Саратов, Ярославль, Пенза, Ульяновск, Төмән өлкәләре, Хабаровск крае, Якутия, Татарстан республикаларыннан.

Шунысы да бар: матурлык бәйгесендә килеш-килбәтең килсә, шул җитә, дип уйлаучылар бик ялгыша. Чөнки “Россия студентлары күрке” бәйгесенә Россия Федерациясенең тарихын белүгә дә сынау узган. Тик әлегә студент кызларга тарих фәне гранитын алга таба яхшырак кимерсә иде дигән теләктә кала оештыручылар. Ник дигәндә, видео-элемтә аша узган тесттп бары тик 4 студент кыз гына шушы фәннән бөтен сорауга да җавап биргән. Ә танылган шәхес турындагы ачык сорауга кызларның 70 проценты Петр I, А.С. Пушкин, Д.И. Менделеевны атаган.

Иң кызыгы, әлбәттә, “Россия студентлары күрке” исеменә кем лаек булганын белү. Моның өчен Россиянең төрле төбәкләрендщ укучылар 22 ноябрь көнне Универсиада авылына җыелды: биредә бәйгегә нәтиҗәләр дә ясалды.

Йомгаклау этабында 70 катнашучы арасында Татарстаннан 6 кыз да булган. Тик финал шоуында шушы 70 кешедән бары тик 12сен генә сайлап алганнар. Ә аңа КФУның Исәп-хисап математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты 3 курс студенты Полина Горюнова кергән. Хәер, аның өчен бу бәйге беренче матурлык конкурсы түгел. Моңа кадәр ул “КФУ гүзәле”, “Татарстан гүзәле” бәйгеләрендә катнашкан. Ул тумышы белән Ижаудан булса да, Татарстанда укыгач, безнең республика данын яклады.

Финал этабында кызларга 5 биремне үтәргә кирәк булган: эссе, үзеңне тәкъдир итү, free dance, дебат һәм иҗади этаплар. Әйтеп узганыбызча, кызларның интеллектларын да тикшерделәр. Алар финалда төркемләшеп үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Интеллектуаль бирем аларга импровизацияле сынау булды, чөнки кызлар бу этапның сорауларын да, темасын да алдан белмәгән. Биредә гадәттәге матурлык конкурслары кебек түгел, шуңа да 90-60-90 кебек стандартлар юк. Дефиле да гадәти түгел, театральләштерелгән дефиле.

– “Россия студентлары күрке” бәйгесен интеллект һәм сәләтеңне күрсәтү белән аерылып тора. Чөнки матурлык конкурсларының башкаларында күп очракта модельле тышкы кыяфәткә игътибар итәләр. Биредә кызлар төрле, аерым ниндидер матурлык стандарты юк. Миңа мондый бәйгедә катнашу күпкә кызыклырак, чөнки үземне матур “кәртинкә” итеп кенә түгел, ә күңелемдә нәрсә булганын күрсәтә алам. Әлеге конкурста катнашып, Татарстанны тәкъдим итү икеләтә дулкынландыргыч, – ди Полина.

Матурлык конкурсларында көндәшлек бик югары, дип санарга яратабыз без. Тик бу стереотип кына икән ләбаса! “Биредә катнашучыларның бер-берсе аяк-киеменә пыяла салып куялар икән” дигән имеш-мимешләр яши. Ләкин, кызлар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, дип ышандыра. Хәтта энә белән җеп кирәк булса да, шунда ук табып бирә торган булганнар бер-берсенә. Полина әйтүенчә, аның үзенә ышанычы бик югары булмаган. Дуслары һәм студент активы тәкъдиме белән үзен сынап карарга булган.

Кызларны “Россия гүзәле-2016” җиңүчесе, “Дөнья гүзәле-2016” катнашучысы, бал биюләре буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры һәм Европа чемпионы Яна Добровольская, КВН югары лигасы чемпионы Сангаджи Тарбаев, режиссер-хореограф Татьяна Малахова, “Медиа Пресс” генераль директоры, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” телевидение клубы командасы капитаны Алексей Блинов бәяләде.

“Россия студентлары күрке” бәйгесенең приз фонды – 350 мең сум. Кагыйдә буенча, Россия округлары җиңүчеләренә – 25әр мең сум, ә вице-гүзәлгә – 50 мең сум, ә Гран-При алучыга 100 мең сум тапшырыла.

Нәтиҗәдә, бик күп сынау турларын узганнан соң, “Россия студентлары күрке” бәйгесенең җиңүчесе итеп Пенза дәүләт университеты студенты Алинә Зарейник танылды. “Мин барлык оештыручыларга, Казанга, бөтен тамашачыларга рәхмәт әйтәсем килә. Минем үсешемә аеруча зур өлеше керткән әти-әниемә аерым рәхмәт”, – ди җиңүче. Алинә матурлык конкурсларында гына катнашып калмый, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, бу өлкәдә спорт мастеры дәрәҗәсенә дә ирешкән. Студент кызга кыйммәтле таҗ белән бергә 100 мең сум акча тапшырылды. Алинә “Россия студентлар язы-2019” конкурсын рәсми чараларда тәкъдим итүче кеше булачак.





Әлеге бәйге “Россия яшьләр берлеге”, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, “Студентлар лигасы” оешмасы, Татарстан республикасы Хөкүмәте, Президент грантлары фонды, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән оештырылган. Конкурс “Россия студентлар язы” студентлар иҗатына теләктәшлек күрсәтү, үстерү программасы кысаларында уздырыла.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев