Логотип Идель
Бу – тема!

РОССИЯНЕҢ "ЕЛ СТУДЕНТЫ" КЕМ?

21-23 ноябрьдә Казан чын мәгънәсендә илкүләм студентлар шәһәренә әверелде. Татарстан башкаласында “Ел студенты-2018” Россия милли премиясе узды. Мондый дәрәҗәле ярышта көч сынашмый мөмкин дә түгел: бүләкләре дә саллы, җиңүче Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең ярдәмчесе булып эшләячәк.

Татарстанда иң яхшы студентларны республика күләмендә 2005 елдан бирле билгеләп узалар. Әлеге бәйгене Россия дәрәҗәсендә уздыру – нәкъ менә безнең республикадан чыккан инициатива. 2014 елда Казанда башланып киткән илкүләм бәйге кабаттан безгә әйләнеп кайтты. Ул – шушы конкурста КФУ студенты Нәфис Сираҗетдиновның былтыргы җиңүе аркасында туган мөмкинлек.

Тимур Сөләйманов, Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары:
– Казан бу көннәрдә студентлар тормышы үзәгенә әверелде. Төрле юнәлешләр белән шөгыльләнгән Россиянең иң яхшы студентлары бирегә җыелды. Безнең өчен бу – республикабызны тәкъдим итү өчен генә түгел, ә аларга профессиональ яктан үсәр өчен мөмкинлекләрне күрсәтү дә. Безне республикага сәләтлеләрне җәлеп итү кызыксындыра.

Бәйге булгач, аның бүләге дә кызыксындырмый калмый, әлбәттә. Быелгы премиянең гомуми фонды – 2 миллион 100 мең сум. Индивидуаль премияләр 50 мең сумны тәшкил итсә, номинацияләрдәге җиңүчеләр 100 мең сум ала. Абсолют җиңүчегә 300 мең сум тапшырылды.

Нәкъ менә шушындый саллы бүләкне Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Тула филиалы студенты, Гран-Прига лаек булган Анастасия Артемова алды да инде. Хәзер ул иҗтимагый башлангычта Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары ярдәмчесе булачак.



“Мин хәтта үземнең уй-фикерләремне әлегә кадәр аңлатып бетерә алмыйм. Минемчә, бу – үзең турында белдерү һәм үсү өчен менә дигән мөмкинлек”, – ди Анастасия.

Гран-Придан тыш Россия студентлары «Ел интеллекты», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Елның ирекле булышчысы», «Елның иҗтимагый эшләрдә катнашучысы», «Ел старостасы», «Ел журналисты», «Ел чит ил студенты» номинацияләрендә көч сынашты. КИТТУ (КХТИ) студенты Кадрия Бугрова «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә лауреат булды. «Ел интеллекты» номинациясендә махсус бүләкне Надежда Сайфуллина алды. КФУ студенты Игорь Смирнов «Елның иҗтимагый эшләрдә катнашучысы» номинациясендә җиңде. КФУ студенты Альмира Мортазина «Ел журналисты» номинациясендә лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев