Логотип Идель
Бу – тема!

Россия VS чит илләр: БЕЛЕМ БИРҮДӘ АЕРМАЛАР

Дөньяның 53 илен белем бирүнең төрле күрсәткечләре буенча анализлаганнар. Россия соңгы 10 елда мәктәптә уку-укытуда үзгәрешләр кертү буенча лидерлар рәтенә кергән. Шушы вакыт эчендә нинди яңалыклар кертелгән, ә кайсы әйберләр үзгәрешсез калган?

Россиядә балаларга өй эшен 98% очракта бирәләр. Кайбер илләрдә аны укытучыларның 8% гына бирә.


Әлеге күрсәткеч буенча Россия башка илләрне алдыра. Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы экспертлары фикеренчә, өй эшен бирү – искергән практика. Ул бары тик башка методикалар белән бергә кулланылганда гына отышлы. Мисал өчен, биремнәр турында бергә фикерләшеп, дәрестә үк аларны төзәтеп бару. Россиянең башлангыч мәктәбендә өй эшләре турында дәрестә фикер алыша башлаганнар башлавын, тик бергәләшеп тикшерүгә күчмәгәннәр әле. Өй эшләрен күп бирүгә карамастан, укытучылар тарафыннан өй эшләрен азрак тикшерә башлаган.

Россия мәктәпләрендә иң киң таралган практика – ятлап өйрәнү.


Тик дөньяда башка төрле ысуллар да кулланыла. Мисал өчен, укытучы артыннан кабатлау, өстәмә материаллар куллану, белемнәрне практикада системалы рәвештә файдалану. Экспертлар фикеренчә, Россия укытучыларының күбесе бер генә чыганакка таянырга куша.

Россия мәктәпләрендә компьютердан файдалану мөмкинлеге – 94%. Тик күбесендә – искергән техника.


Мисал өчен, Европада компьютерның билгеле бер эшкә яраклылык срогы бар. Биш ел файдаланганнан соң, техниканы “списывать” итәләр.

Россиядә бүген компьютерларны мөстәкыйль рәвештә уку өчен – мәктәп программасы буенча мәгълүмат эзләү максатыннан кулланалар. Әгәр 10 ел элек мондый техниканы укучыларның 10 проценты гына кулланса, бүген – 75 проценты (монда башлангыч сыйныф укучылары да керә). Галимнәр фикеренчә, бу – яхшы күрсәткеч, чөнки 10-12 ел элек Россия мәктәпләренең күбесендә копмьютерлар бөтенләй булмаган диярлек.

Россиянең һәр мәктәбендә китапханә бар.


Дөнья буенча бу – иң зур сан. Тик хәзер мәктәп китапханәсе дәреслекләр һәм матур әдәбиятны саклау һәм биреп тору урыны булуга кайтып калды. Әмма бүгенге көн дөнья трендларына карасаң, чит илләрдәге китапханәләрне креатив киңлекләргә әйләндерәләр. Шулай ук анда кәгазь каталогларга алмашка электроннары килә.

Россиядә әти-әниләр мәктәп эшчәнлеге белән бик кызыксына.


Алар бала белән бергә өй эшләрен әзерли, мәктәптә үтмәгән материалны өйрәнә. Тик шул ук вакытта ата-аналарны укудан тыш эшчәнлеккә тартып китерүе кыен. Иң киң таралган мисал дип Профессияләр көнен атап була. Бу вакытта ата-аналар баласы укый торган сыйныфта үз һөнәре турында сөйли.

Россия мәктәпләрендә актив укуны еш куллана башладылар.


Мисал өчен, тирә-юньне өйрәнү дәресләрендә укучылар эксперимент уздыра яки компьютер симуляциясе ярдәмендә табигать күренешләрен өйрәнә. Тик “программа буенча” уздырылган экспериментлар укучыларның үзләре теләгән тәҗрибәне уздыруга вакыт калдырмый.

Чыганак: https://mel.fm/

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев