Логотип Идель
Бу – тема!

РОССИЯ ХАЛКЫНЫҢ КҮПМЕСЕ КОРОНАВИРУСКА ЫШАНМЫЙ?

Коронавируска һаман да ышанмаучылар да бар икән әле. Мондыйларның саны күпме?

Россиялеләрнең өчтән бере (32,8 процент) коронавирус эпидемиясе куркынычын күпертелгән, дип саный. Яки аны билгеле бер кешеләр өчен  файдалы уйдырма дип уйлый.

Экономика югары мәктәбе уздырган тикшеренүләр әнә шуны күрсәткән.

Тагын нинди саннар бар?

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 23,2%ы эпидемиянең барлыгына бөтенләй ышанмый. Тагын 9,6%  кеше аны сөйләнгән кадәр үк куркыныч нәрсә түгел, дип саный.

Май ахырында билгеле булган мәгълүматлар буенча, сораштырылган кешеләрнең дүрттән бере (25,6 проценты) пик әле үтелмәгән дип фаразлый, ә 16,3 проценты пик инде узылган, дип фикер йөртә.

Тикшерүне уздыручылар фикеренчә, эпидемиягә ышанмаучы яки аны артык күпертелгән, дип санаучыларның үз-үзләрен тотышлары да башкаларныкыннан аерыла. Ышанмаучыларның 43%ы туганнарына кунакка бара, яртысыннан күбесе (54 проценты)  урамда йөри. Скептикларның дүрттән өче  (74,22 проценты) үзизоляция режимын бөтенләй кертергә кирәкми иде, дип саный.

Эпидемиягә ышанучыларның 18%ы гына туган-тумачасына кунакка бара, 12%тан азрагы дус-ише белән күрешә. Бары тик 10%ы үзизоляцине кирәк түгел иде, дип фикер йөртә.

Апрель ахырында 60% тирәсе кеше коронавируска бәйле катгый тыюларны хуплаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев