Логотип Идель
Бу – тема!

РОССИЯ ӨЧЕН ИҢ КИРӘКЛЕ КУРТКА

Туңасыңмы? Димәк, курткаңның зарядкасы утыра башлаган!

Ни өчендер, Россия өчен иң кирәкле, иң файдалы эшләнмәләрне соңгы елларда үзебездә түгел, ә чит илләрдә уйлап табалар һәм җитештерәләр. Әйтик, бездәге табигать шартларына иң туры килә торган машина – Швециянең Volvo машинасы, салкында иң җылы һәм заманча өске кием һәм аяк киемнәре – АКШ компанияләренеке (Кукмара итек һәм каталарын исәпкә алмаганда, әлбәттә) һ.б.ш. Хәзер менә Кытайда югары технологияле куртка сата башлаганнар.

“Куртканың ние бар инде, әнә кибет тулган!” дияргә ашыкма, дустым. Соңгы вакытта технологияләр базарында үтә актив булган Xiaomi компаниясе Runmi Technology белән бергәлектә... җылына торган куртка чыгарган.

Куртка эчендә җылыту системасы һәм аккумулятор тоташтыру өчен кабель урнаштырылган. Эчлегенә каз мамыгы тутырылган, ә тыштан судан саклаучы махсус өслек белән капланган.

Куртканың куркынычысызлыгын җитештерүгә җибәрер алдыннан ныклап тикшергәннәр, ул кирәгеннән артык җылынмый, җылылыгы тиешенчә бөтен куртка буенча тарала. Ул тиз зарядка алу һәм кыска ялганышлардан саклау технологияләре белән җиһазланган

Җылыта башласын өчен махсус төймәгә басарга кирәк. Җылылык элементлары бил һәм муен тирәсенә урнаштырылган. Куртка эчендәге датчиклар җылытуны автомат рәвештә туктата.

Куртка иң күбе 50 °C ка кадәр җылына ала. Сыйдырышлыгы 10 000 мА·сәг лек аккумулятордан эшләгән очракта җылылыкның мондый дәрәҗәсе 8 сәгатькә кадәр тотрыклы саклана ала, әмма бу һава торышына бәйле.

Куртканы җитештерә башлау өчен акчаны Xiaomi ның краудфандинг мәйданчыгында җыйганнар. Кытайда куртканы 15 октябрьдан башлап алырга мөмкин. Сумнарга күчергәндә аның бәясе – 5369 сум.



Шунысын да әйтергә кирәк, куртка үзе шактый җиңел һәм юка – аны рәхәтләнеп салкын көздә дә киеп йөреп, салкыннар башланганнан соң җылытуны кушып туңмаска да мөмкин. Әлегә куртка бары тик бер төстә – кара вариантта җитештерелә, моделе унисекс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев