Логотип Идель
Бу – тема!

РОССИЯ КУБОГЫНА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ: КАЙДА, КАЙЧАН, НӘТИҖӘЛӘР

Кичә, 16 гыйнвар көнне, башкалабыз Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы башланып китте: беренче стартлар бирелде, беренче җиңүчеләр билгеләнде, 300гә якын спортчы трассаны шомартты. Без ярышларны тамаша кылып кайттык. Хис-кичерешләрдән вердикт – эмоциональ, тәмле, күңелле шәп ял көне булды бу, дуслар! Ә хәзер тулырак...

 

Кичә «Мирный» чаңгы-биатлон базасында бөтен Россиядән җыелган  спортчылар ирекле стиль белән чаңгыда ярышты. Хатын-кызлар арасында 10 км араны 120 кеше үтте. Татарстан өчен чыгыш ясаучы Наталья Терентьева (Непряева) беренче урынны яулады. Бу сезонда тулы зачетта баллар буенча алдынгылар рәтендә булмаса да, Олимпия уеннары чемпионыннан халык бу җиңүне ышанып көткән иде. Берничә көн алдан булган матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан данын яклаучы чаңгычы Лидия Горбунова Казандагы трассаның шактый авыр, текә таулардан торганын һәм бу ярышларда иң көчлеләр генә җиңә ала, дип әйткән иде. Наталья Терентьева шундыйлардан булды да, дистанциядә үзен ышанычлы тотып, шәп финиш күрсәтеп, җанатарларын сөендерде. 

Натальяның сеңлесе Дарья Непряева, яшел майка иясе, ягъни гомуми баллар буенча икенче урында торучы чаңгычы исә, сигезенче урынны яулады. Ул шулай ук Татарстаныбыз өчен көрәшә.

Сары майканы үзендә йөртүче, барлык ярышлар буенча лидер, Төмән данын яклаучы Екатерина Смирнова кичәге ярышта шулай ук пьедесталда иде. Ул өченче баскычка ия булды.

 

Җиңүчеләр исемлеге мондыйрак:

1. Наталья Терентьева — 23.12,1
2. Алина Пеклецова — +9,9
3. Екатерина Смирнова — +11,7

4. Арина Каличева — +25,8
5. Екатерина Никитина — +33,0
6. Мария Истомина — +34,9
7. Татьяна Сорина — +36,3
8. Дарья Непряева — +36,6
9. Анастасия Кулешова — +37,6
10. Анна Королева (Белоруссия) — +49,6…

Россия Кубогының гомуми зачеты:

1. Екатерина Смирнова — 516
2. Дарья Непряева — 442
3. Елизавета Маслакова — 413
4. Арина Каличева — 403
5. Анастасия Фалеева — 379
6. Лидия Горбунова — 367…

 

Ир-атларның ярышы тагын да күңеллерәк узды. Барлыгы – 166 чаңгычы 15 км дистанциядә көч сынашты. Кызганыч, тамашачыларның иң көтелгән чаңгычысы, күп тапкыр Олимпия уеннары һәм башка ярышлар чемпионы Александр Большунов бу узышта катнаша алмады. Казанга килеп тә, бер көн кала, шәхси проблемалар аркасында кире Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр була ул. Шулай да, тренерлар аның 18 һәм 19ы буласы ярышларда катнашырга мөмкинлеген кире какмый. Ышанабыз, көтәбез.

Ярышның нәтиҗәләренә килгәндә, беренчелекне яшел майка иясе, күкрәгендә Татарстан байрагын йөртүче Савелий Коростелев алды.

Сары майка хуҗасы, лидер Сергей Ардашев бу юлы дүртенче урынны яулады. Ул да Татарстан командасы өчен ярыша.

Ир-атлар ярышы тамашачылар өчен бигрәк тә эмоциональ булды, көн уртасына инде җанатарлар шактый кызган иде. Финишлар да эффектлы, кайнар булды, чаңгычылар аерым-аерым старт алуга карамастан, дистанция азагына төркем-төркем булып килделәр. Килделәр дә аудылар, килделәр дә яттылар. Бу мизгелдә аларның бар җанын биреп ярышулары, фиништан соң үз-үзләреннән канәгатьлек хисе бөркелә иде.

 

Нәтиҗәләр:

1. Савелий Коростелев — 31.07,1
2. Артем Мальцев — +6,0
3. Денис Спицов — +8,2

4. Сергей Ардашев — +11,7
5. Сергей Волков — +14,2
6. Сергей Забалуев — +21,0
7. Илья Семиков — +22,6
8. Илья Порошкин — +26,3
9. Андрей Сахаров — +29,1
10. Павел Соловьев — +31,4…

Тулы зачет:

1. Сергей Ардашев — 557
2. Савелий Коростелев — 505
3. Иван Горбунов — 483
4. Илья Семиков — 413
5. Артем Мальцев — 359
5. Александр Большунов — 359…

 

Җанатарлар өчен җылы ашау да каралган иде: тәмле чәй, коймак, пылау – барсы да шунда урамда пешерелде. Җылынып чыгу өчен «пункт обогрева» дигән палатка корылган. Шулай ук җырлы-биюле тамаша, кунаклар арасында кыйммәтле бүләкләр дә уйнатылды. Кыскасы, көрәш карап, тәмле ашап, җырлап-биеп кышкы Сабантуйда гуләйт иткән кебек булды.

Сүз уңаеннан, 18 һәм 19ы көннәрендә әле тагын чабышлар булачак. 18 – классик стиль белән дистанцияне үтү булса, 19ы – скиатлон. Ял көннәрендә тамашачылар тагын да күбрәк булыр дип көтелә, уйнатыласы бүләкләр дә зуррак – смартфон, телевизор һәм башкалар. Һичшиксез барыгыз, дөнья чемпионнарын карап, күңел ачып, җитмәсә бернинди билетлар алмыйча бүләкләр белән дә кайтып китә аласыз бит.

 

Фотосурәтләр: АО «Татар-инофрм» (Салават Камалетдинов)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев