Логотип Идель
Бу – тема!

РОНАЛДУНЫҢ - ҮЗ "ДӘҮЛӘТЕ"!

Әйдә, бераз саннарга күзәтү ясыйк әле. Әйтик менә син, әйе – син, Россиядә күпме кеше яшәгәнен беләсеңме?

Россия Федерациясендә соңгы сан алу 2010 үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча илебездә 143 млн диярлек кеше яшәгәне билгеле булды. 2018 елның башында Росстат мәгълүматларына караганда, Россиядә кеше саны 146 880 432гә җиткән булырга тиеш. Киләсе рәсми кеше санын алу РФта 2020 елга ниятләнгән. Әмма шулай да Россия халкының 150 млн.га тула алмаячагы көн кебек ачык. Әлеге вакытта халык саны буенча Россия 9 урында тора.

Күптән түгел генә социаль челтәрләр өлкәсеннән килгән бер хәбәр дөнья халкын шаккаттырды. Итальян “Ювентус”ы һөҗүмчесе Криштиану Роналдуның Инстаграмына язучылар саны Җирдә яшәүчеләр арасыннан беренче булып 150 млн күрсәткеченнән артып киткән. Инстаграмда Роналдудан бары тик Инстаграм үзе популяррак – социаль челтәрнең рәсми аккаунтына 273 млн кеше язылган.

Димәк, дустым, Роналду “дәүләтендә” яшәүчеләр саны Россиядә яшәүчеләргә караганда чама белән алганда 4 млн га артык. Әгәр Роналду дәүләт булса, ул халык саны буенча дөньяда 9нчы урында торыр иде. Ә иң шаккаттырганы – мәкалә язылган 10 минутта Роналду фолловерлары саны тагын 36 723 кә күбәйде!!!



Роналдудан соң баручы җырчылар Селена Гомес һәм Ариана Гранде аккаунтларында 144,6 һәм 141,4 млн язылучы бар.

Димәк, рәсми нәтиҗә: Роналдуның Инстаграмына 150 316 610, юк – 150 317 356, түгел лә – 150 317 530 (битне ярты минут аерма белән яңартып тору), уфф, булды, өлгереп булмый саннар артыннан.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев