Логотип Идель
Бу – тема!

РОНАЛДУ ҺӘМ МЕССИНЫ ФУТБОЛ КЫРЫНА СИН ЧЫГАР!

Дөнья чемпионатында танылган футболчыны уен кырына алып чыгу. Моның турында былтыр Конфедерацияләр Кубогы вакытында хыялланучылар шактый булды. Хәтерләсәң, Казан малае Рифат Ганиев Криштиану Роналдуны җитәкләп чыкты. Ә Казан кызы Әнисә Гарипова футбол кырына Игорь Акинфеев бергә атлады.

Футбол яратучы булсаң, «Минем поезд узган инде», дип авыр суларга ашыкма! Алда безне футбол буенча дөнья чемпионаты көтә. Димәк, бөтенебездә Рифат белән Әнисә уңышын кабатлау мөмкинлеге бар. Ә кем белә бәлки син дә Месси, Неймар, Роналдуны җитәкләп алып чыгарсың. Шул уңайдан, 31 мартка кадәр «FIFA2018 футбол буенча дөнья чемпионатына Макдоналдс белән» дигән акция уздырыла. Анда чемпионатның төркем матчлары уеннарына билет отарга мөмкин.



– Хәзер Макдоналдс челтәрендә махсус акция бара. Әгәр кеше 400 сумга заказ бирә икән, ул безнең сайттан махсус мобиль кушымта йөкли ала. Анда теркәлгәч, чектагы QR-кодны смартфон аша сканер аша уздырасың. Аннары экранга өч шкафчык чыга. Син шуларның берсен сайлап аласың. Ул йә Макдоналдстан моменталь приз, йә партнерлардан приз булырга мөмкин. Аның нинди булуы бәхет эше, әлбәттә. Иң зур бүләк – уен кырына алып чыгу мөмкинлеге, – дип аңлатты Макдоналдсның Татарстандагы 6 ресторанының җитештерү эшләре буенча консультанты Алисә Гайнетдинова.

Шушы көннәрдә Макдоналдс менюсы яңартылды. Гурмэ линиясендәге сэндвичларның өченче төре пәйда булды. Ул тавык филесы, салат, помидор, татти күмәче, гуаккомоле, карри соусларыннан тора.

Әле күптән түгел генә шундый бер очрак була. Бер ир-ат заказ ясаганнан соң, шушы кушымта аша теркәлеп, «эскорт оттым», дип улы янына йөгергән. Димәк, танылган футболчыларны уен кырына алып чыга алачак. Әлбәттә, Макдоналдстан социаль программа ярдәмендә аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән, авыр тормыш ситуацияләрендә калган балалар да катнаша алачак. Былтыр әлеге программада 112 егет һәм кыз катнашкан.



Исеңә төшерәм, Казан футбол буенча дөнья чемпионаты кабул итәчәк 11 шәһәрләренең берсе. Бездә уеннар 16-30 июнь аралыгында узачак.

16 июнь – Франция -Автралия (13.00, шимбә)


20 июнь – Иран-Испания (21.00, чәршәмбе)


24 июнь – Польша -Колумбия (21.00, якшәмбе)


27 июнь – Көньяк Корея – Германия (17.00, чәршәмбе)


30 июнь – 1С – 2D (шимбә).



Белешмә:

«Макдоналдс» – рәсми рәвештәге FIFA футбол буенча Дөнья чемпионаты спонсоры.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев