Логотип Идель
Бу – тема!

РОБОТЛАРНЫҢ ДА ҮЗ САБАНТУЕ УЗДЫ /ФОТО, ВИДЕО/

Ох, бу ялларда Казанның IT-паркында кызу булды да соң! Алма төшәрлек тә урын юк иде. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрүчеләр кырмыска оясын хәтерләтә. Тыз да быз! Бер җирдә роботлар футбол тубын тибә. Икенче мәйданчыкта укучылар роботның үзен ясыйлар. Өченчесендә роботлар сумо көрәшендә ярышалар. Гомумән, тик утыру юк биредә!

31 март көнне IT-паркта икенче «Робосабантуй 2018» Балалар Идел буе робототехника фестивале узды. Анда 5-12 яшьлек 140 бала катнашты. Фестивальнең географиясе дә киңәя. Калмыкия, Башкортостан, Мари Иле, Чуашия республикаларыннан, Киров өлкәләреннән килүчеләр дә бар.

Чараны Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе ярдәме белән уза. Ярышны «Бала-сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләре челтәре, «Робот Ленд» робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе оештыра.

[embed]https://youtu.be/exdoySdUZ-Y[/embed]

– Безнең балалар мәктәптә робототехника белән шөгыльләнә. Моңа аларның кызыксынулары зур. Ә мондый конкурслар-олимпиадалар юк диярлек. Үзебез уздырып карыйк дигән идея туды. Төп максатыбыз – робототехника юнәлешен популярлаштыру. Бөтен дөньяда белем бирү өлкәсендә «4K» темасы алып барыла. Ягъни 21 гасыр кешесенең компетенцияләрен – тәнкыйди фикерләүне үстерү, командада эшли белү, креативлыкны арттыру, үз фикереңне тәкъдим итә белүне – алга сөрү. Әлеге күнекмәләр мәктәптәге дәресләрдә бирелми. Әмма робототехника, проект эшчәнлеге кебек күнекмәләр шушы «4K»ны арттырырга ярдәм итә. Без балаларда нәрсәдер уйлап табу, аны тормышка ашыру сәләтен үстерергә тиешбез, – ди «Бала Сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләре челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова.

Аның фикеренчә, мәктәптә бирелә торган академик белемнәр шулай ук кирәк. Россиядән чит илгә укырга киткән укучылар барысы да Россиядә математика бик көчле укытылганлыгын икәнлеген әйтә икән. «Россия мәктәп программасының плюслары да бар. Ә табигать белеме, тарих кебек дәресләрдә экспериментлар ясап, проектлар эшләсәләр яхшырак булыр иде. Безнең мәктәп иртәдән кичкә кадәр эшли. Шуңа күрә бездә проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар», – ди җитәкче.

[gallery link="file" size="medium" ids="25586,25587,25588,25589,25590,25591"]

Аттракционнарда һәркем атына алачак!


«Робосабантуй»да чын Сабантуй кебек! Һәркем үзен төрле ярышта сыный ала. «Lego роботлары сумосы», «Траектория», «Сызымчы», «Ташучы», «Роботлар футболы», «Хыяллан, булдыр, тикшер!» Lego-конструкторлаштыру конкурсы – номинацияләр җитәрлек.

Иң популяр номинацияләрнең берсе – «Иҗади проектлар». Биредә укучылар үзләрен чын мәгънәсендә гений итеп тоя! Әнә, кемдер яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары өчен роботлар ярдәмендә ашлык сибү проектын уйлап такпкан.

Ә кемдер мөмкинлекләре чикле балаларга аттракцион проектын тәкъдим итә. Биредә берничә төрле аттракцион булачак. Мәсәлән, «Jump», «Виртуаль чынбарлык театры», «Challenge». Бер аттракционнан икенчесенә махсус лифт белән йөриячәкләр. Ул кешене кирәкле урынга күтәрергә мөмкин. Кафе да булдырырга, аны 15 метр биеклектә урнаштырырга телиләр. Әти-әниләр көтеп утырыр өчен дә кафе да бар. Шушы аттракцион өчен барлыгы 500 лего детале киткән икән.

– Мөмкинлекләре чикле балаларга тренажерлар гына бар, аттракционнары юк. Аларның да уйныйсы килә бит! Шуңа мондый проект ясарга булдык. Без әлеге аттракционны лего детальләреннән ясадык. Аттракцион чатырының тышын «Казан Арена»дагы кебек 3D-экран формасында ясарга телибез. Анда урман, сулар рәсемнәрен күреп булачак, – ди «Бала Сити» мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Динә Мотыйгуллина һәм Сәлимә Җиһангәрәева.





Бер аттракционга керүнең бәясен дә кулай итәргә җыеналар. «Challenge» аттракционын төзергә 2 миллион сум кирәк булачагы ихтимал. Укучыларның шушы проектны укытучылары Ольга Мельникова булышкан.

– Гомумән, шушы проектны тормышка ашыр өчен, безгә 10 миллион сум кирәк булыр, дип уйлыйбыз. Бу акчаларны, бәлки, банк бирер яки республика җитәкчелеге грант алырбыз. Бу аттракционнарда һәркем уйнарга теләр, минемчә. Мөмкинлекләре чикле балаларга анда керү 200 сум торачак, калганнарга – 500 сум, – ди «Иннополис» мәктәбе укучысы Дмитрий Мельников.

Әлеге аттракционны ачык кырда – машина йөрми торган урында урнаштырырга телиләр. Мөмкинлекләре чикле балалар машина газын суламасын өчен. Шуңа Иннополис шәһәрен тәкъдим итә укучылар. Тик инвалидларга анда бару никадәр җайлы булыр икән? Әлегә монысын ахырга таба уйлап бетермәгәннәр.

Робот тупны капкага кертә!


Футбол тубы типкән малайларны күрү гадәти хәл булса, идәнгә утырып, ноутбук төймәсенә басып кына роботларны туп белән идарә иттерткән малайларны күреп шаккаттым. Чын футбол белән чагыштырганда, биредә 11 түгел, ә 3 кеше катнаша, роботлар дистанцион рәвештә идарә итә. Әгәр чын футболда кеше туп тибеп арса, роботның зарядкасы булса, ул туктаусыз йөгерә ала!

– Барлык катнашучылар да җиңүгә омтыла. Былтыргы белән чагыштырганда, катнашучылар үзләрен дә, роботларын да яхшырак итеп әзерләгән. Әле былтырның ноябрь аенда бездә «Инфоробот» ярышлары узды. Анда без Казанның роботлар футболы командасын дусларча матчка чакырдык. Тик чынлыкта безнең бик көчле ярыш булды. Һәм урын билгели алмагач, Йошкар-Ола командасына да, Казанныкына да беренче урын бирделәр, ди – Йошкар-Ола шәһәре командасының җитәкчесе, робототехника, робофизика укытучысы Дмитрий Иванов.

«Робосабантуй»да роботлар футболында «Барселона» командасы да бар иде. Алар Казанның Халыкара мәктәп укучылары – Абдулҗәлил Миңнуллин (5 сыйныф), Сәләхетдин Нәсыйров (2 сыйныф), Кәрим Таһиров (5 сыйныф). Лионель Месси, Неймар, Суарес кебек булырга теләүчеләр футболны роботлар ярдәмендә уйный. Тик... урамдагы футболга да вакыт калдыра.

– Роботлар футболы белән әле бер атна элек кенә шөгыльләнә башладык. Командада уйнарга, роботларны йөртергә уйрәнәбез. Урамда да футбол да уйнарга яратабыз. Безгә урамда да, роботлар ярдләмендә дә футбол уйнарга ошый. Тышта син үзең йөгертсәң, ноутбук аша роботларны чаптырасың. Безнең бер тайм 3 минут дәвам итә, аннары бер минут ял итәсең. Барлыгы ике тайм була.

[gallery link="file" size="medium" ids="25576,25577,25578,25579,25580,25581"]

Шушы роботларны ясау малайларга бик җиңел булган. Шуңа аларны бер атна эчендә өлгертеп җиткергәннәр. Моңа кадәр робототехника белән дә шөгыльләнгәннәр. Ясаган роботлары да шактый: әйбер ташучы, чәчәкләр утыртучы, бөтен җиргә йөри ала торган роботлар. Киләчәктә егетләр робототехника, математика белгечләре булырга телиләр. Белмне арттыру, уйлау сәләте, моториканы үстерү – роботлар булдыру боларның барысына да булыша икән.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев