Логотип Идель
Бу – тема!

РӘХИМЛЕ АЛЛАҺ ИСЕМЕ БЕЛӘН: ҺИЧ БЕРКЕМ АҢА ТИҢ ТҮГЕЛ

Безнең җиребез озак вакытлар көтеп алынган кунакны каршы алырга әзерләнде. Ул да булса – кешене. Җир планетасы үз күчәре һәм үз орбитасында кояш тирәли әйләнде. Аның әйләнүләренең тизлеге шундый иде ки, үз күчәре тирәли әйләнүе көн белән төн алышуын билгеләгән, ә кояш тирәли әйләнүе ел фасыллары алышынып торуны билгеләгән.

Җирнең кояшка кадәр арасы да бик нечкә төгәллек белән исәпләнгән. Әгәр ул әз генә якынрак булган булса, җирдәге бар нәрсә дә янып, көлгә әйләнер иде. Әгәр ара әз генә зуррак булган булса, җирдәге бар нәрсә боз белән капланыр иде.

Җирне атмосфера каплап тора, ул аны барлык тышкы зарарлардан саклый.

Бар нәрсә дә көтеп алынган кунак өчен, аңа сыеныр урын булсын өчен барлыкка китерелгән. Җир йөзе шул кадәр гүзәл итеп яралтылган, аның матурлыгын тасвирлап бирергә Аллаһы Тәгаләдән башка һич кемнең көченнән килми.

Һәр нәрсә, хәтта бик вак кына әйберләр дә, кешегә хезмәт итәр өчен барлыкка китерелгән. Бер нәрсә дә игътибарсыз калмаган.

Бөтен әйбер дә әзер булгач, ниһаять билгеләнгән вакыт та килеп җиткән. Көтеп алынган кунак барлыкка китерелгән һәм бу гүзәл урынга җибәрелгән.

Ул кунак үзе дә бик матур булган.

Башка мәхлүклардан ул бик аерылып торган. Аның акылы булган, ул сайлау хокукына ия булган. Шулай ук хис-тойгылар кичерү, фикерләү, сөйләшә белү сәләтенә дә ия булган.

Аллаһы Тәгалә ул кунакны бик хөрмәтләгән, чөнки аны бик нык яраткан.

«[Әгәр синнән Аллаһы Тәгаләнең берлеге мәсьәләсендәге бәяннарның дөреслеген раслый торган бер дәлил сорасалар, менә аларга күпме дәлил] Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең яралтылышында, төн белән көннең бер-бер артлы килүендә, кешеләргә файдалы [азык-төлек, кием-салым һәм ягулык кебек] нәрсәләр белән [йөкләнеп] диңгездә йөргән көймәләрдә, Аллаһ күктән яудырган суда һәм [шул сулары белән] үлгәненнән соң җирне терелтүендә, анда хәрәкәт итә алган төрле хайваннар таратуында, җилләрнең [бер яктан бер якка] үзгәрүендә һәм җир белән күк арасында [Аллаһның яудыру әмеренә] буйсындырылган болытларда, [акыл күзе белән карап яхшылап төшенеп, хакыйкатьне] аңлый алган кешеләр өчен, әлбәттә, билгеләр бар».

«Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 164нче аять

Һәр иртә кояш безнең өчен чыга

Галәмнең барлыкка Китерүчесе бары бер генә – Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгалә әле бер нәрсә булмаганда да булган. Ул галәмне, планеталарны, йолдызларны, ай белән кояшны да бар иткән. Дөньядагы һәр нәрсәгә гомер биргән һәм үз вазифасын билгеләгән.

Аллаһы Тәгалә бу җирне безнең өчен барлыкка китергән. Аннары анда таулар, болыннар, диңгезләр һәм елгалар урнаштырган. Шулай ук җилне, җирне, суны һәм һаваны да барлыкка китергән. Яктылык, төс һәм тавыш белән тулыландырган, бизәгән. Безнең өчен барлык тереклекне, үсемлекләрне, кош-кортларны һәм чәчәкләрне бар иткән. Урманнарны, җиләк-җимеш бирә торган һәм бирми торган агачларны да барлыкка китергән. Чәчәкләрне бик күп төрле төс төрлелегендә һәм формаларда бар иткән. Ачык яшел төстәге үрмә гөлләрне дә, гаять зур эвкалиптларны да Ул бар иткән. Барлык хайваннарны да, бәләкәй генә кырмыскадан алып, бик зур филгә кадәр Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән.

Кошларга очар өчен, балыкларга йөзәр өчен Ул канатлар биргән, нәрсәнедер дүрт аяклы, нәрсәнедер күп аяклы иткән. Бал кортларына бал ясарга өйрәткән һәм дөньда барлыкка китерергә кирәк булган, кеше мохтаҗ булырлык һәр нәрсәне дә бар иткән.

«Ул – күкләрнең һәм җирнең [тиңсез һәм чагыштыргысыз] Яралтучысы. Бер эшкә карар кылган чакта, Ул: «Бул!» – дип әйтүгә, ул шунда ук бар була» 

«Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 164нче аять

Һәр иртә кояш безнең өчен чыга. Елгалар безнең өчен челтерәп ага, һәр язны чәчәкләр безнең өчен чәчәк ата, кошлар да үз көйләрен безнең өчен сайрый. Һәм болар барысы да безнең өчен. Аллаһы Тәгалә безне бик каты ярата. Без Аңа күпме генә рәхмәтле булсак та, ул аз булыр, чөнки Аның безгә карата буган мәхәббәте сәбәпле, бар нәрсә дә аерым бертөрле мәгънә ала.

Үсемлекләрнең, хайваннарның, чәчәкләрнең, җиләк-җимешләрнең бик күп төрләре бар. Һәм бит һәркайсының үзенә генә хас матурлыгы, үзенчәлекле сыйфаты бар. Әгәр уйлансак, аңлар идек: җир йөзенең матурлыгының барлык киңлегенә без барыбер төшенеп бетә алмыйбыз. Җир йөзе бик гүзәл, әмма кеше тагын да гаҗәебрәк. Искитмәле җир, тагын да искитмәлерәк кешегә хезмәт итер өчен билгеләнгән. Аллаһы Тәгалә кешене барлык мәхлүкләрдән иң гүзәле һәм иң гаҗәебе итеп яралткан.

Безне юк нәрсәдән бар иткән, безгә аяк-куллар, күзләр-колаклар биргән, әти-әниебездән барлыкка китергән Аллаһыга ышанабыз. Ул бар, һәм Ул – бердәнбер. Барысын да, беркемнең ярдәменә мохтаҗ булмыйча, Үзе барлыкка китергән. Ул галәмнең бердәнбер Яралтучысы.

«Әйт: «Ул Аллаһ – бердәнбер. Аллаһ – [бернәрсәгә дә] Мохтаҗ булмаучы. Ул тудырмаган һәм тудырылмаган. Һич беркем Аңа [бер яктан да охшаш, иш һәм] тиң түгел».

«Әл-Ихлас» сүрәсе, 1-4 аять

Миләүшә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев