Логотип Идель
Бу – тема!

РИФНУР ЛАТЫЙПОВ ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ БӘХЕТЛЕ ИЛДӘ ЯШИ

Хелен Расселның “Хюгге или уютное счастье по-датски» китабын укыгач, чын-чынлап Даниягә гашыйк булдым. Данилеләрнең “хюгге” дигән төшенчәләре – үзе бер сәнгать. Гади сүз белән әйткәндә, хюгге – ул тормыштан ләззәт алып яши белү. Ул һава торышы һәм ашау белән дә бәйле. Даниялеләр тышта начар һава торышы булганда, аеруча кыш көне, хюгге астында өйдә тәмле ашап, җылы яктылык астында утырырга ярата. Гомумән алганда, хюгге – аларның тормыш концепциясе. Тирә-якта матур булганда, бу күңелгә рәхәтлек һәм җылылык бирә, кешене бәхетлерәк итә икән. Моны Даниядә яшәүче татар егете Рифнур Латыйпов та раслый. Дания кебек серле ил турында күбрәк белер өчен аның белән сөйләштек.

– Рифнур, син Даниягә ничек килеп эләктең?

– Бу илгә 2014нче елның гыйнвар ае азагында уку буенча күчтем. КИИТУның (КХТИ) нефть химиясе факультеты бакалавриатын тәмамлагач, чит илдә үземне сынап карау теләге белән яна идем. Җитмәсә, бу минем мәктәптә укыган вакытта ук куйган максатларның берсе булды. Берничә ай шуңа ирешү өчен күп тырышлык куйгач, ике грантка лаек булдым. Аның берсе – Кытайдагы Пекин университетыннан, икенчесе Данияның иң зур техник университетыннан (Technical University of Denmark) иде. Шулай ук Татарстандагы «Алгарыш» программасы буенча да документлар җыйган идем. Уйлый торгач, Даниягә тукталырга булдым. Чөнки ул университет – Европада һәм дөньяда бик танылган уку йорты. Тора бара моңа бер дә үкенмәдем. Укуымны гомуми химия технология өлкәсендә дәвам иттем. Даниядәге грант «Хемпель» компаниясе фондыннан түләнде. Укуны тәмамлагач та, бернинди өстәмә шартлар юк иде. Шуңа күрә дә бу грант тагын да күркәм булып күренде. Стипендия һәм уку бәясе ике ел дәвамында, магистратураның ахырына хәтле түләнде. Даниядә уку Россиянекеннән аерылып тора, монда проектларда эшләп өйрәнүгә басым ясала, шуңа укучы төрле юнәлешләрдәге белем алырга тиеш була. Уку вакытында «Хемпель» компаниясендә уку һәм тикшеренү проектлары ясадым. Алар күбесенчә буяулар, өслек, полимер химиясе белән бәйле иде.



– Ни өчен бу илдә калдың? Моның сәбәпләре нидә?

– Төп сәбәп – Даниядәге персональ азатлык дәрәҗәсе. Биредә кешенең азатлыгы белән исәпләшәләр. Мәсәлән, мин уземнең ял көннәрен кайчан телим, шул вакытны ала алам. Моның турында эштәге менеджерга әйтмәсәм дә, бернинди зыян булмаячак. Даниядә кешеләр бер-берсенә ышана һәм хөрмәт итә. Менеджер фикере белән риза булмасам, туры әйтә алам, моннан миңа бернинди зарар булмый. Чөнки дискуссия аркылы гына яңа идея, юнәлеш һәм карарлар килеп чыгарга мөмкин. Бу – Даниядә һәркем белгән кагыйдә. Эшкә алганда да, сине бары тик профессиональ һәм персональ үткенлегеңә карап сайлыйлар. Миңа бу шартлар бик ошый.

– Киләчәктә Татарстанга кайту теләге бармы?

– Дөресен әйткәндә, әлбәттә, туган як тарта үзенә. Монда миңа бик якын кешеләрем тора: әти-әниләрем, дусларым, туганнарым. Биредә минем туган телемдә сөйләшәләр, гореф-гадәтләремне беләләр. Туган яктан ерак торганда, ничек гәҗәп тоелмасын, үз тамырларыңны, туган телеңне һәм гореф-гадәтләреңне тагын да якын күрә, санлый башлыйсың. Чөнки аларны югалтуны тою хисен үзең аркылы кичерәсең. Копенгагенда яшәу бик зарарлы (елмая), чөнки ул – дөньядагы иң яхшы шәһәрләренең берсе. Әлеге кала синең стандартларыңны шактый өскә күтәрә. Икенчедән, Даниядәге кебек эш шартларын табу авыр. Ләкин кайту теләге бар.

– Татарстанга әйләнеп кайтсаң, үзең кайсы өлкәдә һәм кем булып эшләр идең?

– Даниядәге эшемдә мин күбесенчә проектлар белән эш итәм. Анда мин – technical project manager (техник проектлар менеджеры). Эш барышында дөньяның төрле төбәкләренә барырга, төрле өлкәдә эшләүчеләр белән аралашырга, техник мәсьәләләрне гади тел белән аңлатырга һәм кешеләрне ышандырырга туры килә. Кайвакыт техник проблемалар, башваткычларны да чишәргә кирәк була. Шуңа күрә мин үземне проектлар белән эш итү, чит ил кешеләре белән аралашу, команда туплау һәм бергә эшләудә, техник мәсәләләрне аңлатуда яхшы, дип саныйм. Җитмәсә, 5 телдә (татар, рус, инглиз, Дания теле, төрек) аралашу мөмкинлеге һәм 3 телнең язуын (Норвегия, Швеция, Исландия) аңлау миңа өстенлек бирә. Шуңа күрә кире кайта калсам да, оешмаларның чит илләр белән элемтәдә торган бүлегендә хезмәт куеп күп файда китерә алам, дип уйлыйм.



– Син үзең күңелең белән татар дип саныйсыңмы?

– Әлбәттә. Ләкин хәзерге дөньяда барлык мәдәниятләр, халыклар бер-берсе белән тыгыз аралаша, бер-берсеннән өйрәнә, камилләшә. Татар халкы да үз нигезен онытмыйча, заманга җайлашырга тиеш, алайса ул үткәндә калырга мөмкин. Кайбер вакытта өлкән буыннардан «Татар халкын ябык итәргә, элеккегечә яшәргә кирәк” дигән уйлар ишетелә. Минемчә, татар яшүсмерләре татар мәдәниятен хәзерге заманга һәм киләчәккә актуаль булуы турында уйларга тиеш. Бездә хәзерге заман язучылары, рәссамнары, «Дудь»лары булырга тиеш. Алар бергәләп татар мәдәниятен заманча, кызык һәм бай итә алалар. Бу яктан «JadidFest» искә төшереп китәсе килә. Андагы атмосфера заманча татар мохите кебек тоелды, миңа бик ошады. Мондый чаралар күбрәк һәм масштабы тагын да зуррак булырга тиеш.

– Даниядә татар диаспорасы бармы?

– Даниядә, бәлки, 5-6 татар бардыр, һәм аны диаспора дип атап булмый. Даниядә руслар күбрәк, күбесе – өлкән буын, Советлар союзы таркалганнан соң күчеп китучеләр. Татарстаннан килүчеләр – барысы да уку буенча килгән студент (6 кеше). Без, әлбәттә, аралашабыз, бер-беребезгә булышып яшибез.

– Син бит әле Татарстанда Ватандашлар форумында да катнаштың.

– Әйе, анда ватандашлар белән танышу максаты белән килдем. Шулай ук үземнең булган тәҗрибә белән мәктәп, уку йортлары укучылары белән бүлешергә теләдем. Бу максатларга ирештем. Кайбер проектларымда Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен күрәм, элемтәне башлап җибәрергә өметләнәм. Форумда минем өчен иң кызыклы мизгел Татарстан бренды турында фикер алышу иде. Татарстанның үзенчәлеге нәрсәдә? Нинди сыйфат яки әйбер Татарстанны искә төшерә? Бөтен дөнья күләмендә Татарстан брендын ничек төзергә? Бу, чыннан да, авыр сорау. Чөнки әлеге бренд Татарстанга үзенчәлекле булырга тиеш, асылында татар мәдәниятен дөнья күләменә чыгару максаты бар.

– Форумда нинди проект тәкъдим иттең?

– Татарстанда узем эшләгән проектлар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен эзләдем. Эшемдәге проектларымның берсенең асылы буяу аркылы боз һәм кар ябышмый торган өслек (ул урамда урнашкан торбалар, теплообменникларда кулланыла) ясау. Шушы проектта без өстенә боз ябышмый торган буяу уйлап таптык. Бу химия һәм газ сәнәгатендә бик күп процессларны туктатудан кыйммәтле ремонтлардан саклый. Производствода һәр мизгел бик кыйммәтле, һәм ике көн яки бер атна эшләми тору катастрофага тиң. Боз ябышмый торган өслек тоткарланулардан саклый, эшчеләләрнең иминлеген тәэмин итә. Бу проеткта клиентларыбызның күбесе – Норвегия ширкәтләре, ләкин, минемчә, аны Татарстанда да куллану мөмкинлеге бар.



– Татар яшьләре бердәм булсын, Татарстанны танытсын өчен синеңчә нишләргә кирәк?

– Әйткәнемчә, татар мәдәниятенең замача юнәлешендә эшләргә тиешбез. Аңлатма мәгълүматны рус теленә генә түгел, инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә кирәк. Мин һәр танышкан кешегә татарлар турында аңлатырга мәҗбур, чөнки Россиядән, Төркиядән кала, безне - татарларны - бик белеп бетермиләр. Татар яшьләре чит илләргә укырга, стажировкаларга, сәяхәткә ешрак чыксын иде. Беренчедән, һәр танышкан кеше татарларның кем икәнлеген беләчәк, икенчедән, яшьләргә яңа культураны, йолаларны күреп, алар белән рухланып яңа идеяләр уйлап табырга җиңелрәк булачак.

– Син хәзер Даниянең кайсы шәһәрендә, кем булып эшлисең?

– Мин Копенгагенда яңа продуктлар һәм технологияләр төркемендә өлкән инженер-химик, яңа продуктларның проектларының техник ягыннан җитәкчесе дә.

– Татарстанны сагынып кайтасыңмы?

– Әйе, сагынып кайтам. Туып ускән җирләрем сагындыра, аеруча туган шәһәрем – Тубән Кама. Анда мин 17 яшькә кадәр яшәдем, анда гаиләм, туганнарым көтеп тора. Балачакта әби-бабайның Нурлат районы Фома авылында күп вакыт уздырдым, ул вакыттагы күркәм хатирәләр күңелдә сакланган. Һәм, әлбәттә, Казан да сагындыра.  Ул минем шәхес буларак формалашуымда зур роль уйнады. Биредә минем хатирәләрем һәм яхшы дусларым, аларны сагынып кайтам.

– Дания халкының нинди үзенчәлекләре бар? Алар нәрсә белән аерылып тора?

– Дания халкы, һәр скандинав халкы сыман, беренче мизгелдә кешеләрдән ябык, аралашмучан булып күренә. Бу, чыннан да, шулай, тик бу вәзгыятьнең нигезен аңларга кирәк. Әлеге илдә бер-береңне хөрмәт итү бик көчле, шуңа курә күбесенчә алар бер-берсенә комачауларга теләми. Шуңа күрә ябык булып күренергә мөмкиннәр. Ләкин беренче булып үзең суз башласаң яки сорасаң, даниялеләр ачылып китә һәм бик ярдәмчел була. Әмма алар белән элемтәгә керү өчен инициатива синнән килергә тиеш.

Дания халкының икенче үзенчәлеге – планлаштыру осталыгы. Монда 10 яшьлек бала да календарьдан куллана. Даниядә дусларың белән җыелырга теләсәң, кимендә өч атна алдан әйтергә кирәк. Иҗтимагый транспорт 2-3 минутка гына соңга кала башласа да, данияленең йөзе салына башлый. Эштә дә планлаштыруга күп вакыт бирелә. Шуңа курә Дания бәләкәй генә ил булса да, биредә шактый зур компанияләр ача алганнар, һәм дөньяның төрле төбәкләрендә эш итәләр.

Өченчедән, даниялеләр – туры сүзлеләр. Алар күбесенчә факт һәм аргумент ярдәмендә аралаша, бик практик кешеләр, хисләр монда бик зур роль уйнамый. Әмма алманнар дәрәҗәсендә үк тугел. Шуңа курә Дания кешесе өчен туры әйтү – бары тик фактларны атау гынә.



– Дания климаты, һава торышы, халык өчен шартлар юнәлешендә нинди ил?

– Минем өчен климаты яхшы. Россиядә үскән кешене климат белән генә куркытып булмый. Әмма Даниядә яңгыр күп яварга мөмкин, һәм кыш көне кояш күренми диярлек. Шуңа күрә биредәге халык йә Д витамины ашый, йә кыш көне көньякка сәяхәт итәргә тырыша. Җәй көне Копенгаген бик матур, Балтика ярында урнашкан шәһәр тагын да гүзәлләнә.

Халык өчен уңай шартлар тудырылган. Дания берничә ел дәвамында дөньядагы иң бәхетле ил дип санала. Һәм ул бәхет төшенчәсе буенча илләрнең ТОП-3кә керә. Даниядә прогрессив салым һәм халыкның кереме тигезләштерү политикасы алып барыла, җинаятьчелек, ришвәтчелек бик сирәк. Әйткәнемчә, Даниядә бер-берсенә ышанып яшиләр. Телефоныңны югалтсаң, кешеләр сине табып, аны кире китерәләр. Дания халкы кайвакыт үзен зур авылда көн күрә дип атарга ярата. Аның кешеләре ябык булса да, бер-берсен хөрмәт итеп яши, һәрбер җир кишәрлеген үзенеке дип санап, аны кадерләп, саклап яшәргә тырыша. Нәкъ авылдагы сыман. Бәлки, безгә дә бу кечкенә илдән кайбер фикерләргә өйрәнергә буладыр.

– Син Даниягә һәм Европаның башка илләренә сәяхәтләр дә оештырасың икән әле.

– Сәяхәтләрне оештыру идеясы бер ел элек килде. Ел ярым элек Норвегия тауларында сәяхәт иткән идем, Instagramга фотосурәтләрне куйгач, күп кеше сорау яудыра башлады. Шулай итеп, икенче барганда, теләгән кешеләрне алырмын, дип уйладым. Бөтен оештыру эшен үз өстемә алдым, кеше бары тик аэропортка килеп җитәргә тиеш иде. Юл, маршрут, ашау, тору, амуниция - барысы да бәягә керә. Бу эшне дустым Илсур һәм туганым Айрат белән бергәләшеп башкардык. Ул сәяхәттә ун кеше булдык: Испаниядәге дустым, ике поляк, Казанда үскән вьетнам кызы һәм Казан дусларым булды. 4 көн машина һәм палаткалар белән Норвегиянең көньягына сәяхәт иттек, Трольтунга дигән танылган таш чыгынтысына (выступ) кадәр барып җиттек. Бу шундый маҗаралы сәяхәт булды, зур төркем булгач та, бик күңелле чыкты. Икенче төркем белән Исландиягә сәяхәт иттек. Утрауны 8 көндә машиналарда урап чыктык, төрле төбәкләрендә яшәдек. Шәхсән үзем өчен төркемле сәяхәтләр кызык, аларны Скандинавия илләренә оештырырга тырышам (Исландия, Норвегия, Фарер утраулары). Бу сәяхәтләр – минем өчен иң күңелле мизгелләрнең берсе. Үзем Копенгагенда яшим, анда туристлар белән эшләргә вакыт юк, ләкин белгән кешеләрем килсә, шәһәрнең матур урыннарын күрсәтергә, тарихын сөйләргә гел вакыт табам.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев