Логотип Идель
Бу – тема!

РЕКЛАМА: АЛДЫЙ ҺӘМ АЛДАТА

Реклама – прогресска илтә торган көчләрнең берсе, тик болардан тыш аның безне кирәкмәгән товар алырга һәм алдаланырга этәрүче дә икәнлеген онытмасак иде. 

Маркетологларның чынбарлыкны шундый итеп күпертә, хәтта ки кеше үзенең бу әйбердән башка яши алмаячагына ышана башлый. Ә аларга шул ыгна кирәк тә!

Бүген без сине реклама аркасында кешелек дөньясында киң җәелегән берничә миф белән таныштырырбыз.

1нче миф: С витаминының иң күбе цитруслыларда.




Чынлыкта: цитруслылыр С витамины күп булган җиләк-җимеш, яшелчәләр исемлегендә шактый аскы рәтләрдә. Беренче урында – гөлҗимеш, аннан соң борыч, аннан инде кара карлыган, бары тик шуннан соң гына әфлисун, лимоннарны әйтергә мөмкин.

Әлеге мифның тарихы: 1908 елда әфлисунның бик күп булуы сәбәпле, аны сата алмый тилмерәләр. Шул чакта Альберт Ласкер махсус реклама кампаниясе төзеп, С витамины чыганагы буларак һәр көнне иртәнге аш вакытында әфлисун согы эчәргә тәкъдим итә.

2нче миф: Тәбрикләмәләрне бары тик бүләк белән генә бирергә ярый.




Чынлыкта: бу мәҗбүри түгел, тәбрикләмәнең үзен генә бирергә дә мөмкин.

Әлеге мифның тарихы: XX гасырга кадәр тәбрикләмәләрне бары тик почта аша гына җибәргәннәр, соңрак Hallmark компаниясе аларны бүләккә кушып бирүне хуплый торган реклама төшерә.

3нче миф: теш пастасын щетканың буеннан-буена сыларга кирәк.


Чынлыкта: теш пастасын борчак кадәр генә сытып чыгарсагыз да җитә.

Әлеге мифның тарихы: әлеге мифның барлыкка килүендә бер генә сәбәп бар – сатуны арттыру. Чынлыка, теш чистартканда теш пастасының күп булуы артык әһәмиятле түгел, дөрес итеп чистарту күп мөһимрәк.

4 нче миф: газлы эчемлекләр сусауны баса.




Чынлыкта: составында шикәр булган эчемлекләр сусауны берничек тә баса алмый.

Әлеге мифның тарихы: эчемлекләр тәкъдим итүче теләсә кайсы компания аларны эсседә эчәргә киңәш итә. Тик нигәдер алар сусауны бары тик гади чиста су гына баса алуы турында берни дә әйтми.

5нче миф: Санта Клаусны Coca-Cola уйлап тапкан.




Чынлыкта: Томас Наст атлы рәссам аны ХIX гасырда ук ясаган инде.

Әлеге мифның тарихы: Санта Изге николай исмеле монахтан карап ясала. 1931 елда Coca-Colaның реклама биергә уйлагач, Хэддон Сандбл аны бераз үзгәртеп, яңадан ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев