РӘСЕМЛЕ КЕШЕ

Хәзер күп кенә яшьләр тәннәренә татуировка төшертә, ә күпмесе кызыгып йөри. Тик моның организм өчен ни кадәр зарарлы икәнен аңлап бетермәүчеләр шактый. Тәненә рәсем ясату хыялы белән янучыларга хна ярдәм итә.
Бу табигый катнашманың тәнгә бернинди зарары да юк. Бер-ике атнадан соң ул юылып төшәчәк. Шуңа бу мастер-класс сезгә кызык булыр.
1. Безгә кирәк булачак: порошок хәлендәге хна, җылымса су, лимон согы, сыгып чыгару өчен каты пакет, рәсем трафаретлары. Эшне башлаганчы, кулга төшереләчәк рәсем сайлана. Әлбәттә, мәңгелек татуировка ясаганда, бу сорауга җитдирәк киләләр, чөнки тәнеңә төшерелгән рәсемне сиңа җитлеккәч тә, картайгач та йөртергә туры киләчәк. Безнең очракта исә иң мөһиме – ул матур булсын һәм хәзерге халәтеңне чагылдырсын. Һәр кешенең исеме үзенә матур диләр, шуңа без исем язарга булдык.
2. Катнашма болай әзерләнә: хна порошогын савытка бушатып, җылымса су һәм лимон согы кушабыз. Аларны әйбәтләп болгатканнан соң, куе боткага охшаш масса пәйда була.
3. Бар да әзер. Хәзер безгә тәннең рәсем төшереләчәк урынын эшкәртергә кирәк. Башта аны антисептик белән чистартабыз. Рәсемнең төсләре ачык булсын өчен, бу урынга аннары эвкалипт мае сөртергә була.
4. Хәзер трафаретны куеп, рәсемне тәнгә билгеләп чыгабыз. Каты басып билгеләмәгез, үзегезгә күренерлек кенә булсын.
5. Катнашманы пакетка тутырып, очын тишәбез дә, тигез итеп рәсем контурына сыгып чыгарабыз. Кисәк басарга ярамый, юкса, катнашма агып, рәсемне бозачак.
6. Хәзер инде рәсемнең кипкәнен көтәргә кала. 40 минуттан хна кибеп бетә һәм без аны коеп төшерәбез.
7. Кулдагы рәсем әзер!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
19 декабрь 2020 - 10:35«ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01