Логотип Идель
Бу – тема!

РАМАЗАН - ИҢ КҮРКӘМ АЙ

Рамазан ае мөселманнарда иң күркәм ай булып тора. Динебезнең нигезен төзүче биш багананың берсе булып саналган ураза – таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр Аллаһ ризалыгы өчен ният кылып, ашамый-эчми тору. Шунысы да бар: бу вакытта бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу тиеш. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле: теле дә, куллары да, күзләре һәм аяклары да...

«Әй, мөселманнар, сез олуг бер мөбарәк айга кердегез. Бу ай – сабырлык ае, сабырлыкның савабы җәннәт булачак. Иманлы бәндәләрнең тормышына – бәрәкәт, тәннәренә – сихәт, ризыкларына муллык бирер һәм кылган гөнаһларын ярлыкар, күңелләренә нур салыр».


Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) хөтбәсеннән



Рамазанда кешеләр дингә игътибарны тагын да күбрәк юнәлтәләр, биш вакыт намаздан кала күпләр гадәттәгегә караганда да күбрәк вакытларын мәчеттә уздыралар: гыйбадәт кылалар, Коръән укыйлар, төнге тәравих намазын кылалар.

Ураза вакытында организмда углеводлар саны күпкә арта, канда шикәр һәм инсулин күләме, холестерин кими. Ай буе тәртипле туклану кешегә организмда булган артык майдан арынырга ярдәм итә. Ураза кешеләргә физик яктан ярдәм бирә, төп нерв системасы ял итә. Бу вакытта организмга бернинди дә зыян килми, киресенчә, ул уңай якка үзгәрешләргә ия була – монысы, чыннан да, могҗиза!

Ураза тискәре гадәтләрдән арынырга да ярдәм итә. Кешенең рухи ягына ураза файдасы чиксез. Рамазан аенда гайбәт таратып йөрү катгый рәвештә тыела, башкаларга карата усаллык күрсәтү, начарлык эшләү дә ярамый. Башкалар тискәре хис-тойгыларын белдерә башласалар, ярамаган эшләр булса, кеше үзенең уразада булуы турында искәртергә тиеш.

Шулай итеп, Рамазан аенда мөселманнар тынычлык һәм түземлелеккә байыйлар, ихтыяр көчен ныгыталар. Бу ай – үзеңне камилләштерү, тәртипкә китерү вакыты.

Рамазан ае, ураза тоту турында кызыксындырган сорауларыбызны «Ярдәм» мәчетенең имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллинга бирдек:

– Ифтарга соңга калсак, нәрсә эшләргә?

– Авыз ачарга соңга калырга да мөмкинбез. Әмма вакытында ачарга кирәк. Кеше үзе белән кечкенә генә шешәдә су яки хөрмә җимешен алып йөрергә дә мөмкин.

– Балалар ураза тотарга теләмәсәләр, нәрсә эшләргә?

– Пәйгамбәребез балаларны катгый рәвештә намазга өндәргә кушкан, ун яшьтә басмаса, орышырга мөмкин, дигән. Ураза турында андый сүзләр булмаса да, шушындый ысулларны да кулланырга мөмкин дип уйлыйм. Балалар уразаны яратып, көтеп алырга тиешләр. Без балаларның йөрәгендә ислам диненә мәхәббәт тудырырга тиешбез. Әгәр дә әти-әни изге рамазан ае белән балаларын кечкенәдән үк таныштырса, артык таләпчән ысуллар кулланырга кирәк тә булмас иде дип уйлыйм. Интернетта да бәләкәй балаларның, беркем дә әйтмичә, намазга баскан видеолары шактый. Бу фитри иман сәбәбе, чөнки кешеләр бу гыйбадәтләргә бик якын. Минемчә, балигъ булмаган балаларны уразага кертү тиешле түгелдер. Минем шундый әйберләрне ишеткәнем бар. Кайбер әти-әниләр сабый балалары белән уразаны «по-сладкому» тоталар: татлы-баллы әйберләрне көн буе ашамыйча торалар. Бу – балаларны уразага кертүнең бер ысулы. Яки иртәнге ризыктан төшке ашка кадәр тоттыралар. Бу очракта да елдан-ел тулысынча тотарга өйрәнерләр дип уйлыйм.

– Тирә-яктагы начар мәгълүматтан үзеңне ничек чикләргә?

– Рамазан аенда, әлбәттә, вакытны бушка уздырмаска тырышырга кирәк. Заяга уздыра торган гамәлләрдән ерактарак торырга тиешле. Шайтанның вәсвәсәләренә алданмыйча, бер айга гына булса да иҗтимагый челтәрләрдән, телефоннардан, гаджетлардан ерагайсак, кулларыбыздан аларны алып куйсак, күбрәк Коръән укысак, Рамазан ае файдасын күбрәк китерер.

– Укучыларга нинди киңәшләрегез бар?

– Минем бер лайфхагым бар. Һәрберегезгә, әти-әниегездән сорап, уразага керүегезне телим. Тотарга уйласагыз, күбрәк су эчегез, тәнебезгә зарар китермәс өчен ифтар белән сәхәр арасында күп итеп су эчәргә кирәк. Кешегә бер-ике генә чынаяк түгел, ә бер-ике литр су эчәргә кирәк. Бу вакытта кофе һәм чәйдән без ерагаерга тиешбез, чөнки бер чынаяк кәһвә эчкәч, баланска китерер өчен, биш чынаяк су эчәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә уразаларыбызны исән-сау гына тотарга насыйп итсен.
Ураза тотуның файдасы:

1. Гөнаһларыбыз кичерелә.

2. Изгелекләр күбрәк языла.

3. Сабырлыкка өйрәтә.

4. Мөселманнарны хәерле эшләргә этәрә.

5. Мөселманнарны берләштерә.

Изге ай быел да килеп җитте. Рамазанда ураза тотар өчен һәрберебезгә Аллаһы Тәгалә сабырлык, куәт, чыдамлык бирсә иде.
Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын!





Әлфинур Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев