Логотип Идель
Бу – тема!

РАМАЗАН: УРАЗАНЫ НИЧЕК ТОТАРГА?

Ел саен Рамазан турында бертөрле шаяртабыз: безне бик яратканга, ул 11 көнгә иртәрәк килә, дибез. Быел ураза ае, узган еллардагы кебек, елның иң озын көненә туры килми, ләкин авыр булып тоелырга мөмкин булган үзенчәлекләре бар. Син мәктәптә укысаң яки университетта имтиханнар тапшыру белән мәш килсәң, уразаны ничек тотарга соң?

Бу очракта сабырлык кына теләргә кала, чөнки укучылар һәм студентлар өчен «ташламалар» юк. Студент халкына, гомумән, бу тәҗрибә бик кызыклы һәм чын мәгънәсендә рухландыргыч булып тоелыр, чөнки гыйлем алу белән бер вакытта шундый әһәмиятле гыйбадәтне дә башкару искиткеч хатирәләр калдыра. Әйдәгез, Рамазан аеның гади бер көнен тасвирлап карыйк һәм ураза тотучылар үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерик.

ИРТӘ


Иртәнге намаз вакыты кергәнче сәхәр ашыйбыз, ягъни уразага керер алдыннан тукланабыз. Юк, кичтән ашап йокларга ятмыйбыз, сәхәрне ашарга кирәк. Бу саваплы да, файдалы да. Ашап бетергәч, кагыйдә буларак, ният догасы укыла. Ул түбәндәгечә яңгырый:

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә» (татарча түбәндәгечә укыла: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр»).

КӨНДЕЗ


Ният кылдык, тешләрне чистарттык, иртә намазын укыдык, калганы – сезнең карамакта. Хәзер ашау-эчүдән тыелырга һәм җаның өчен көрәшергә, үзеңне начар уйлардан, сүзләрдән, гамәлләрдән сакларга, күбрәк саваплы гамәлләр кылырга кирәк.
Онытмагыз: Рамазан – рухыңны ныгыту ае. Үзеңне үстерү ае. Укыгыз. Максатлар куегыз. Тырышыгыз. Ялкаулыктан качыгыз, игътибарны читкә юнәлтә торган әйберләрдән котылыгыз, VK һәм Инстаграмда утыруны чикләгез. Бу – сезнең ай, бу айда сез савап кыласыз.

КИЧ


Кояш баеды, ахшам намазы вакыты керде. Димәк, авыз ачабыз. Авыз ачу – ифтар – ниндидер үзенчәлекле махсус йола түгел ул. Су йотабыз яки җимеш кабабыз да, шуннан соң ифтар догасын укыйбыз. Бик гади.

«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү» дип, гарәпчә дога кылабыз, татарча исә «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», – дип дога кылырга мөмкин.

ТӨН


Төн – вакытны ашап кына үткәрә торган вакыт түгел. Төнлә аеруча әһәмиятле гыйбадәтләр башкарыла. Рамазан ае дәвамында һәр кичне ястү намазыннан соң 20 рәкәгатьлек тәравих намазы укыла. Ир-егетләр, димәк, мәчеткә бара. Ничек итсә итегез, ләкин бу намазларга йөрергә тырышыгыз. 20 рәкәгать чынлыкта ул кадәр озын түгел ул. Аның каравы сез мөселман кардәшләр белән бергә булуның бөтен гүзәллеген тоя алачаксыз. Рамазан төннәре, тәравих намазлары һәм аның зикерләре – онытылмас хис-кичерешләр ул.



Айдар Шәйхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев