Логотип Идель
Бу – тема!

РАИЛ АРСЛАНОВ: «ИҢ МӨҺИМЕ – ЯРТЫ ЮЛДА ТУКТАМАСКА!»

Яшүсмер вакытта «Ялкын»ны укып, журналда язмаларын һәм шигырьләрен бастырган Раил Арсланов бүген – популяр блогер. Күпләргә ул гитарада уйнап җырлаучы буларак таныш. Аның YouTube`та – 900 мең, Инстаграмда – 105 мең, TikTok`та – 600 мең язылучысы бар. Шулай да иң зур хыялы – танылган җырчы булу.

Әлеге хыялына ирешү өчен Раил нигә нәкъ менә блогерлыкны сайлаган? Бу юлда нинди авырлыклар белән очрашкан? Бик тә таныласы килгән яшь музыкантларга төп киңәшләре нинди? Болар турында тулырак – безнең интервьюда.

Исеме: Раил Арсланов
Туган көне: 19.02.1995
Белеме: Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе
Туган җире: Сарман районы Җәлил бистәсе
Яшәү урыны: Казан
YouTube: Хижина Музыканта
Instagram: @railarslanov
TikTok: Arslanmusic1

– Раил, музыка белән кайчан кызыксына башладың?

– Музыка белән 7 яшьтә кызыксынып киттем. Минем бабай баянда бик оста уйный иде. Аннан күреп, мин дә баян төймәләренә баскалый башладым. Нәтиҗәдә, 8 яшьтә музыка мәктәбенә укырга кердем. Мин анда баян классында 5 ел укыдым. Бик авыр иде, киләчәгемне музыка белән бәйләү теләге гомумән дә булмады. Тик озак та үтми гитара белән таныштым һәм музыкага мәхәббәт өр-яңадан уянды. Бу юлы инде музыка мәктәбенә үз теләгем белән яңадан кайттым. Бу вакытта миңа 15 яшь иде.

– Ә консерваториягә укырга керүең ничек булды? Белүемчә, анда 11 сыйныфтан соң эләгү авыр?

– Әйе, бу чыннан да шулай. Консерваториягә керү өчен музыка мәктәбендә бирелгән белем генә җитми, көллият белеме кирәк. Әмма мине алдылар, чөнки бик каты тырыштым, укыдым, әзерләндем.  Өстәвенә, төрле россиякүләм һәм халыкара конкурсларда җиңүләрем дә шактый иде. Дөресен әйтим, консерваториядә уку бик авыр булды көллият белеме булмау үзен сиздерде, күп нәрсәне үзлегемнән өйрәнергә туры килде.

– Ә блогерлыкка юл ничек башланды?

– 2010 елда безнең өйдә интернет барлыкка килде. Шул чордан алып, кая гына барсам да видео төшерә башладым. Төшерәм дә, интернетка кертәм. Баштарак видеолар өчен мәйданчык буларак Mail.ru сайтын куллансам, соңрак аларны YouTube`ка кертә башладым. Беренче каналым бик уңышлы булмады. Шуңа күрә консерваториягә укырга кергәч, хәзерге каналымны «Хижина музыканта»ны ачып җибәрдем.

– Блогерлык эшчәнлеге сиңа кайчан акча китерә башлады?

– Беренче чорда видеолар төшерү миңа бернинди дә акча китермәде. Шәхси музыка мәктәпләрендә укытырга, төрле туй һәм мәҗлесләрдә чыгыш ясап йөрергә туры килде. Тик күп төрле эш белән берьюлы шөгыльләнүнең нәтиҗәсе булмады. Шуңа күрә вакытымны бары тик блогерлык эшчәнлегенә генә багышларга карар кылдым. YouTube әкренләп акча китерә башлады. Озакламый шәхси онлайн-мәктәп ачып җибәрдем, вокал һәм гитара буенча махсус курслар булдырдым. Тик Интернетта таныла башлагач кына армиягә китәргә туры килде.

– Армиягә чакыру килгәч, нинди хисләр кичердең?

– Кәеф төште, әлбәттә. Армия дип, башлаган эшемне ташларга әзер түгел идем. Шуңа күрә алдан ук 20-30 видео төшереп калдырдым. Хезмәт итә башладым, ә видеолар үзләре чыга тордылар. Тик бик тиздән видеолар бетте. Канал үлмәсен өчен миңа яңадан видеолар төшерергә кирәк булды. Тик үзегез беләсез, армиядә бу эш катгый тыелган. Шуңа күрә мине аңлап, хәлемә керердәй кешеләр эзләдем һәм таптым. Тик видеолар төшерү барыбер җиңел булмады, кеше күрмәгәндә тиз генә төшереп алам, аннары аларны кача-кача гына Интернетка урнаштыра идем. Шуңа күрә башкаларга болай эшләргә киңәш итмим, чөнки бу чыннан да куркыныч һәм шактый зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

– Армиядә вакытта яздырган видеоларны халык яраттымы?

– Әйе. Бу видеолар YouTube`та гына түгел, Инстаграмда да бик күп караулар җыйды. Мәсәлән, армиягә киткәндә минем Инстаграмда 13 мең язылучы бар иде, кайтканда исә аларның саны 60 меңгә җитте.

– Музыка белән шөгыльләнүеңнең армиядә берәр файдасы булдымы соң?

– Әйе. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаштым. Хәрби оркестрда уйнау өчен 50 дән артык маршны истә калдырырга кирәк булды. Мин моны үзем өчен искиткеч файдалы тәҗрибә дип саныйм.

– Раил, белүемчә, синең төп хыялың, максатың җырчы булу. Ни өчен беренче итеп блогерлык юлын сайладың?

– Музыкант буларак блогерлык белән шөгыльләнсәң, һичшиксез, тизрәк үсәчәксең. Үз тормышың, иҗатың, фикерләрең белән уртаклашып, үз яныңа фикердәшләреңне, аудиторияңне җыю мөмкинлеге бар. Мәсәлән, бүген мин блогерлыктан тыш, әз-әзләп үз җырларымны да язам, халыкка чыгарам. Әгәр язылучыларым булмаса, ул җырларны беркем дә белмәс иде. Шуңа күрә ничек кенә катлаулы булмасын, мин бу өлкәдә эшчәнлегемне дәвам итәм, киләчәктә танылган җырчы булырга телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев