Логотип Идель
Бу – тема!

РАФИС БОРҺАНОВ: УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ!

21 март көне – «Ялкын»лы балалар өчен бик үзенчәлекле көн иде. Язның бу матур иртәсен алар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында үткәрделәр, һәм министр –  Борһанов Рәфис Тимерханович белән очраштылар!

Очрашуның беренче этабы булып танышу булды, ә аннан соң инде иң кызыгы – сораулар!

Беренче сорау роботлар һәм техник сфера белән бәйле иде. «Киләчәктә, сезнеңчә, мәгариф өлкәсендә кайсы вазыйфаларны роботлар алмаштыра алырлар?» дигән сорауга ул: «Минемчә, нинди заманада яшәсәк тә, укытучыларны беркем дә алыштыра алмас. Балага белемне кеше бирергә тиеш, җаны булмаган роботлардан биргән мәгълүмат гел истә калмый. Ә укытучы биргән белем – мәңгегә! Төрле ачышлар галимнәрсез булмас иде, ә ул белгечләргә белемне кем биргән, фәнгә кызыксынуны кем уяткан? Әлбәттә, укытучылар! Шуңа күрә аларның вазыйфалары алыштыргысыз. Ләкин киләчәктә техник сферасында булган мәсъәләләрне роботлар кулына тапшырсак дөресрәк тә булыр».

Ә менә министрыбыз балачакта кем булырга хыялланган икән? Ничек уйлыйсыз? Ышанмассыз – нәчәльник! «Кечкенә чакта минем «Волга» машинасына утырып йөри торган җитәкче буласым килгән иде, нинди булса да, иң мөһиме – җитәкче булу! Ләкин берзаман космоска да очасы килгән иде! Балачакта һәрбер һөнәр иясе булып карыйсы килә бит!».



Мәгариф министрының имтиханнарга карашы белән кызыксындык: «БДИ кирәкме?». «Бу имтиханга минем карашымны барыгыз да беләсез. Быел мин икенче тапкыр ата-аналар белән бергә  БДИ тапшырдым. Бу имтиханга баруымның бер сәбәбе – яңа гына кертелгән үзгәрешләрне  үз күзем белән күрү, үз өстемдә сынап карау, тестларның никадәр дәрәҗәдә авырлыгын тикшерү булса, икенчесе – ата-аналарны БДИ белән еш куркыталар, шуның өчен мин аларны үзем чакырып, нинди формада узуын күрсәттем. Минемчә, фәнне белсәң, белем булса, БДИны югары балларга тапшырып була!» – ди министр.

Рәфис Тимерхановичтан бүгенге яшьләр турында да сорамыйча булмас. 21 гасыр балалары белән канәгатьме ул? Бу сорауга Рәфис абый шаярып, безгә мондый җавап кайтара: «Әлбәттә, канәгать! Башкача әйтсәк, әле сезнең кулга каласы бар бит!».

ФГОС уку-укыту программасы турында сорау да читтә калмады. Рәфис Тимерханович бу уку методын дөрес метод, дип саныймы? «Спорт командалары кем кемнән көчлерәк булуын ярышка баргач, уен дәвамында гына беләләр, ә мәгариф өлкәсендә шул «уеннар» –  нәкъ менә контроль эшләр ул. Аларны язганда без экстремаль ситуациягә эләгәбез һәм шул ситуация көчләребезне, белемнәребезне сыный  да. Мондый тикшеренүләр балаларны ныгыта гына, чын имтиханга әзерли. Минемчә, уку процессына ярдәм итүче контроль эшләрнең бер зыяны юк».

Татар теле белән бәйле сорауга министр бик узәнчелекле җавап бирде: «Татар телендә иң яхшы итеп "отличник"лар сөйләшә. Бу милләт соравы түгел. Телнең чисталыгын саклап калу бик мөһим мәсъәлә. Бэкграунд, дедлайн сүзләренең дә тәрҗемәсе бар. Кулланырга гына кирәк!» – ди ул.

«Әгәр машина вакытын уйлап чыгарсалар, үткәннәргә кире кайтып, сез нәрсә үзгәртер идегез?» – дигән сорауга Рәфис Тимерханович болай җавап бире: «Үткәннәргә кире кайтып, укытучыларга зур рәхмәт әйтер идем. Алар тормышымда бик зур роль уйнадылар. Сез дә аларның кадерен белегез!».



Очрашуның «бизәге» – шигъри баттл булды. Данис министрдан яраткан шигырен яттан сөйләргә сорады, ул аңа Г. Тукайның «Шүрәле»сен сөйләп бирде. Рәфис абыйның да Данисны сынап карыйсы килде, ул аңа яраткан рус шигырен сөйләргә кушты, Данис югалып калмады: «Мин татар шигырьләрен яратам», – дип, сәнгатьле итеп Булат Ибраһимның «Ике телсез» шигырен сөйләде. Искиткеч тамаша булды бу!

– Рафис Тимерханович белән әңгәмә дәвамында аның җитди дә, юмор хисле дә булуына игътибар иттем. Башта белем бирүгә кагылышлы мөһим бер күренеш турында сөйләп китсә, аннары балаларга аңлаешлы булсын өчен, шаян мисал китереп җибәрә, – хис-кичерешләре белән уртаклашты очрашуда катнашкан "Ялкын" журналының актив укучысы Тимерхан Шәйхетдинов.

Менә шундый ихлас, күңелле һәм «җан җылытырлык» очрашу булды, бер сәгать үтүен сизмичә дә калдык!



Айназ Сөйләманова

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев