Логотип Идель
Бу – тема!

Рафис Борһанов: «Пушкин бүген кемгәдер булышырга тиеш!»

«Никита, 90 баллдан да ким түгел!» Металл рамкадан үтәр алдыннан БДИ уза торган мәктәптә шундый сүзләр дә ишетергә мөмкин. Һәрхәлдә, Казан Суворов училищесында укучысына җитәкчесе шулай диде. Инде мәктәптән бирле суворовчыларга эчтән генә гыйшык уты тотып йөрим. Бу юлы да йөрәгем үзенекен итте. Имтихан тапшыра торган пунктка кергәндә үк, ерактан ук аларны абайлап алдым. Аларның БДИ тапшырулары башымнан чыккан булган...

0,5 литрлы шешәле су, паспорт һәм «Альпен Гольд» шоколады. Имтихан тапшыра торган мәктәпнең бусагасын атлап кергәндә, кулдагы төп атрибутлары шулар. Тик БДИ тапшырган көнне башны өйдә онытып калдырырга ярамый икәнлеген онытма:) Аннан башка биремнәрне, чикләвек төше ваткандай, шартлатып чишеп булмас.

Бүген Казанның М.И. Мәхмүтов исемендәге 116нчы лицеенда 264 укучы имтихан тапшыра. Рус теленнән булган БДИ А.С. Пушкинның туган көне белән бер көнне уздырыла. БДИ тапшыруга әзерлек уку елы башыннан бирле бара. Укытучыларны да, укучыларны да, имтихан уза торган биналарны да тест аша уздыралар. Моңа да карамастан, техника, кеше йогынтысы булмый калмый, әлбәттә. Мисал өчен, алдагы көннәрдә үткән БДИда компьютердан биремнәрне чыгарту буенча тоткарлыклар булган.



«БДИ турында уйлама!»

Казанның Вахитов районында урнашкан 1нче мәктәбен тәмамлаучы Гаффар Саттаровның имтихан алдыннан борчылуы да, каушавы да сизелми. Тыныч тота ул үзен.
– Мин, чыннан да, бүген тыныч. Чөнки инде көздән бирле БДИга әзерләндем. Шуңа да үземнең көчемә тулысынча ышанам. Мәктәптә алган белемнәрем дә нык. Уку елы башыннан репетитор белән шөгыльләнә башладым. Шуңа күрә проблемалар булмады. Мәктәптә тестлар чиштек, аннары укытучы белән бергә «сүтеп җыя» идек. Быел рус теленнән БДИда яңалыклар да бар. Мисал өчен, 20нче бирем пәйда булды. Анда бирелгән җөмләдә тавтология була. Аларның берсен алып атарга кирәк, – ди чыгарылыш сыйныф укучысы.

Имтиханнарын тәмамлагач, Гаффар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе һәм шулай ук журналистика юнәлешенә барырга тели. Ләкин соңгысы әле сорау астында кала бирә. Сер түгел, әти-әниләр дә, укучылар да БДИдан дер калтырап тора.
– Дөресен генә әйткәндә, мәктәп программасында барысы да үтелә. Әгәр син дәрестә тыңлап утырасың, биремнәрне эшлисең икән, проблемаларың булмый. Мораль якка килгәндә, һәркем үзенчә эшли. Кемдер борчыла, кемдер – юк. Минемчә, имтихан алдыннан яшылап йокларга, борчылмаска кирәк. БДИга бер көн кала, имтихан турында уйламасаң, яхшырак, – ди егет.



Иң кызыгы һәм кызганычы металл рамканы үткәндә, башлана. Монда суворовчыларның хәрбиләр икәнлеге әллә каян беленә. Чөнки алар рамканы узганчы ук, тиешле әйберләрен салып, кесәләреннән алып, әзерләп куялар. Егетләрнең кулларында – паспорт, су, шоколадкадан тыш фитнес трекер (йә сәгать), чалбар каешы, форма каешы һәм тагын 3әр кара гельле ручка килеп кушыла. Соңгысын аеруча ассызыклыйсым килә. Чөнки суворовчыларның һәрберсендә, ким дигәндә, 2шәр ручка, күбесендә – 3әү. Ни дисәң дә, әзерлекле, запаслы кешеләр!

Паспорт тышлыгын да салдырталар монда. Әнә, Казанның мәктәбендә укучы бер малайның паспортын салдырганда, тышлыгын укытучысына калдырганда, дога китапчыгы калды. Догаларын яттан белсә ярый ла! Ходайга тапшырдык. Ә бер суворовчының киеме, металл рамкасыннан кергәндә, шалтырады. Шуңа аңа формасын салып, футболкадан гына керергә туры килде.



Министрга да каешын салырга туры килә

Барлык укучылар аудиторияләргә узгач, металл рамкасы аша министрга да узарга туры килде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та телефонын кырыйга куеп, каешын салып, пунктка узды. Ул аудиторияләргә кереп, имтиханны оештыручыларның укучыларга кагыйдәләрне аңлатканын күзәтте,  уңышлар теләп калды.
– Беренчедән, безгә бөтен укучы да уңышлы тапшыруы кирәк. Чөнки һәр кеше үзенең алдагы тормышын планлаштыра. Кемдер – вузга, кемдер – урта һөнәри уку йортына керә, кемдер эшли башлый. Шуңа «Бөтен кешегә 100 балл алуын телим», дип әйтү дөрес түгел. Минемчә, һәркем бүген, үз потенциалын күрсәтеп, лаеклы билге алырга тиеш. Очраклылык булмасын, үзе алырга тиешле баллын киметмәсен иде, – ди министр.


Җитәкче үзе дә тиктомалга гына бу БДИның Пушкин туган көнне уздырылмаганлыгын яхшы белә. «Рус теле һәм Пушкин һәрвакыт бергә бара: имтиханда булсынмы ул, әсәрдә булсынмы. Минем уйлавымча, Пушкин бүген шулай ук кемгәдер булышырга тиеш. Сөйләмне, язманы үстерүдә аның әсәрләре күбебезгә уңай йогынты ясагандыр», – ди Рафис Борһанов.

Бүген 16 000 укучы рус теленнән имтихан тапшыра. Министр да барысы да штатлы режимда узар дигән теләктә кала. Сер түгел, Татарстан укучылары, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, рус теле БДИсыннан шактый югары баллар җыя. Министр быел да шулай булыр, дип ышана. Чөнки укытучылар дистә еллар буена белем бирә, мәктәптәге традицияләр, укыту методикалары кулланыла. «Әлбәттә, күп телләр белү ул бит берсенә-берсе зыян китерә торган әйбер түгел. Шуңа күрә 10 телне белсәләр дә, 5 телне белсәләр дә, алар өчен бу — киләчәктә яшәүләрен җиңеләйтә торган әйбер», – ди ул.

Без дә БДИ тапшыручыларга имтиханнарны яхшы гына ерып чыгуларын теләп калабыз! Уңышлар сезгә!



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев