Логотип Идель
Бу – тема!

РАДИК ЮЛЪЯКШИН СӘХНӘГӘ КИРЕ КАЙТА АЛЫРМЫ?

14нче сентябрьдә генә татар, башкорт яшьләренең иң яраткан җырчыларының берсе Радик Юлъякшин Рәсәй төбәкләре буйлап гастрольләргә чыгып киткән иде. Беркөнне генә Анна Попова сүзләренә язылган яңа “Тәрәзәләр” синглы да дөнья күрде. Музыка белгечләре бу җыры да чираттагы хит дип фаразладылар. Берничә концерттан соң ук, Төмән шәһәренә чират җиткәч Радик белән көтелмәгән хәл була: җырчы акустик травма ала.

Башта ул аңа тиешле игътибар бирми, берәр атна дәваланам да, кире сәхнәгә кайтам, дип уйлый. Якын арада булырга тиешле концертларын күчерергә омтылуы хакында инстаграм сәхифәсендә дә хәбәр итә. Тик мәсьәлә ул уйлаганнан җитдирәк булып чыга шул: хәзер инде Радик гастроль турын билгесез вакытка күчереп торырга мәҗбүр. Ул бүгенге көндә Казанда дәвалана.

Акустик травма – артык көчле тавыш аркасында колакка зыян килү дигән сүз. Ул колакка зур авыртулар китерә, ул һәрвакыт шаулап тора. Вакытында тиешенчә дәваламасаң кеше бөтенләй ишетми башларга мөмкин.

Баксаң, залдагы тамашачылар да нидер булганын сизенгәннәр икән. “Мин Төмәндәге концертта булдым. Барысы да бик әйбәт барды, Радикның башкаруы да, һәрвакыттачыга, 100%лык иде. Артур белән Бабек та бик шәп чыгыш ясадылар. Тик мин Радикның ахырга таба колакчынын бик еш төзәткәнен сизеп алдым. Уң колагында проблема булган, күрәсең... Бик кызгандык егетне! Ахыргача үзен лаеклы тотты, мәсьәлә бик җитди булса да, начар ягы турында уйлыйсы килми...”, - дип язган Галина Руднева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев