Логотип Идель
Бу – тема!

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ "СӘЛӘТ" БАКЧАСЫНДА НӘРСӘ УТЫРТКАН?

Көннәр җылынды, урамда кояш, ниһаять, җәй! Күпләр өчен һава торышы җәй килүен белдерсә,"Сәләт" белән таныш балалар өчен җәй Биләрдән башлана! 16 июль көнне Биләрдә инде дүртенче смена - IT BILER FORUM башланып китте. 
Бу сменада балалар яңа технологияләр белән бәйле тормышның төрле өлкәләрен, яңа белемне практикада ничек кулланырга икәнен өйрәнәләр.
"Балаларның көн дә уку процессы икегә бүленә, төшке ашка кадәр һәм аннан соң. Беренче өлешендә укучылар IT буенча белем ала, һәм бу программирование генә түгел. Без балаларны яңа технологияләр белән тыгыз элемтәдә булган башка өлкәләр белән дә таныштырабыз – сәламәтлек саклау, мәгърифәт.
Ә икенче өлешендә балаларга Татарстандагы оешмалардан килгән кешеләр төрле һөнәрләр белән таныштыра. Дәресләр интерактив рәвештә уза, ягъни балалар практик яктан да белем алалар",- дип аңлатты уку программасын төзүчеләрнең берсе Элина Насибуллина.



Балалар алдында шулай ук төрле кунаклар чыгыш ясый - IT өлкәсе белгечләре генә түгел, хәтта хәзер популярлыкка ирешкән блогерлар да. Спикерларга килгәндә, алар ике мәйданчыкта чыгыш ясый, беренчесе - бары тик татарча чыгышлар өчен, икенчесе экология белән бәйле темалар өчен, моның турыда соңрак.
Әлбәттә, "Сәләткә" килүчеләр аландагы чаралар һәм дәресләр белән бик кәнәгать! Оренбург өлкәсеннән форумга инде икенче тапкыр килгән Алсу Вәлишина үз фикерләре белән уртаклашты:
"Һава торышы башта бик сөендермәде, әмма моның турыда кайгырырга вакытыбыз да булмады. Без мондагы кәефне башта ук сизеп алдык, һәм бу атмосферада яшәве безгә бик ошады. Бу елгы тема да кызыклы, актуаль, хәзер бит бөтен кеше дә социаль челтәрләрендәге хисапларын яңартырга, тагын да яхшыртырга тырыша. Ә киләчәген яңа технологияләр белән бәйләргә теләүчеләргә бу бигрәк тә яхшы форсат".
Күп еллар уңышлы эшләп килгән "Сәләт" заман белән бер аяктан атлый, һәм быел балалар белән экология тематикасын еш күтәрәләр, хәтта чүпне дә сортларга аерып ташлыйлар! Ә иң кызыгы - беренче сменадан бирле балалалар кечкенә бакчаларында помидор, кыяр, декоратив үсемлекләр, баклажан һәм башка яшелчә үстерәләр.



Форумның үзгәрешләре белән танышыр өчен бүген Биләргә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов та килде. Аны балаларның тору урыннары, ашханә һәм укыту мәйданчыклары белән таныштырып киттеләр. Алай гына түгел, Рөстәм Нургалиевич бакчада үскән яшелчәләрне авыз итте һәм... Үзе дә редиска утыртты!
"Без монда инде берничә ел киләбез, бөтен нәрсә үзгәреп, шартлар яхшырып тора. Менә хәзер яңа һөнәрләр өйрәнергә дә мөмкинлекләр артты. Без үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез, һәм шул  чакта безнең милләтебез көчле булачак. Дөньяда нинди үзгәреш бар, аның алдында безнең яшьләр булсын иде",- дип "Сәләтлеләргә" мөрәҗәгать итте президент.


Наилә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев