Бу – тема!
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ПРОФЕССИОНАЛЬ ХОККЕИСТЛАРГА КАРШЫ ЧЫГА
15 февраль көнне Казанда бик кызыклы матч булачак. Танылган хоккей клубы - «Филадельфия Флаерз»ның профессиональ уенчыларына каршы Татарстан Республикасының җыелма командасы чыгачак.
«Филадельфия Флаерз» - легендар хоккей клубы. Алар Казан шәһәренә сәяхәт кысаларында Спорт сараенда дусларча матч уйнарга булган. Ул көнне бозга дөньяның танылган хоккейчылары - Скотт Макферсон, Эл Секорд, Боб Капентер, Андрей Николишин, Алексей Яшин чыгачак. Ә Татарстанның җыелма командасына капитан - Рөстәм Миңнеханов үзе булачак. Профессиональ хоккеистлар белән уенда аңа ярдәмгә шулай ук данлыклы хоккейчыларыбыз Алексей Чупин, Дмитрий Балмин, Кирилл Голубев, Евгений Захаров, шулай ук «Ак Барс» клубының башка ветераннары киләчәк. Танылган спортсменнар Россиянең спорт башкаласында җыелып, казанлыларга күңелле бәйрәм оештырмакчылар. Матчка керү бушлай.
«Филадельфия флайерз» командасы Казанда берничә көн кунак булачак. Уенчылар Казанның тарихи урыннары белән якыннан танышачаклар. Ә матчның икенче көнендә - 16 февраль көнне алар Казанның һәм республиканың яшь хокееистлары белән мастер-класс та үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев