Логотип Идель
Бу – тема!

РӘШӘ ҺӘМ ЧЕЛЛӘ

Җил, давыл кебек табигать күренешләре, ничек барлыкка килүләре, аларга бәйле кызыклы фактлар белән таныштык инде. Бүген сүзебез РӘШӘ һәм ЧЕЛЛӘ турында булыр.

Рәшә – җәйге эсе, җилсез көндә офыктагы һаваның калтырап, дулкынланып, җемелдәп торуы. Бу күренешне мираж дип тә атыйлар.

Рәшә ничек барлыкка килә?


Кояш җир өстен кыздырыпмы-кыздыра. Җирдән күпләп пар күтәрелә башлый. Бу күренеш ерактан рәшә булып күренә.

Рәшә уйнау, рәшәләнү – һавада рәшә күренү.

[caption id="attachment_33896" align="alignright" width="600"] Фото: pixabay.com[/caption]

Мираж


Бу вакытта офык артындагы күренми торган әйберләр һавада чагылып күренәләр. Ул йортлар, агачлар һ.б. булырга мөмкин. Чынлыкта анда берни дә булмый. Әйтик, чүлдә озак йөргән кеше күзенә офык читендә күл яисә оазис күренергә мөмкин.

Безнең сүзлек


Оазис – чүлдә, сахрада үсемлеккә бай, сулы урын.

Челлә – җәйнең иң эссе вакыты. Ул, гадәттә, 25 июньдә башлана һәм 5 августка кадәр дәвам итә.

Челлә вакытында кояш бик каты кыздыра. Бакчаларда җиләк-җимеш кызара, басуларда урып-җыю башлана. Халык печәнгә төшә, су коена, комда кызына.

Көн кызуында зур-зур кигәвеннәр чыга. Алар көтүдә йөргән малларга, печәндә эшләгән халыкка тынгылык бирми.

Эссе көннәрдә малайларга башларына – кепка киеп, кызларга яулык бәйләп йөрергә кирәк. Югыйсә кояш сукканны көт тә тор. Ә җәй көне авырып ятасы килми. Бигрәк тә шундый матур, кояшлы вакытта.

[caption id="attachment_33897" align="alignleft" width="300"] Фото: pixabay.com[/caption]
Сүз эчендә энҗе бар!

Челлә кигәвене – бәйләнчек кеше.

Кояш ничек суга?


Челләдә яланбаш йөрсәң, башка кояш суга. Аны һава сугу дип тә йөртәләр. Бу вакытта эсседән баш кыза, тән артык җылына, һәм баш әйләнә, күңел болгана башлый. Кеше хәтта аңын җуеп егылырга мөмкин.

Әрекмән челләдән саклыймы?


Саклый. Озак вакыт ачык һавада, кояшта булырга туры килсә, безнең әби-бабаларыбыз эшләпә яки яулык астына иәрекмән яфрагы кыстырганнар. Ул башны эссе сугудан саклаган.

Кышкы челлә буламы?


Була. Без җәйге челләнең нәрсә икәнлеген беләбез. Ә кышкы челлә дип кырлачны атыйлар. Ул 25 декабрьдән 5 февральгә кадәр дәвам итә.

Кем ул Челлә бабай?


Элек, махсус киемнәр киеп, Нардуган бәйрәме (кышкы сабантуй) уеннарында катнашкан кешене Челлә бабай дип атаганнар. Ул үзенең кыяфәте белән хәзерге Кыш Бабайга охшаган булган.

Зилә САБИТОВА әзерләде
“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев