Логотип Идель
Бу – тема!

«ҺӘР МИЛЛӘТ ҮЗ ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШСЕН...»

Алмания, Швейцария, Польша, Бөекбритания, Кытай, Йемен, Төркмәнстан, Иран, Мали, Италия һәм Казан. Игътибар сорау: боларны нәрсә берләштерә?

Иманым камил: җавабын белмисез. Чынлыкта, барысы да бик җиңел һәм гадәти: югарыда санап үтелгән илләрдән килгән студентлар хәзерге вакытта Казанда яшәп рус телен өйрәнәләр. Алай гына да түгел, булачак рус теле белгечләре тел өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре турында фәнни чыгыш ясыйлар һәм проблемаларны чишү юлларын эзлиләр.

КФУда эшләп килә торган чит ил студентларының Дискуссия клубы, үзен Россиягә килгән студентлар өчен оештырылган рус теле дәресләре, дип тәкъдим итсә дә, эш тел өйрәнү белән генә чикләнми. Барлык чаралар да студентларны берләштерү өчен эшләнә икән. Гадәттә, ниндидер бер тел вәкилләре өчен бәхәсле булган мәсьәлә куела. Ел дәвамында студентлар эстафета, «Русский язык за чашкой чая» проекты, фәнни конференцияләрдә катнашалар, төрле конфликт, проблема, милли мәсьәләләр, тел үзенчәлекләре турында фикер алышалар.



Ничек уйлыйсыз: чит илдә яшәүчеләргә рус теле ни өчен кирәк? Бәлки, үз илләренә кайтып, укытучы, тәрҗемәче булып эшләр өчен, дип уйлыйсыздыр. Дөресен генә әйткәндә, студентлар белән күрешеп танышканчы, үзем дә шулай уйлый идем. Тик тел белүгә ихтыяҗ аның белән генә чикләнми икән. Студентларның күбесе Россия бик көчле, тотрыклы икътисадлы ил дип саный, шуңа күрә монда калып эшләү турында да уйлаштыргалыйлар икән. Икенче берәүлә, дөрестән дә, үз иленә кире кайтып рус телен укытырга тели. Ләкин мине таң калдырганы яңа мөмкинлекләр ачылсын өчен яңа тел өйрәнүчеләр булды.

- Мин рус телен үземнең туган шәһәремә кайтып укытыр өчен өйрәнәм. Үзем алман телендә сөйләшүчеләр арасында үстем. Бу курсларга килгәч, бик күпләр белән баштан ук дуслашып киттем. Төрле җирләрдән килеп укучылар белән аралашу бик күңелле бит. Ә татар теленә килгәндә, мин аны бик еш урамда да, автобуста да ишетәм. Әлегә вакытым юк, әмма бераз бушагач, татар телен өйрәнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска исәп. Үземне сынап карыйсым килә. Миңа калса, бу – бик кызыклы һәм кирәкле тәҗрибә. Ә хәзергә итальян һәм алман теленнән башка, рус телен яхшылап өйрәнү – Россиягә килеп укуымның төп сәбәбе. Авыр булса да, максатыма ирешер өчен бик күп укыйм», – ди Италиядән килгән Валентина.

[caption id="attachment_32481" align="aligncenter" width="400"] Италиядән килгән Валентина[/caption]

Шунысы кызыклы: очрашу азагында бөтен студентлар да бертавыштан «Чит илләрне өйрәнү яхшы, кеше алдында яңа ишекләр ача. Ләкин бер уртак телнең кирәге юк. Һәр милләт үз телендә сөйләшеп яшәргә тиеш!» дигән нәтиҗәгә килделәр. Телләрнең күплеге милли үзенчәлекләр тудыра, культураны саклау мәсьәләсен чишә.

Милли телләрне өйрәнү проблемасы бер бездә генә түгел икән. Мәсәлән, Алманиядә сирәк телләр һәм диалектлар, башка илләрдә кебек үк, бик күп. Фризский, лужицкий шундыйлардан. Бу телләрдә, кызганычка каршы, хәзерге вакытта сөйләшүчеләр бик сирәк: өлкән яшьтәге кешеләр генә диярлек. Кайбер телләрне галимнәр ни диалект, ни тел дип атарга белмиләр икән.



Наилә Шиһапова

Фотолар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев