Логотип Идель
Бу – тема!

"РӘХМӘТ, ГАБДУЛЛА АБЫЕМ!"

"Ялкын" сайтында узучы “Иң шәп укытучы абый” дигән конкурс турында ишеткәч, мин дә үзебезнең укытучыбыз турында язарга булдым әле. “Укытучы абый” дигәч, күз алдыма гел бер генә кеше килеп баса. Минем өчен иң шәп укытучы абый ул – бөтен тормыш сынауларын үткән, кырыс елларның авырлыкларын күргән, хәзер инде үзе бабай булган, киң күңелле, мөлаем Габдулла абыем. Ул безне – Балтач районының Сосна авылында туып-үскән балаларны – хезмәт, физкультура, җыр фәннәреннән укытты.

Быел авылыбыз мәктәбен моннан 10, 20, 30, 40, 50 ел элек тәмамлаган чыгарылыш укучыларының очрашуы булды. Аны мәктәбебез директоры, минем классташым Котдусов Гамил башка укытучылар ярдәме белән оештырды. Ел саен мондый очрашулар уздыруны традициягә кертеп җибәрүләре өчен бик зур рәхмәт аларга. Үзебезне укыткан укытучылар белән очрашып, истәлекләрне яңартып, балачакка кайтып килдек без.

Әлбәттә, иң кадерле кунак итеп Ситдиков Габдулла абый чакырылган иде. Ул бергәләп походларга йөргәнне, анда безнең белән нинди "чыныгу" алганын сөйләп көлдерде. Хәзер көлке кебек тоелса да, ул вакытта 40 бала белән чыгып китүнең җаваплылыгын үзләре генә аңлаганнардыр укытучыларыбыз. Габдулла абый мәктәп коллективының элек укыткан, хәзер инде мәрхүм булган укытучыларын искә алып, кыңгыраулы гармунында моңлы көйләр уйнады. Һәркем тын да алмыйча тыңлады. Чөнки аның кебек оста итеп гармун уйнаучы якын тирәдә дә юктыр ул. Шул ук күз карашы, гармун уйнагандагы үзенә генә хас сөйкемлелек, тыйнаклык, кул, бармак хәрәкәтләренең җитезлеге дә шул ук, дип сокланып тыңлап утырдык. Күз тимәсен! Кыңгыраулы гармунын аңа улы Фирдәвес бүләк иткән.

[embed]https://youtu.be/UnYSp7-LpDA[/embed]

Физкультура укытучысы буларак та ул иң яхшылардан саналды. Без 4нче класста укыганда (1975/76 нчы уку елында) республика күләмендә балалар спартакиадасында җиңү яуладык. Әле быел да шул истәлекләрне яңартып, Ибраһимова Гөлсинә белән Казанда радио урнашкан йортны бик кыенлык белән табып, туры эфирдан уңышларыбыз турында сөйләүләрен кызыклы хатирә итеп искә төшерде...

Габдулла абыйның гармун уйнавы элек тә беркемне дә битараф калдырмый иде. Хәтеремдә, 1975 нче елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә, без - 4 укучы, һәйкәлдәге солдатлар булып сөйләдек. Сугышта ятып калган авылдашларның истәлегенә һәйкәл ачылган көн иде ул. Шул вакытта укытучы абыем кыңгыраулы гармун белән сугышка озату көен - Герман көен уйнады. “Күңелләрне кузгаттың, Габдулла” диешкән әби-бабайларның күзләренә яшь килгән иде.

Көздән бәрәңге басуында, җәй көне печән җыюда, ындыр табагында эшләгәндә дә, мәктәп бакчасында да безнең янәшәдә булды ул. Белем бирү генә түгел, эшкә өйрәтүе өчен дә бик рәхмәтле без аңа. Һәрберебезнең тормышта үз урыннарыбызны табып, хезмәт куюыбызда аның да тырышлыгы зур.

Менә шушындый изге күңелле укытучылар укытканга күрә, үзебез дә нечкә күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән булып үскәнбез. Рәхмәт, Габдулла абыем! Иң Шәп Укытучы абый - Сез!

Гөлфәния Тәлгать кызы Никитина (Нотфуллина),
Яр Чаллы шәһәре, 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Язма өчен фотоларны шулай ук Сосна мәктәбендә укып чыккан Сәйфетдинов Булат әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев