Логотип Идель
Бу – тема!

«ПЫЧАККА ДА КИРӘКМИ УЛ ЕГЭгыз!» ЕЛ УРТАСЫНДАГЫ АРГАНЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

БДИга әзерлек  күп вакытны һәм көчне ала. Ел башында укучыларның әле көче дә, теләге дә ташып торса, Яңа ел тирәләрендә боларның эзе дә калмый. Имтиханга әзерләнү өчен каян көч табарга? Әлеге язмабыз ата-аналар һәм укытучылар өчен дә, укучыларның үзләре өчен дә файдалы булачак.

Әзерлектән арган, талчыккан, “имтихан” сүзен ишетүдән дә кызып китә башлаган укучыга ничек ярдәм итәргә? Ә нәрсәләрне эшләү хәлне тагын мөшкелләтәчәк?

1. Орышмаска.

Бу – иң кыены. Укытучылар да, ата-аналар да баладан бик зур нәтиҗәләр көтә, зур балларга өметләнә, аның юагры уку йортына бюджетка керүен тели. Укучы кеше шул вакытта: “Кирәкми миңа ЕГЭгыз!” – дисен әле. Менә шушы чакта ярсуны тыя белергә, баланы аңларга тырышырга кирәк. Мондый зур җаваплылык белән ул әле гомерендә беренче мәртәбә очраша. Күпмедер вакыт уку турында искә алмый торсагыз яхшы булыр.

Конфликтлар хәлне уңай якка үзгәртмәячәк, ә менә үзегезнең дә, баланың нервларын какшатачак. Укучының бу темага сөйләшергә теләмәгәнен сизсәгез, йә бөтенләй сөйләшмәгез, йә башка темаларны кузгатыгыз.

2. Терәк булырга.

Үзегезнең имтихан тапшыру тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз. Сезгә бу вакытта ничек авыр булган иде? Шуны искә төшерегез. Баланың урынына үзегезне куеп карагыз. Бу очракта әйләнә-тирәдәгеләрдән нинди сүзләр ишетергә, нинди мөнәсәбәт тоярга теләр идегез?

3. Ял оештырырга.

Берничә көнгә балага ял оештыру бик яхшы нәтиҗә бирәчәк. Саф һава суласын, башын җилләтсен. Шулай ук фильмнар карау да яхшы булыша. Дөрес туклану, кирәк кадәр су эчү турында да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев