Логотип Идель
Бу – тема!

ПРОДУКТИВЛЫКНЫ АРТТЫРУ ӨЧЕН 6 ЛАЙФХАК!

Һәр кешенең яхшырак, тизрәк, сыйфатлырак эшләр өчен үзе генә куллана торган ысуллары бар. Әнә шул ысулларны хәзер текә итеп “лайфхак” дип атап йөртә башладырлар бит әле ;-). Бүген без сезгә әнә шундый лайфхаклар тәкъдим итәрбез. Нәтиҗәлелекне арттыра торганнарын!

Продуктивлык яхшырак булган саен максатка ирешү дә җиңелрәк. Имтиханга әзерлекме ул яки гадәти дәресме – бу лайфхакларны теләсә кайсы эшчәнлектә кулланырга була.

1. Тәүлегенә 2 сәгатькә “кешелектән кач”.

Чынлыкта, барысы да алай ук куркыныч түгел. Моның өчен урманга китәргә дә кирәкми (үзең теләмәсәң, билгеле). Көн саен ике сәгать дәвамында үзеңне эшкә багышла. Бер нәрсәгә дә карама, барып ашап, эчеп, песиеңне сыйпап та килмә. Утыр һәм эшлә. Моның өчен берәр тыныч урын тап һәм башкалардан үзеңә комачауламауларын сора.

    Ничек итеп “кешелектән качарга”?

  1. Барлык социаль челтәрләрдән чык.

  2. Телефоныңны сүндер.

  3. Яныңда кем дә булса бар икән, аннан үзеңә комачауламавын сора.

  4. Тыныч урын таба алмасаң, китапханәгә бар.

  5. Бәдрәфкә барып, эшеңне бетереп кил.

  6. Ашамыйча яши дә, эшли дә алмасаң, яныңа су белән берәр нәрсә китереп куй. Кимереп утырырсың ;-)


Берәр эшне ашыгыч рәвештә эшләргә кирәк булганда бу ысул бик нык ярдәм итә! Чын менә!

 

2. Телефоныңны булдыра алганча озаккарак сүндереп куй.

Берәр эшне бирелеп эшләп утырганда телефонга смс килеп төшә дә, бөтен игътибар аңа юнәлә. Уйлаган нәрсәләр онытыла хәтта. Болай булмасын өчен телефоныңны сүндереп куярга киңәш итәбез. Әлеге пункт беренчесенә охшаш, әмма бераз җиңелрәк формада.

 

3. Берьюлы берничә эш эшләмә.

Бу продуктивлыкны 40%ка киметә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кеше берьюлы әллә ничә эш эшли алмый (сулыш алу белән күзләрне ачып-йомып алуны берьюлы эшләү моңа керми). Эшләрне чираттан эшләсәң, алар тизрәк һәм сыйфатлырак башкарылыр.

 

4. Иң яратмаган эшне беренче итеп эшләп куй.

Күңелсез берәр эшне эшлисе булса, без аны “аннан соң”га калдырырга яратабыз. Ә син аны иртән уянгач ук бетереп куй. Ачуны китереп, күңелне болгатып тормасын.

 

5. 25/5 ысулы буенча эшлибез.

Ысулның эчтәлеге шуннан гыйбарәт: вакытны ике өлешкә бүләргә кирәк. Беренче 25 минутта бератуктаусыз эшлисең, аннан 5-7 минут ял итәсең. Бу вакыт эчендә чәй эчеп алырга, күнегүләр ясарга яки йөреп килергә мөмкин. Вакыт турында онытмас өчен, таймер куя аласың. Һәм тагын бер нәрсәне истә тоту МӨҺИМ: ял иткәндә социаль челтәрләргә кереп китмә, алайса 5 минутың 50 минутка әйләнер дә куяр.

 

6. Ашаганда аудиокитаплар яки подкастлар тыңла.

Ашаган вакытта тамакны гына түгел баш миен дә “тукландырып” була. Берәүләр телевизорга яки диварга текәлеп утырганда син бу вакытта белем ал. Иң мөһиме – тыңлаган әйберең үзеңә ошасын. Һәм тагын: буш вакытың булдымы – аны файдалы итеп уздырырга күнек. Ял вакытын да файдалы итеп уздырып була бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев