ПРОБИРКАДАН ӨЧПОЧМАК яки ЯСАЛМА ИТ 2022 ЕЛДА НИКАДӘР АКТУАЛЬ?
Ышанасызмы-юкмы, әмма бу көннәр килеп җитте: өчпочмак белән бәлешкә саласы дигән итне хәзер пробиркада гына үстерә башлаячаклар. Галимнәр бу хакта бик озак баш вата иде, ә соңгы елларда бу хыял фантастика булудан туктады.
Ясалма ит нигә кирәк?
Татарстанда яшәгән кешегә ясалма ит темасы бөтенләй дә сәер мәсьәлә булып тоелырга мөмкин. Чыннан да, безнең җирлектә терлекчелек зур үсеш алган, кибетләрдә ит җитәрлек, бәясе вакыт-вакыт артса да, сайларга мөмкинлек бар. Авыл җирендә мал асрау елдан-ел кимесә дә, барыбер, үзләрен ит белән тәэмин итә алучылар җитәрлек.
Әмма бу бүген шулай. Дөньяда җитештерелгән аксым чыганакларының 85%ын җирдәге халыкның 15%ы сарыф итә, калган 85% халыкка 15% ит туры килә. Дөнья күләмендә азык-төлек бәясе дә сизелерлек арта. Хәзерге авыл хуҗалыгы дөньяда иң күбе 9-10 миллиард кешене генә тукландыра ала. Әмма кешелек бу санны тиз арада куып тота алачак. Әлеге тармакны киңәйтер өчен бары фәнни ысуллар гына файдалы була ала, чөнки алга таба табигый ресурслар җитмәячәк инде. Климат үзгәрешләре дә, сәяси һәм хәрби вакыйгалар да дөньяда азык-төлек кризисын көчәйтә. 2022 елда без бу проблема белән тагын да якынрак танышырга мәҗбүр булдык.
Ит җитештерү, өстәвенә, экологиягә бер дә уңай күренеш түгел бит әле. Терлекчелек тармагы өчен бик күп ресурс сарыф ителә, сыерлар гаять зур күләмдә метан бүлеп чыгара. Димәк, табигатьне саклауның бер юлы – табигый булган ризыклардан баш тарту яки аларны азрак куллану.
Ясалма ит булдырырга теләүчеләр менә шундый сәбәпләр аркасында җиңнәрен сызганып, химия лабораторияләрендә эш алып бара да инде.
Ничек ясала соң
Пробиркадан ит җитештерү өчен чын хайванның кәүсә күзәнәкләре кирәк. Процесс барыбер чын итнең нәни кыйпылчыгыннан башлана. Алга таба «биореактор» дип аталырдай шартларда аксым ярдәмендә күзәнәкләр ит кисәгенә әверелә. Монда әлегә ике юл бар: үзара бәйләнмәгән мускул күзәнәкләре җыелмасын ясарга була; бер-берсенә бәйле, структуралы мускуллар төзергә дә мөмкин. Менә икенчесе күпкә катлаулырак, әмма кызыклырак та. Ләкин хәзер ясалма ит сатып алырга теләсәгез, аны фарш яки котлета рәвешендә генә күрә алыр идегез. Кисәкле итне лабораториядә ясарга өйрәнмәделәр әле.
Ясалма ит – соя түгел
Күпләр ясалма итне үсемлектән җитештерелгән ит белән бутарга мөмкин. Соядан ясалган һәм чын итне алыштыра торган ризыклар – аерым бер категория. Алар ясалма иттән арзанрак та, җитештерү ягыннан уңайлырак та. Әмма алар аминокислоталар составы ягыннан ясалма иттән калыша. Асылда, алар ит түгел: үсемлекләрдән ясалган катнашмага ит тәме өстәлә генә.
Ясалма ит исә пробиркада чын хайванның чын күзәнәкләреннән хайваннарга зыян китермичә биохимик ысул белән үстерелгән ит ул. Борчак белән сояга тәмләткеч өстәлгән «ит»не исә бүген үк Казан кибетләрендә сатып алырга була.
Memphis Meats, Future Meat кебек ширкәтләр лабораторияләрдә нәкъ менә ясалма ит үстерү белән шөгыльләнәләр. Future Meat, мәсәлән, көн саен 500 килограмм тавык, дуңгыз һәм сарык ите җитештерә ала. Бу процесс барышында алар парник газларын 80%ка азрак бүлеп чыгара, төче суны 96%ка азрак куллана. Әмма бу компания чыгарган итнең бәясе нинди булачагы билгесез, продукцияләре якындагы елларда гына сатуга чыгачак.
Шулай да, ясалма ит базарының киләчәге алда гына әле. Хәзергә пробиркада үстерелгән итнең табигый тәме, исе, структурасы юк. Мөгаен, беркайчан да чын ит дәрәҗәсенә җитәрлек продуктны лабораторияләрдә яки зур фабрикаларда җитештереп булмастыр. Ни генә дисәң дә, өчпочмакка яки бәлешкә салынасы итнең сыйфатына малның нәрсә ашаганы да, нинди шартларда тәрбияләнгәне дә, кайда көтүгә чыкканы да йогынты ясый.
1950 еллардагы компьютерларны искә төшерик: алар галәмәт зур, уңайсыз, бары аерым тармак галимнәре өчен генә яраклы. Хәзер исә һәркемнең кесәсендә ул чордагы компьютерлардан меңнәрчә тапкырга куәтлерәк компьютер – смартфон йөри. 2022 елда ясалма ит – бик кыйммәтле, җитештерүдә уңайсыз, чын ит белән ярыша алмый торган продукт. Ә 2072 елда, мөгаен, Җир шарының 80% шул ясалма итне генә ашый алыр. Киләчәк күрсәтер, шулай бит?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев