Логотип Идель
Бу – тема!

«ПРЕЗИДЕНТ КӨНДӘЛЕГЕ»Н АЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?

Кемдер Рөстәм Миңнеханов белән Instagram өчен фотога төшәргә тели. Ә аның автографы куелган көндәлек алу уеңа да килмәгәндер әле! Бүген генә башланып киткән дүртенче чиректә тагын да яхшырак укырга зур стимул да әле бу!

Татарстанда“Президент көндәлеге” дип аталган яңа проект башланып китә. Һәр укучы дүртенче чирек ахырында Рөстәм Миңнехановның үз кулыннан аның имзасы төшерелгән көндәлек алырга мөмкин.

Ничек катнашырга?


Мондый көндәлеккә ия булам, дисәң, “Комсомольская правда” газетасы редакциясенә электрон көндәлектә “5”ле куелган битләрнең скриншотларын яки кәгазь көндәлекнең “5”ле куелган урыннарының фотографияләрен яки сканнарын җибәр.

“Комсомольская правда” редакциясе «бишле»ләрнең гомуми санын исәпләячәк. Анда чирек дәвамында барлык предметлар буенча алынган “5”леләр керәчәк.

Кемнәр катнаша?


Мәктәп укучылары өч яшь категориясендә (2-4, 5-9, 10-11 сыйныфлар) көч сынаша. Иң күп “5”ле алучылар җиңүче була.


Кайчанга кадәр?


Үз “5”леләреңне 19нчы майга кадәр (бу көнне кертеп) kpkzn@yandex.ru адресына яки  WhatsAppка +7 906 111 88 00 җибәрергә кирәк. “Бишле”ләр белән бергә фамилия, исем, әтиеңнең исемен, авыл/шәһәр, район, мәктәп, сыйныфың, элемтә өчен телефоныңны да күрсәтергә онытма. “5”леләрең адашып калмасын!

Сораулар буенча телефон: (8843) 528-20-30.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев